Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин яңгырашлы эшләрне тикшергән юстиция генералы Рөстәм Габдуллинны эшеннән алу турында фәрман имзалаган


Рөстәм Габдуллин
Рөстәм Габдуллин

Габдуллин "Булгария" көймәсе батуын, "Зимняя вишня" януы, Пермь университетындагы атышны, шулай ук Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды эшләрен һәм башка яңгырашлы эшләрне җитәкләгән иде.

Русия президенты Владимир Путин Русия Тикшерү комитетыннан юстиция генерал-майоры Рөстәм Габдуллинны эшеннән алу турындагы фәрманны имзалаган. Төрле вакытларда ул "Болотный" һәм "Мәскәү" эшләрен, шулай ук Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондының* акча юуы эшләрен җитәкләгән иде.

Эштән алу турындагы документның күчерелмәсе адвокат Сергей Бадамшинның Telegram – каналында чыккан. Аның дөреслеген Азатлык радиосына тикшерүченең танышы раслады.

Фәрман 28 декабрьдә имзалаган, саны – 729нчы. Кремль сайтында мондый документ юк, президентның 728нче фәрманыннан соң 730нчысы урнаштырылган.

Русиядә куәт оешмаларының өлкән идарә составы президент фәрманнары белән билгеләнә һәм вазифасыннан азат ителә. Эштән алуның сәбәбе текстта әйтелмәгән.


Габдуллин карьерасын Чиләбе прокуратурасында башлаган иде, Мәскәүгә күченде, анда тиз арада оешманың иң танылган тикшерүчеләреннән берсе булды. Тикшерүченең беренче шау-шулы эше – 2011 елда "Булгария" теплоходының батуын тикшерү иде. Ул вакытта 122 кеше үлде. 2014 елның июлендә әлеге эш нигезендә гаепләнүчеләрнең берничәсе төрле төрмә җәзаларына хөкем ителде.

2012 елның мартында Габдуллин ЛДПР фракциясеннән Русия думасы депутаты Ашот Егиазарянның эшен алып барды, ул мошенниклыкта гаепләнгән иде. Депутат АКШка качты, Вашингтон аны Русиягә тапшырмады.

Габдуллин Кемеровода 60 кеше һәлак булган "Зимняя вишня" сәүдә үзәгендәге янгын турындагы эштә тикшерүчеләр төркемен җитәкләде.

Шулай да тикшерүчегә танылу берничә резонанслы сәяси эшләрне тикшергәннән соң килде.

2012 елның көзендә ул оппозиционерлар Сергей Удальцов һәм Леонид Развозжаевларның эшен тикшерде, алар киңкүләм тәртипсезлекләр оештыруда гаепләнгән иде. Икесе дә 4,5 елга колониягә хөкем ителде. Хокук яклаучылар аларны сәяси тоткыннар дип таныды.

2012 елда президент итеп Владимир Путин сайлангач узган каршылык маршыннан соң, шул ук маддә нигезендәге җинаять эше ачылган иде. Бу җинаять эшенә 200ләп тикшерүче җәлеп ителде, 30лап гаепләнүче җәзага тартылды, барысы да диярлек сәяси тоткыннар булып танылды.

"Болотный эше" дигән исем алган процесс 14 кешегә төрмә җәзасы бирүләре, өч кешене шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүләре белән тәмамланды.

2019 елда Габдуллин "Мәскәү эше" дип аталган җинаять эшен тикшерде. Сәяси протестлардан соң Мәскәүдә киңкүләм тәртипсезлекләр турында җинаять эше ачылган иде. 22 кеше хөкем ителде. Алар шулай ук сәяси тоткыннар дип танылды. Шуннан соң тикшерүче Алексей Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фондында* акча юулары турындагы эшне алып барды.

Ул вакытта Русиядә 200гә якын адреста тентүләр узган иде. Сәясәтче фондларының якынча 90 активистының хисаплары томаланды. Соңрак эш фондка каршы ачылган башка эшләр белән берләштерелде.

Генералның соңгы атаклы эше – 2021 елның сентябрендә Пермь дәүләт университетында киңкүләм үтерүне тикшерү булды. Аның белән очрашып бер көн узгач, Тикшерү комитетының Пермь краендагы идарәсе башлыгы, полковник Сергей Сарапульцев үзенә кул салды. Ул вакытта полковникны киңәшмәдә Русия тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин кискен тәнкыйтьләгән булган дип хәбәр ителде.

*Коррупциягә каршы көрәш фонды Русия хакимиятләре тарафыннан экстремист оешма дип танылды һәм тыелды. Русиянең кануннар җыелмасы Азатлык радиосын әлеге фактны искәртергә мәҗбүр итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG