Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда Нариман Джелялны сак астында калдыру 23 гыйнварга кадәр озайтылды


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Джелял һәм аның дүрт хезмәттәше быелның сентябрь башыннан бирле сак астында тотыла.

Аннексияләнгән Кырым мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесе (Русиядә экстремист дип танылган һәм тыелган) рәисе урынбасары, сәясәт белгече Нариман Джелялны кулга алу вакытын 23 гыйнварга кадәр озайткан. Бу хакта аның адвокаты Николай Полозов хәбәр итте.

Джелял һәм аның дүрт хезмәттәше сентябрь башыннан бирле сак астында тотыла. Аларны газүткәргечтә диверсия турындагы эштә гаеплиләр. Иң башта алар ике айга кулга алынган иде.

Украина хакимиятләре активистны гаепләүләрен махсус оештырылган эш дип атады. Кушма штатлар да Русияне Нариман Джелялны азат итәргә өндәде.

Нариман Джелял Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары булып тора, 2016 елда Русия хакимиятләренә буйсынган Кырым Югары мәхкәмәсе Кырымтатар мәҗлесен экстремист оешма дип тапты һәм Русиядә аның эшчәнлеген тыйды.

Активистларны тоткарлау Кырымдагы Русия ФСБсы бинасы янында каршылык чаралары китереп чыгарды, анда илледән артык кешене тоткарладылар.

Сентябрьдә "Интерфакс" агентлыгы Джеляловка каршы җинаять эше 23 августта Акмәчеткә якын булган Ангара авылындагы газүткәргечкә зыян килү белән бәйле дип язган иде.

Украинаның тышкы эшләр министры урынбасары Әмин Джеппар биш кешене тоткарлауларын, Киевта Кырымны "деоккупацияләү" мәсьәләләренә багышланган халыкара конференция уздырган өчен, "Русия тарафыннан үч алу" дип атады.

Мәскәү чараны Русиягә каршы оештырылган, дип белдерде. Кырымны кушуны Русия хакимиятләре тарихи гаделлекне торгызу дип атый.

Октябрьдә мәхкәмә 20 елга кадәр төрмә җәзасы янаган Нариман Джелялны тикшеренү өчен психиатрия хастаханәсенә җибәргән иде.

Нариман Джелял 1980 елда Үзбәкстанда туган. 80нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойдагы мәктәптә укый. Джелял ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетасында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта. 2013 елдан алып, Кырым аннексиясеннән соң Русия хакимияте Мәҗлес эшчәнлеген тыйганчы, аның рәис урынбасары, Мәҗлеснең мәгълүмати-аналитик бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.

Нариман Джелял Кырымда яши. Ул үзе 2014 елның маенда "Русия хакимияте белән диалог мөмкин түгеллеген аңладык", ди.

2015 елның 27 мартында Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Акмәчет районы Бейтаныш авылында Нариман Джелял йортында тентү үткәрде. Джелялне "26 февраль эше" нигезендә сорау алуга чакырдылар. Ул биш сәгать тирәсе дәвам итте.

2018 елның ноябрендә Русия ФСБ хезмәткәрләре Кырымга юнәлгән кырымтатар милли хәрәкәте активисты Нариман Джелялне тоткарлады. Ул ФСБ хезмәткәрләренең игътибарын Корылтай йөз еллыгына әзерләнгән тәңкәләр, Кырымның аннексиясе турындагы китап, Кырымтатар корылтае конференциясеннән калган блокнотлар җәлеп итүе турында сөйләде. Моннан тыш, ФСБ хезмәткәрләре Нариман Джелялнең телефонын һәм аның телефондагы элемтәләрен тикшергән.

Нариман Джелял "Веджие Кашка эше" фигурантларына актив теләктәшлек күрсәтә, "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җыелышларында катнаша.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG