Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстандагы коронавируска каршы барлык чикләүләр Яңа елдан соң да гамәлдә кала


Казан автобусында QR-код тикшерү
Казан автобусында QR-код тикшерү

Шул ук вакытта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы "омикрон" килүгә әзерләнә: республика халкын хәзердән үк вакцина ясатырга, яки яңадан вакциналанырга өндиләр.

Татарстанда коронавирус таралуга каршы көрәш өчен кертелгән барлык чикләүләр киләсе елда да сакланып кала, әлегә чикләүләрнең йомшаруы булмаячак. Бу хакта Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде.

"Татарстан республикасында урнаштырылган чикләүләр якын чорга сакланып кала", дип искәртте ул Татарстанда коронавирус инфекциясе белән көрәш нәтиҗәләре брифингында.

Вице-премьер әйтүенчә, Яңа ел яллары вакытында кертелгән чикләүләрнең йомшартылуы, шул исәптән рестораннарның төнлә эшләвенә рөхсәт, бәйрәмнәрдән соң бетәчәк.

"Татарстанда QR-кодлар кертү белән бәйле чикләүләр сакланып кала. Шушы ук чикләүләр Русиянең күпчелек төбәкләрендә гамәлдә", диде Фазлыева.

"Коронавирус инфекциясе һәм штаммнарның таралуы белән бәйле бу вакыйгалар 2022 елда яхшы тәмамланыр дип өметләник", дип йомгаклады вице-премьер.

Шул ук вакытта Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгы "омикрон" килүгә әзерләнә: республика халкын хәзердән үк вакцина ясатырга, яки яңадан вакциналанырга өндиләр, ә табибларны, хәзерге вакытта авыручылар саны кимү фонында, ялга җибәрәләр. Бу хакта коронавирус белән көрәшнең йомгаклау брифингында Татарстан сәламәтлек саклау министрының урынбасары Владимир Жаворонков сөйләде.

30 декабрьгә Татарстанда вакцинаның беренче дозасын 2,29 миллион кеше ясаткан, икенче дозасы белән 1,86 миллион кеше вакциналанган. Кабаттан вакциналанганнар саны – 134 326 кеше.

Татарстанның сәламәтлек саклау министрлыгында моны шактый аз күрсәткеч дип саныйлар.

30 декабрьгә булган рәсми саннарга күрә, Татарстанда соңгы тәүлектә 80 кешенең коронавирус йоктыруы ачыкланган, авырудан 6 кеше үлгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG