Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар үзләренә каршы репрессияләрне туктатуны таләп итә


Иллюстратив фото

Кырымның Җанкөй районында яшәүче хатын-кызлар кырымтатарларга каршы репрессияләрне туктатуны таләп итеп мөрәҗәгать яздырган. 

Кырымның Җанкөй районы Октябрь авылында яшәүче хатын-кызлар кырымтатарларга каршы репрессияләрне туктатуны таләп итә, дип хәбәр итә "Кырым теләктәшлеге" ("Крымская солидарность") иҗтимагый берләшмәсе.

"Бу барлык аналарның җан авазы. Бу бөтен халыкның ачысы. Нариман белән (Аметов – ред.) бәйле видеороликны яшьле күзләр белән караганнан соң, тыныч кына йоклау мөмкин түгел. Чөнки безнең барыбызның да уллары, кызлары бар. Иртәгә кайгы минем ишегемне шакымас дигән гарантия кайда?", дип белдергән видеомөрәҗәгатьтә авылда яшәүче Диләрә Ниметуллаева.

Кырымтатар активисты Нариман Аметовка бәйле килеп чыккан "канунсызлыкка" хатын-кызларның ачуы килгән диелә.

Алданрак кырымтатар халкының аксакаллары кырымтатарларга карата репрессияләрне туктатуны таләп иткән иде.

2021 елның 17 декабре иртәсендә Иске Кырымда Русиянең куәт оешмасы вәкилләре кырымтатар Нариман Аметовның өендә тентү үткәргән иде. Ул тоткарланды, аны билгесез юнәлештә алып киттеләр. Аның тормыш иптәше Элмаз Аметова белдерүенчә, тентү вакытында Русиянең куәт оешмасы вәкилләре Нариманның "Ангарадагы шартлауга катнашы булуын" әйткән. Бу мәгълүматны адвокатлар расламады. Соңрак активистлар "Аметовның кайда булуы билгеле түгел" дип хәбәр итте. Шул ук көнне Аметов өенә кайтты. Соңрак ул Федераль иминлек хезмәте (ФСБ) хезмәткәрләренең электр тогы кулланып газаплаулары турында белдерде.

Кырым автоном республикасы прокуратурасы Аметовны газаплаулары турындагы мәгълүмат аркасында Украина Җинаятьләр кодексының 438 маддәсе, 1 өлеше нигезендә (кануннарны һәм сугыш гадәтләрен бозу) җинаять эше башлады.

Русия ФСБсы Нариман Аметовны газаплауларына карата бернинди фикер белдерми.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG