Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатарлар Русия иминлек көчләренең азаплауларын туктатырга чакыра


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кырымда мәхкәмә кырымтатар активистларын сак астында тоту вакытын озайтты. Кырымтатарлар иминлек хезмәткәрләренең башбаштаклыгына, азаплаулар белән шөгыльләнүенә протест белдерә.

Акмәчеттә мәхкәмә Кырымтатар халкы мәҗлесе башлыгы урынбасары Нариман Джелялне һәм абыйлы-энеле Ахтемовларны сак астында калдыруны озайтты. Аннексияләнгән Кырымда Мәскәүдән билгеләнгән хөкемдар Оксана Карчевская, прокуратура таләбен канәгатьләндереп, утырышны ябык режимда үткәрде. Сентябрь башында кулга алынган Нариман Джелял һәм абыйлы-энеле Әхтәмовлар 23 февральгә кадәр тикшерү изоляторында калдырылды. Октябрь ахырында мәхкәмә аларны сак астында тоту вакытын 23 гыйнварга кадәр озайткан иде.

Адвокат Николай Полозов фикеренчә, бу таләп бернинди дә дәлилгә түгел, ә иминлек турындагы гомуми формулировкаларга нигезләнгән.

Ул мәхкәмәнең ябык ишекләр артында узуын да шуның белән аңлата. Шулай да хөкем ителүчеләрнең туганы булган биш кеше хөкем карарын игълан иткәндә мәхкәмә бүлмәсенә керергә рөхсәт иттеләр.

Нариман Джелял Украина Югары радасы депутатларын сәяси тоткыннар турында канунны тизрәк кабул итәргә чакырды. Бу хакта ул 23 декабрьдә адвокат Николай Полозов бастырган хатта язган.

Нариман Джелял һәм абыйлы-энеле Ахтемовлар 2021 елның 3-4 сентябрендә кулга алынган иде. Аларны Кырымның Ангара авылы янындагы газүткәргечне шартлатуда гаеплиләр.

Бу эштә шикләнелүче тагын бер кырымтатар, Иске Кырымда яшәүче Нариман Аметовны 17 декабрьдә тоткарладылар. Ул үзен ничек өйдән алып чыгып, Акмәчеткә алып китүләре, ФСБ подвалында үзләренә кирәкле гаепне танырга мәҗбүр итүләре, электр белән азаплаулары турында бер сәгәтьтән артык дәвам иткән видеоязмада сөйләде.

Нариман Аметовның туганы, Кырымның атказанган рәссамы Нури Якубов Нариманны азаплаучыларны җавапка тартырга чакырып видеомөрәҗәгать таратты.

Бакчасарай, Карасубазарда, Кырымның башка урыннарында кырымтатар җәмәгатьчелеге Нариман Аметовның әлеге видеоязмасыннан соң кырымтатарларны тоткарлау, кыйнау, эзерлекләүләргә ризасызлык белдереп, репрессияләрне туктатырга чакырып, утырышлар үткәрә һәм аларны видеога төшереп интернетка чыгара башлады.


Карасубазарда яшәүче Сейран Бекиров иминлек хезмәткәрләренең канун саклау урынына аны бозуы турында белдерде.

— Бу беренче тапкыр гына түгел. Безнең яшәү хокукыбыз, үзебезне якларга хакыбыз бар. Тәртип саклаучы органнар нигә кыйнаулар белән шөгыльләнә. Иминлек хезмәте тәртип саклау урынына, бер гаепсез кешеләрне мыскыллый, - диде Бекиров.

Карасубазарның Новый кырымтатар бистәсендә дини чараларны алып баручы Айдер Сеит-Алиев кырымтатарларның бу хәлләргә тыныч кына карап утырмаячагын белдерде.

Үз максатларына ирешү, теләгәннәрен ишетү өчен алар рәхимсез ысуллар, электр белән азаплыйлар

— Халкыбызга карата төрле золымнар кылына. Инде шуңа барып җиттеләр ки – безнең милләттәшләрне борынгы ысуллар, электр белән азаплыйлар. Имеш, без бүген хокукый илдә яшибез икән. Хокуклар сакланган ил мондый була аламы? Бу илгә хезмәт итүчеләр кемгә әверелделәр? Үз максатларына ирешү, теләгәннәрен ишетү өчен алар рәхимсез ысуллар, электр белән азаплыйлар. Без сезне бу илнең үзе кабул иткән кануннарын үтәргә чакырабыз һәм кыйнауларны туктатуны таләп итәбез. Без мондый хәлләр туктаганчыга кадәр дәшмичә утырмаячакбыз, бу хакта сөйләячәкбез, - диде Сеит-Алиев.

Шунда ук яшәүче Халил Сеитхалилов күп кенә кырымтатарларның гомумән билгесез рәвештә юкка чыгуын белдерде.

— Безнең күпме кешебез урланды, хәбәрсез югалды, алар юкка чыкты. Исәнме алар – беркем белми. Бүген Нариман Аметовны алып киттеләр, азапладылар аннары бер нәрсә булмагандай җибәрделәр, - диде ул.

Суук Сала ( Грушевка), Топлу ( Тополевка), Кышлав (Курское) авыллары җәмәгатьчелеге утырышында катнашкан, заманында сак астында утырган Бекир Дегерменджи азаплауларга бәйле иминлек хезмәткәрләренең җавапка тартылуына өметләнүен белдерде.

— Без хакимиятләрнең золымына протест белдерәбез. 2014 елдан башлап, уйлап чыгарылган сәбәпләр, кылынмаган җинаятьләр нигезендә минем халкымның кешеләрен ай саен сак астына алалар. Мондый хәл инде 8 ел дәвам итә. Башта Параламовны, аннары абыйлы-энеле Ахтемовларны, хәзер инде Аметовны үзләренә кирәкле белдерүләр таләп итеп азаплаганнарын белдек. Хакимиятләрдән безнең халык өстеннән барган террорчылыкны туктатуларын таләп итәбез. Вакыт килер, безнең кешеләрне азаплаганнар ул гамәлләре өчен җавап тотачаклар, - диде Дегерменджи .

Социаль челтәрләрдә мондый азаплау органнары Кырымның асаба халкы булган кырымтатарларга каршы көрәшү өчен булдырылуы турында һәм башка шундый рухтагы комментарлар тарала.

23 декабрь Русия президенты Владимир Путин матбугат очрашуында Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең (ФСИН) системалы рәвештә азаплаулар белән шөгыльләнүе турында Ксения Собчак соравына җавап биреп, мондый күренешнең Русия проблемы гына булмавын белдерде.

— Төрмәләрдә азаплаулар һәм кырыс мөнәсәбәт мәсьәләсе Русия проблемы гына түгел, бу дөньякүләм проблем. Мин төрле чыганаклардан алынган мәгълүматка таянам, хаталар булуы мөмкин. 17 җинаять эше кузгатылган, кешеләрне эштән алалар, - диде Путин.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG