Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кырымтатарларны соңгы тоткарлаулар— "Кырым платформасы" өчен үч алу"


Русиянең Киевтагы илчелеге каршында Кырымда тоткарланганнарга теләктәшлек чарасы, 5 сентябрь 2021

Русиядә тыелган Кырымтатар мәҗлесе рәисе Рефат Чубаров Кырымда тентүләр һәм кырымтатар активистларын тоткарлауларның яңа дулкынын Мәскәүнең "Кырым платформасы" саммиты өчен үч алуы дип бәяләде.

3-4 сентябрь Кырымда кырымтатар йортларында тентүләр узды, берничә дистә кеше тоткарланды. Соңрак күбесе җибәрелде, әмма берничәсе, шул исәптән Кырымтатар мәҗлесе рәисе урынбасары, сәясәт белгече һәм журналист Нариман Джелял сак астында калдырылды.

Джелял Русия Җинаять кодексының 33нче маддәсенең бишенче өлеше һәм 281 маддәсенең беренче өлеше нигезендә диверсиягә булышлык итүдә гаепләнә. Аннан тыш, шул ук эш кысаларында бертуган Асан һәм Азиз Ахтемовлар да гаепләнә.

Җинаять эше Ангара авылындагы газүткәргеч шартлауга бәйле ачылган диелә. Джелял үзе бу гаепләүләрне кире кага.

Джелялның адвокаты Эмина Авамилева хәбәр иткәнчә, кулга алынганнан соң ул кичкә кадәр билгесез бинада, куллары богауланган, башына капчык кидерелгән килеш, каты психологик басым астында тотылган.

Кырым хокук яклаучысы Лутфие Зудиева Нариман Джелялның нинди шартларда тотылуы һәм Кырымдагы соңгы тентүләр һәм тоткарлауларның ихтимал сәбәпләре турында "Настоящее время" каналына сөйләде.

Ике атна элек Киевта узган "Кырым платформасы" саммитында Джелял белән бергә катнашкан бәйсез "Кырым" газеты баш мөхаррире Бекир Мамутов Азатлыкка сөйләвенчә, алар Киевка 6 кеше барган. Кырым белән Украина арасындагы административ чикне узганда аларны тиешле хезмәтләр аерым–аерым чакырып, кая, нинди максат белән барганнар сорашкан.

— Бекир әфәнде, сезгә алдан Киевка бармагыз, "Кырым платформасында" катнашмагыз дигән кисәтүләр булмадымы?

Бекир Мамутов
Бекир Мамутов

—Юк, миңа булмады, ләкин без барган машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре юлда берничә тапкыр туктатты. Бәлки алар машинада кем барганын тикшереп, каядыр хәбәр иткәндер. Чиккә җиткәндә безне инде көтәләр иде дип тоелды миңа. Чикне узу ноктасына кергендә, Русия ягы безне тикшерә башлады, кырымтатар кешеләренең исемнәрен әйтеп, аларны таныйсызмы, Мостафа Җәмилевне беләсезме, дигән сораулар бирә башладылар. Безнең белән барган бер иптәшебез Мостафа Җәмилевне бар дөнья белә дигәнене ишеттем. Миннән, анда нигә барасыз, Җәмилев белән очрашасызмы дип, сорадылар. Мөмкинлек булганда очрашабыз, Кырым белән бәйле чаралар булса, катнашам, андый чараны сез уздырсагыз, анда да катнашыр идем, дидем. Кайтканда безгә тимәделәр, ә менә хәзер Нариман Джелялны тоткарладылар.

4 сентябрь тоткарланган Нариман Джелялның һәм башка кырымтатарларның кайда тотылганын белешергә Акмәчеттәге ФСБ бинасы алдына җыелганнар арасында Корылтайның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев та бар иде. Ул, безне, егермедән артык кешене, автобусларга тутырып Акмәчетнең Тимер юл полиция бүлегенә алып киттеләр. "Беркут" куәт төркеме активистларны автобуска тикшереп керткендә, кайберләрен типкәләп, кычкыра башлады, дип сөйләде ул Азатлыкка.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

— Безне, кичке 11-гә кадәр полиция бүлегендә тоттылар . Без, беренчедән, тәрҗеман, икенчедән, адвокат таләп иттек, өченчедән, барлык сорауларга мәхкәмәдә җавап бирәчәгебезне белдердек. Безгә административ беркетмә төзеп, имзалатып чыгардылар. Безнең белән "Авдет" газеты баш мөхәррире Шевкет Кайбуллаев та, Кырымда кырымтатар телендә дәреслекләр нәшер иткән нәшриятның элекеге җитәкчесе Ибраим Чегертма да тоткарланган иде. 5 сентябрьдә Чегертманың йортына кабат полиция килгәнен хәбәр иттеләр, диде Азатлыкка Заир Смедляев.

Ибраим Чегертма 5 сентябрь көнне Киев районы полициясенең ике хезмәткәре аның йортына килеп кабат сорау алганнары турында Азатлыкка үзе сөйләде.

Ибраим Чегертма
Ибраим Чегертма

— 4 сентябрь ФСБ бинасы янына барганда бер яшь кешебез вакыйганы камерага төшерә иде. "Беркут" хезмәткәрләре камераны сүндерегез дип аны ФСБ бинасына алып керделәр. Ул аннан чыкканда аны кыйнаганнары аңлашылды. Мин аңа моннан чыксаң, хастахәнәгә барып җәрәхәтләреңне тикшер дип, кинәш иттем. Ул риза булды, аны чыннан да кыйнаганнар. Мин салкын булу сәбәпле кечкенә автобуста кешеләребез белән утырдым. "Беркут"чылар безгә чыкмаска, бер якка да китмәскә кушты. Аннары килеп барыбызны да автобуска утыртып полициягә алып киттеләр, юлда барганда кырымтатар театры янында торган егермегә якын кырымтатар яшьләрен дә тоткарлап автобуска тыктылар. Миннән, ни өчен анда бардыгыз, дип сорау алдылар. Мин тоткарланганнар арасында булган туганнарым кая, аларга нәрсә булганын, танышларымның хәлен белешергә килгән идем дип, язып бирдем. Кич полициядән чыкканда бина алдында 200гә якын кырымтатар җыелган иде, безгә аш, су китергәннәр, машиналарында безне кая кирәк шунда алып барырга әзер иделәр. Ә 5 сентябрь ике полиция хезмәткәре инде минем оемә килде. Имеш кичә минем эшемне ФСБ караган, бүген инде полиция сорау алырга тиеш икән. Мин кабат аңлатма язып бирдем, күршеләремә рәхмәт, полиция машинасын күреп бөтенесе йортым янына җыелды.

Кырымдагы бу хәлләр нигә нәкъ менә хәзер булган, нигә Нариман Джелялны тоткарлаганнар дигән сорауга әнгәмәдәшләр төрлечә җавап бирде.

Заир Смедляев:

— Беренчедән, бу халкыбызны куркыту өчен эшләнә. Икенчедән, газ торбасы имеш шартлауга ничектер Нариман Джелялны да бәйләп, буйсынмаганнарны, башка фикердә булганнарны җәзаламакчы булалар. Өченчедән, Нариман Джелялны гаепләп, Кремльнең Мәҗлесне дөнья җәмәгатьчелеге алдында инде экстремист кына түгел, ә террорчы оешма итеп күрсәтергә, аны дөнья җәмәгатьчелеге алдында дискредитацияләү омтылышы бу. Моңа бәлки Мәҗлес әгъзаларының Кырымны аннексиядән азат итү максатында Киевта узган "Кырым платформасы" саммитында катнашуы этәргеч булгандыр.

Ибраим Чегертма:

— Нариманның тоткарлануы аның Киевта узган "Кырым платформасында" катнашуы белән бәйледер дип уйлыйм. Кырымдагы соңгы тоткарлаулар саммитның тәмамлану вакытына туры килә. Ләкин хәзер интернетта имеш Нариман газ торбасын шартлатуга җитәкчелек иткән дигән сүзләр пәйда була башлады.

Бекир Мамутов:

— Миңа калса, Нариманга сәяси яктан бәйләнмәсләр, чөнки бу аларның файдасына булмас, ә ниндидер җинаять эше ачарга тырышырлар дип уйлыйм Шуны да әйтергә кирәк, хәбәрләргә күрә, газ торбасы 23 августта шартлаганмы шунда, бозылганмы. Ә Нариман Джелял нәкъ 23 августта Киевта саммитта булган.

Кырымтатар мәҗлесенең хәзерге вакытта Киевта яшәргә мәҗбүр булган рәисе Рефат Чубаров Кырымдагы соңгы тентүләр һәм тоткарлауларның яңа дулкынын Мәскүнең "Кырым платформасы" саммиты өчен үч алу дип атады.

Украина президенты Владимир Зеленский да моны Русиянең "Кырым платформасы"на реакциясе дип атады.

Төркиянең тышкы эшләр министрлыгы Кырымдагы соңгы тоткарлауларга бурчылу белдерде.

АКШ дәүләт департаменты әлеге тоткарлауларны Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы тору өчен сәяси эзәрлекләү дип санавын белдерде.

Русиянең Киевтагы илчелеге каршында Кырымда тоткарланганнарга теләктәшлек чарасы, 5 сентябрь 2021
Русиянең Киевтагы илчелеге каршында Кырымда тоткарланганнарга теләктәшлек чарасы, 5 сентябрь 2021

5 сентябрь Киевта Русиянең Украинадагы илчелеге каршында "Кырымнардан кулларыңны ал", "Кырымтатарларга — азатлык", "Репрессияләргә — юк", "Кырымда 1937 елдагы кебек", "Putin — killer", "Qırım, Vatan, Millet"дигән шигарләр белән Акмәчеттә тоткарланганнарга теләктәшлек чарасы узды.

БМОның генераль секретаре Антониу Гуттеришның 2 август дөнья күргән "Кырым республикасында, Акъярда кеше хокуклары торышы" дигән хисабында кырымтатарларның хокуклары аерым телгә алынып, аларның йортларында үткәрелгән төнтүләр, тоткарлаулар, репрессияләр, канунсыз гамәлләр хакында әйтелде.

Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG