Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ирем колониядән җибәргән хатларны ачалар, алар адресына барып җитми"


Русиядә тыелган "Хизб Ут-Тәхрир" оешмасында катнашуда гаепләнеп, 17 елга хөкем ителгән, хәзерге вакытта Самар өлкәсендәге ИК-26 төзәтү колониясендә җәза үтүче Зәфәр Якубов ачлык игълан итте. Тулырак мәгълүмат алу өчен Азатлык аның хатыны Алсу Насыйбуллина белән сөйләште.

Зәфәр Якубов ачлык игълан итүнең сәбәбе дип үзенә карата ФСИН хезмәткәрләре, ягъни ИК-26 колониясе администрациясенең рәхимсез мөнәсәбәтен атый. Соңгы мисал - сәяси тоткынны колония территориясендә урнашкан кибеткә баруы аркасында штраф изоляторына урнаштырганнар. Декабрьдә аңа хатыны Алсу белән озак вакытлы очрашуга рөхсәт бирелә. Әмма очрашуга ике көн кала Якубовны 15 тәүлеккә штраф изоляторына (ШИЗО) утырталар. Хатыны килгәч, Якубов ШИЗОда булу сәбәпле, аларга күрешергә рөхсәт бирмиләр. Иренең штраф изоляторында булуы хакында хатыны хәбәрдар булмый. ШИЗОдан азат ителеп кыска вакыт узгач, Якубов яңадан 15 тәүлеккә изоляторга ябылган. Моның сәбәбе итеп Якубовның йокы урынында яткан килеш көндез китап укуы атала, тоткынның кулга алынганчы ук аның умыртка сөяге, умыртка баганасының аскы өлешендә протрузия булуы исәпкә алынмый.

Колония хезмәткәрләре төрле сылтаулар белән тоткынның тәртип бозуы турында рапортлар яза: мәсәлән, ШИЗОда сакалы 9 мм дан артык үскән өчен. Хезмәткәрләр сакал озынлыгын линейка белән үлчәгәннәр. ШИЗОда шартлар нормага туры килми: кыш көне анда бик салкын. Вакыт-вакыт бу махсус эшләнә: тәрәзәне тимер рәшәткә каплаган, шуның аркасында тоткын тәрәзәне яба алмый, ә хезмәткәрләр моны эшләргә теләми. Җылынырга батареяга сөялеп утырган өчен йоклый дип рапорт язганнар, рапорт нигезендә шелтә белдерелгән. Колония хезмәткәрләре рәсми киемнән бейджикка кадәр "тәртип бозулар" эзли: янәсе дүрт ягыннан да тегелмәгән. 23 июльдә Якубовны ШИЗОга кабат ике тәүлеккә урнаштыралар.

Бу турыда Азатлыкка Якубовның хатыны Алсу Насыйбуллина сөйләде.

— Аны бик еш ШИЗОга утырталар. Ул ачлык игълан итте, бу турыда прокуратурага, Татарстан һәм Самар өлкәсенең кеше хокукларын яклау шураларына язды. Кибеткә бару инцидентына кадәр аны ашханәдә ашамыйча, үзе белән алган өчен ике тәүлеккә ШИЗОга япканнар.

Тоткыннарга колония территориясендә йөрергә, территориядәге кибеткә барырга рөхсәт ителәдер бит?

— Рөхсәт, барысы да рөхсәт. Мин белмим, бәлки, аның ниндидер графигы бардыр. Мин вазгыятьне тулысынча аңлап бетермәдем, безнең аның белән ныклап сөйләшә алган да юк, телефоннан да ул барысын да сөйләп бетерми.

Адвокат белән элемтәдә торасызмы?

— Безнең үз адвокатыбыз юк. "Мемориал" үзәге (memohrc.org) билгеләгән адвокат бар. Аңа кыш көне, декабрьдә адвокат килгән иде. Ул вакытта колониядә иске җитәкче иде әле – декабрьдә безнең очрашу билгеләнгән көнне аны штраф изоляторына урнаштырганнар иде. Бу беркайда да теркәлмәгән, миңа алдан хәбәр итүче булмады. Мин бушка гына барып кайттым. Гадәттә, күрешү өчен ШИЗОдан да чыгаралар диләр, ә бу юлы чыгармадылар.​

—​ Мондый басым Якубовка карата гына ясаламы?

— Гомумән, мөселманнарга карата. Бу маддә нигезендә утыручыларга карата шулай. Башка тоткыннарга тәртип бозулар өчен кисәтү генә белдерәләр, безнекен – шундук ШИЗОга ябалар.​

—​ Ирегез белән соңгы тапкыр кайчан күрештегез?

— Май аенда балалар белән барып кайттык. Балаларның зурысына унике, кечерәкләренә тугыз һәм җиде яшь.​

—​ Хат аша аралашасызмы?

— Зөфәр җибәргән документларны һәм хатларны колониядә ачалар, алар адресларына, адвокатларга, дәүләт оешмаларына барып җитми. Юкса, аларның хатларны ачарга хокукы юк. Прокурорга мөрәҗәгатьләрне ирем сүзләреннән үзем язам.​

—​ Сез кайларга мөрәҗәгать иттегез?

—"Мемориал"га мөрәҗәгать иткәч, алар Зәфәрне сәяси тоткын дип таныдылар. Ә соңгы инцидент буенча әле беркая да мөрәҗәгать итмәдек, башта читкә чыгарырга теләмәгән идек. Ә хәзер бу турыда сөйләвең яхшымы, сөйләмәвең яхшымы, белмәссең – әмма эндәшми торсаң да тынычланмыйлар.​

—​ Куәт структураларыннан үзегезгә карата басым ясаучылар бармы?

— Андый аерым игътибар сизгәнем юк. Бәлки, читтән күзәтәләрдер, анысын белмим.

* * *

Зәфәр Якубовны һәм Казаннан тагын бер мөселман – Данил Баһаветдиновны 2018 елның апрелендә тыелган "Хизб ут-Тәхрир"гә катнашы булуда гаепләп тоткарлаганнар.

2019 елның 16 декабрендә Үзәк бүлге хәрби мәхкәмәсе Якубовны террорчылык оешмасы белән җитәкчелек итүдә (Русия Җинаять кодексының 205.5нче маддәсе 1нче өлеше) һәм террорчылык эшчәнлеген финанслауда гаепләп, 17 елга катгый режимлы колониягә хөкем итте.

ФСБ версиясе: Якубов 2016 елның ноябреннән 2017 елның мартына кадәр Казанда тагын өч мөселман белән "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" халыкара дини оешма идеологиясе нигезендә кимендә 40 "агитация җыелышы" уздырган, моннан тыш бу җыелышларда катнашучыларның һәрберсеннән "барлыгы 2400 сум күләмендә" взнослар җыя, бу акчага ул "Хизб ут-Тәхрир"нең төп идеологик материаллары җыелган китаплар һәм брошюралар әзерләргә һәм иректән мәхрүм итү урыннарындагы партия әгъзаларына ярдәм күрсәтергә җыена диелә.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы Якубовны сәяси тоткын дип таныды.

Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (3)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG