Франциянең көньягында коронавирусның яңа төре ачыкланган. Бу хакта 3 гыйнварда Австриянең Heute электрон газетасы хәбәр итте.
Анда язылган мәгълүматка күрә, Франциягә Камеруннан кайткан сәяхәтчеләрдә билгесез штамм ачыкланган. Белгечләр вирусның бу төре Африканың әлеге дәүләтендә таралган булырга мөмкин дип фаразлый. Авыруны йоктыручыларның барысының да тестлары "гадәти булмаган мутацияләр комбинациясен" ачыклаган, дип яза басма.
Яңа штамм B.1.640.2 дигән исем алган һәм аны Франциянең Марсель шәһәрендәге медицина хезмәткәрләре ачыклаган. Франция галимнәренең тикшеренүендә әйтелгәнчә, коронавирусның яңа төрендә 46 мутация ачыкланган. Яңа штаммның никадәр йогышлы булуы һәм куркыныч тудыру дәрәҗәсе әлегә билгеле түгел.
Франциянең көньягында яңа мутация табылуы турындагы мәгълүмат дүшәмбе кичендә алман телле эре мәгълүмат чараларында да таралды.
2021 елның ноябрь ахырында Көньяк Африка илләрендә коронавирусның 32 мутацияле яңа штаммы табылган иде.
26 ноябрьдә Дөнья сәламәтлек саклау оешмасы ашыгыч киңәшмә уздырды, анда яңа штамм "куркыныч тудыручы" буларак квалификацияләнде һәм аңа "омикрон" исеме бирелде.
Галимнәр әйтүенчә, коронавирусның "омикрон" төре инфекциянең моңа кадәр киң таралган башка штаммнары белән чагыштырганда тизрәк тарала, әмма авыру җиңел уза, хастаханәгә эләгү куркынычын азрак тудыра.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!