Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа ел подкасты: курку һәм чикләүләр белән яшәргә өйрәнеп киләбез


Яңа ел подкасты: курку һәм чикләүләр белән яшәргә өйрәнеп киләбез
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:54 0:00

"Татарча подкаст"ның 2022 елда беренче чыгарылышында Азатлык радиосы журналистлары Кәрим Камал, Алсу Кормаш, Ландыш Харрасова һәм алып баручы Эльвира Гарипова узган елга йомгаклар ясап, яңа елга максатларны барлады. Сөйләшү эчтәлеген "Күбрәк күрсәт" төймәсенә басып карый аласыз.

Ниләр турында сөйләштек

2021 ел күңелдә нинди булып калачак. Кәрим Камал өчен ул курку һәм билгесезлек елыннан яңа гадәтләргә күнегеп, алар белән яшәргә өйрәнү елы булган. 2020 ел күбрәк өй сагында узса, былтыр инде сәяхәт итә алган. Алсу Кормаш яңа гадәтләр иске гадәткә әйләнәчәк ди. 2021 елга ниндидер максатлар юк иде, иң мөһиме - исән калу иде ди ул. (1:30 минутта).

План кора алмау. Элек алдагы елларга зур планнар кору булмаган. Ул соңгы берничә дистә елда гына килеп керде. Һәм без шундый уңайлы тормышка күнектек. Ләкин ковид шуны күрсәтте ки, кешенең ваемсызлыгына табигать шулай җавап кайтара ала. Моны онытырга ярамый (5:50).

Татар-башкорт дөньясында нинди ел булды. ​Татарстан өчен 2021 ел сәяси ковид елы булды ди Кәрим. Татарстанның иммунитеты көчле дип килделәр һәм аны яклау өчен әллә ни эшләмәделәр. Бу хәлләр 2017 елда мәктәпләрдән татар телен кысрыклап чыгарып кына башланмады ди Ландыш.

Татарстан президенты атамасы турында. Күңел төшенкелегенә бирелмәс өчен моның уңай якларын эзләргә кирәк. Яшь буын татарларына өмет бар. (10:00).

Курыкмаска өйрәнү техникасы турында. Белгән ышанган кеше белән сөйләшеп алу. Куркуларыңны сөйләү. Куркудан арына башлагач, башта урыннар бушый. Иҗат итәсе киләсе башлый дип уртаклаша Алсу. (13:00).

"Әйдә!Онлайн" проекты турында. Татар телен татар җырлары аша өйрәтү отышлы булган. (15:00)

Чит илдә яшәүче татарлар иреклерәкме? Алар арасында күңелен биреп, файдалы эшләр эшләүчеләр күп. Ни дисәң дә, әлеге зуррак татар дөньясы көчле, сәләтле, яшь (16:00).

Чит ил татарларының кыйбласы кайсы якта? Элек чит ил татарлары Казанга карый иде, хәзер аларда бу сүлпәнәя дип саный Ландыш. Каракүл авылында йортлар янган, анда яшәүче татарлар беренче чиратта ярдәмне Төркиядән сораган. Финляндия татарлары да Төркиягә тартыла. (17:13)

Чит илдә хәзер Казанның үзенә ярдәм кирәк дигән фикер көчәя ди Алсу.
Чөнки чит илдәге халык ирекле шартларда яши, алар башкача фикерли дә. Анда үзең селкенмәсәң, беркем селкенми. Гаиләсен карап, эшен җайлагач, алар зуррак әйберләр турында уйлый башлый һәм ярдәм итү теләге дә туа дигән фикердә Кәрим. (17:54)

Канадада "Алимә Академиясе" турында. Ул татар теле өйрәнү мәктәбеннән зур мәхәлләгә әйләнеп килә. Финляндия һәм Испаниядә балалар өчен оештырылган татар җәйләүләренең аерымалары. Берсе төрекләшә, берсе урыслаша. (19:58)

Татарлар Татар иҗтимагый үзәген ничек яклады. Ни өчен башкортлар һәм кырымтатарлар бердәм күтәрелә, ә татарлар бер-берсенә ярдәм итми? (23:12)

Пандемия һәм хатын-кызлар хокуклары. ​2021 елда хатын-кызлар хокуклары бөтен дөньяда янә кысыла башлады ди Алсу. Хөкүмәт эшләмәгән эшләрне башкаручы Европадагы "Ханым" оешмасы "Ак калфак", "Мәрхәмәт" кебек оешмаларга альтернативамы? (27:34)

2022 елдан ниләр көтәбез? Азатлыкны Русиядәге мәгълүмати кырдан кысрыклап чыгару шартларында ни дә булса планлаштырып буламы? (34:34).
XS
SM
MD
LG