Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда "Веджие Кашка" эше нигезендә хөкем карары чыгарылды


Бекир Дегерменджи мәхкәмә бинасы янында
Бекир Дегерменджи мәхкәмә бинасы янында

Төркия ватандашыннан "янау юлы белән зур күләмдә акча таләп итүдә" гаепләнгән дүрт кырымтатар шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителде.

Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе "Веджие Кашка" эше нигезендә гаепләнүче кырымтатар милли хәрәкте ветераннарына хөкем карары чыгарды. Куәт оешмалары аларны Төркия ватандашыннан "янау юлы белән зур күләмдә акча таләп итүдә" гаепләде. Бекир Дегерменджи, Кязим Аметов һәм Руслан Трубачка өч елга шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм итү хөкеме чыгарылды. Калашников автоматлары саклауда да гаепләнгән Асан Чапух өч ел ярымга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасы алды. Моннан тыш, дүртесенә дә өч еллык сынау мөддәте бирелде.

Алар Төрек ватандашы Йосыф Айтаннан "янау юлы белән зур күләмдә акча таләп итүдә" гаепләнеп, Акмәчеттә 2017 елның ноябрендә тоткарланган иде. Бу тоткарлау вакытында милли хәрәкәт ветераны 83 яшьлек Веджие ханым Кашка вафат булган иде. Шул сәбәпле бу эш аның исеме белән бәйләнде.

Гаепләнүчеләр сүзләренә караганда, Айтан Кашкадан бурычка акча алып торган һәм кайтарудан баш тарткан. Кашка Дегерменджи, Аметов, Трубач һәм Чапухтан ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән, әмма аларның гамәлләрен ФСБ "янау юлы белән акча таләп итү" дип атый.

11 апрельдә Акмәчет район мәхкәмәсе гаепләнүчеләрнең версиясен раслады, Йосыф Айтаннан Кашка гаиләсенә акчаларны кайтаруны таләп итте. Кырымтатар ветераннарына хөкем карары чыгарганда, бу хәл исәпкә алынмады, шуңа күрә адвокатлар карарны шикаять итәргә дә мөмкиннәр диелә.

Гаепләнүчеләр тоткарлаудан соң берничә ай дәвамында тикшерү изоляторында утырды, аннары алар йорт сагына күчерелде. "Веджие Кашка" эшендә катнашкан адвокатлар гаепләнүчеләрнең хәле начарлану, аларның тормышына куркыныч янау турында кисәткән иде.

XS
SM
MD
LG