Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бу тоткыннарны акрынлап үтерүгә тиң"


Акмәчетнең вакытлы изоляторы
Акмәчетнең вакытлы изоляторы

Кырымда "Веджие Кашка" эшендә катнашкан адвокатлар гаепләнүчеләрнең хәле начарлану, аларның тормышына куркыныч янау турында кисәтә.

9 гыйнвар Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе "Веджие Кашка" эшен 24 гыйнварга күчерде. Гаепләнүчеләрнең берсе, өй сагында булган Асан Чапухның хәле начарланган, ул ашыгыч рәвештә Акмәчетнең 6нчы хастаханәсенә урнаштырылган. Бу хакта аның адвокаты Айдер Азаматов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Чапух сак астына алынганчы бернинди дарулар кулланмаган, ә хәзер аларны күпләп эчә, тик алар ярдәм итми. Гаепләнүчеләр тагын да сак астында калдырылса, аларга инде бер нәрсә дә ярдәм итә алмас, ди адвокат.

Адвокат Эмиль Курбединов исә ул яклаган Кязим Аметовның сулышы кысыла, хәле бер утырыштан икенчесенә начарлана бара, дип сөйләде. Кязим аганың хәле критик ноктага җитте. Нахакка гаепләнүчеләрне вакытлы изоляторда дымлы камерада тоту - аларны акрынлап үтерүгә тиң, диде ул.

Адвокат Эдем Смедляев та ул яклаган Бекир Дегерменджинең хәле яхшы түгел дип сөйләде.

Асан Чапух, Бекир Дегерменджи, Кязим Аметов һәм Руслан Трубач 2017 елның 23 ноябрендә тоткарландылар. Бу тоткарлау вакытында милли хәрәкәт ветераны 83 яшьлек Веджие ханым Кашка вафат булган иде. Шул сәбәпле бу эш аның исеме белән бәйләнде.

Шушы эш кысаларында гаепләнүче Руслан Трубач хәзерге вакытта махсус камерада Эдем Бекиров белән бергә утыра һәм аңа ярдәм итәргә тырыша дип хәбәр ителде.

Инвалид арбасындагы "террорчы"

Эдем Бекиров
Эдем Бекиров

Украинаның Кырымга якын урнашкан Новоалексеевка бистәсендә яшәүче, аягы ампутацияләнгән, култык таяклары белән йөргән, йөрәгенә операция ясалган, шикәр чире белән авыру, беренче группа инвалид Эдем Бекиров узган елның 12 декабрендә Кырымга барганда Чонгар чик капкасында ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланып Акмәчеткә китерелә һәм сак астына алына. Аның аягында яра төзәлми, йөрәк өянәкләре ешайган, хәле бик начар, аның үлүе ихтимал дип хәбәр итте адвокаты.

57 яшьлек Бекировның якыннары сүзләренчә, аны нахакка гаепләп, вакытлы изоляторда тотып, кайбер кырымтатарлар хакында мәгълүмат бирүен таләп итәләр. Бекировның үзен шартлаткыч саклауда гаепләмәкчеләр. Аның хатыны Гульнара Бекирова сүзләренчә, имеш билгеле булмаган бер шаһит Эдем аның белән очрашканда бер кулы белән исәнләшеп, икенче кулы белән шартлаткычлы капчык тапшырган дип сөйләгән.

Гульнара Бекирова
Гульнара Бекирова

"Ничек инде бер аягы булмаган, култык таягы белән йөргән кеше берүк вакытта бер кулы белән исәнләшеп, икенче кулы белән 10 килограмм авырлыгы булган капчык күтәреп бирә алсын? Ул инде 18 ел авыру. 12 ел урыныннан тора алмаган кеше, мин аны карый-карый аякка бастырдым, соңгы 6 елдан бирле әз генә булса да култык таягы белән йөри башлады, Кырымга 78 яшьлек әнисен күрергә киткән иде", ди Гульнара ханым.

Гульнара Бекирова Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы, Украинаның Генически районы хакимияте рәисе урынбасары була, кырымтатар мәсьәләләре белән бәйле мәдәни, сәяси чараларда актив катнаша.

4 гыйнвар Кырым-Украина чиге янында Эдем Бекировны азат итүне таләп итеп чара узды. Гульнара Бекирова анда катнашучылар аның ирен генә түгел, ә аннексияләнгән Кырымда тотылган башка сәяси тоткыннарны да азат итәргә таләп иттеләр диде. Эдем Бекировның тоткарлануына карата аппеляция мәхкәмәсе 10 гыйнвар каралырга тиеш.

XS
SM
MD
LG