Accessibility links

Украинада латин имласында кырымтатар теле дәреслеге чыкты


Харьковта FOLIO нәшриятында латин имласында нәшер ителгән дәреслек кырымтатар телен туган тел һәм чит ил кебек башлангыч дәрәҗәдән В1 дәрәҗәсенә кадәр өйрәнү өчен әзерләнгән.

Дәреслек "Танышу", "Тышкы күренеш", Табигать", "Гаилә", "Уку" , "Ял итү" һәм башка темалардан гыйбарәт булган 37 дәрескә бүленгән. Ул Украинадагы уку програмына нигезләнеп "Украин теле чит ил кешеләре өчен. Адым-адым" ("Українська мова для іноземців. Крок за кроком") дәреслегенә тәңгәл китерелеп әзерләнгән. Эчтәлеге югары уку йортларындагы әзерләү бүлекләре өчен тәртипкә китерелгән, аны укытучы белән күпмилләтле төркемнәрдә куллану күздә тотылган, ахырда кайбер кырымтатар сүзләренең украин теленә тәрҗемәсе бирелгән.

Дәреслекне Кырымнан Киевка күчеп килгән укытучы Абибулла Сеит-Джелил әзерләгән. Бер мең данә чыккан дәреслекнең төп аермасы — ул кырымтатар телен латин имласында тәкъдим итә, бүлекләргә украин язучылары белән бергә кырымтатар язучылары хакында да өзекләр кертелгән.

Дәреслекнең корректоры, элек Кырымда кырымтатар телендә дәреслекләр нәшер иткән нәшриятның җитәкчесе Ибраим Чегертма, әлбәттә мондый дәреслекләр кирәк, аларны һәм кырымтатарлар һәм башка милләт вәкилләре дә куллана ала, ләкин бүгенге көндә кырымтатар телендә укучылар кимеп барганда дәреслекләр белән генә чикләнмәскә тиешбез, диде.

Ибраим Чегертма
Ибраим Чегертма

— 2014 елдан Киевта дәүләт хисабына эшли башлаган "Кырым йорты"нда төрле кырымтатар түгәрәкләре барлыкка килде. Алар арасында "Кырым гаиләсе" түгәрәгендә кечкенә балаларга кырымтатар теле, җыр, биюләрне, гореф-гадәтләрне өйрәтәләр. Бу балалар украин һәм башка телләр мохитендә яши. Атнага бер-ике тапкыр түгәрәккә килеп кырымтатар телен кириллда өйрәнү аларга болай да авыр. Мин беләм, анда да балаларны латинда чыккан китапларга өйрәтүгә күчеп баралар. Ләкин ана телебезне латинда өйрәтү алар өчен бөтенләй икенче бер дөнья була ала. Кырымтатар теле мохитендә үсмәгән балаларны көчләп кырымтатар телен латинда өйрәтү бик авыр булачак, моның тискәре нәтиҗәсе дә була ала.

Бүгенге кырымтатар гаиләләрендә кырымтатар теле мохите яхшы түгел, ә Кырымнан читтә яшеүчеләрдә тагын да. Гаиләдә туган телдә сөйләшмәгән, мәктәптә туган телдә укымаган баладан без телне белгән кырымтатарын үстерә алмабыз. Хәзер хәтта Кырымда кириллда кырымтатар телендә уку, язуны белгәннәр саны кимеп бара. Мәсәлән, кырымтатар матбугатында эшләргә әзер булган кадрларны табу бик авырлашып бара. Бүгенге замана балалары айфон, телефоннарда, компьютерларда утыра. Безгә бу яктан балаларны туган телебезгә җәлеп итергә кирәк. Балалар өчен төрле програмнарны, туган телдә мультфильмнарны, сүзлекләрне, балалар өчен җырларны, әкиятләрне, кызыклы видеоларны бер җирдә туплаган сайтларны эшләү аларның күңелләренә алып баручы бер юл. Шунда кулланма, дәреслекләрне, сүзлекләрне дә урнаштырырга мөмкин булыр иде.

"Qırımtatar tili" дәреслеге
"Qırımtatar tili" дәреслеге

Кырымтатар яшьләре арасында сәләтле, төрле зур компанияләрдә эшләгән айтишниклар бар. Алар арасында үзенчә милли сайтларны, кырымтатар онлайн сүзлекләрене оештыручылар да юк түгел, ләкин алар янында телне белгән филологлар кирәк, тел белән бәйле заманча стратегияне һәм тактиканы билгеләргә һәм финанслау ягын хәл итәргә кирәк. Мин Кырымтатар мәҗлесе әгъзасы буларак кырымтатар телен латинга күчерүгә каршы түгел, ләкин хәзерге шартларда бу эштә бик сак булырга тиешбез, халкыбызның зур өлеше хәзер кириллда укый, яза. Латинга күчү системлы булырга тиеш, диде Ибраим Чегертма.

"Qırımtatar tili" дәреслеге
"Qırımtatar tili" дәреслеге

2014 елга хәтле Кырымда нәшер ителеп дәүләт хисабына чыккан кайбер матбугат чаралары аерым мәкалә, битләрне латинда чыгара башлаганнар иде һәм моңа каршылык юк иде. Харьковта чыккан "Qırımtatar tili", Киевта үткәрелгән "Qırım incırı" (Крымский инджир") кырымтатар әдәби конкурсының китаплары латинда чыкканы хәзерге кыйтга Украинада бу тенденциянең сакланып калу мисалларыдыр. Украинаның Черновцы өлкәсендә күмәк яшәгән 150 мең чамасы румыннар украин теле белән бергә элек-электән, бүген дә туган телләрен җирле мәктәпләрдә, дәүләт идарәләрендә латин имласында кулланалар. Ә Кырымда 2014 елдан соң дәүләт хисабына чыккан басмаларда кырымтатар телендә латинда язулар бетте диярлек. Хәтта кайбер дәүләт хисабына теркәлгән матбугат чараларында кырымтатар, рус, украин, төрек телләре күрсәтелсә дә, төрек телендә латин имласында аерым мәкаләне дә чыгаруга өстән каршылык бар. Украина заманында кырымтатар халкы Корылтае кырымтатар телен латинга күчерү хакында карар иткән иде.

2020 елның ахырына кадәр Украинада кырымтатар телен үстерү стратегиясе концепциясен эшләп чыгарырга, анда кырымтатар телен латин имласына күчерү мәсьәләсе дә каралачак диелгән иде вакытлыча оккупацияләнгән территорияләр мәсьәләләре министрлыгы белдерүендә.

XS
SM
MD
LG