Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырым сәясәтчесе Нариман Джелял диверсиягә ярдәм итүдә шикләнелә


Нариман Джелял
Нариман Джелял

Кырымда яңа җинаять эше барлыкка килде, аның кысаларында хәзерге вакытта өч кеше: ике бертуган Ахтемовлар һәм Нариман Джелял эше карала.

2016 елда Русия мәхкәмәсе тарафыннан тыелган Кырымтатар Милли мәҗлесе башлыгы урынбасары, сәясәтче, мөгаллим, сәясәт белгече һәм журналист Нариман Джелял Русия Җинаять кодексының 33 маддәсенең бишенче өлеше һәм 281 маддәсенең беренче өлеше нигезендә диверсиягә булышлык итүдә шикләнәнелә. Моннан тыш, бу эштә бертуган Ахтемовлар катнаша.

Җинаять эше Ангара авылындагы газүткәргеч шартлауга бәйле ачылган. Сәясәтче әлеге газүткәргеч шартлатуга бәйле диверсияләрдә катнашуын кире кага, гаебен танымый.

Адвокат Эмина Авамилевага хәбәр иткәнчә, кулга алынганнан соң ул кичкә кадәр билгесез бинада, куллары богауланган, башына капчык кидерелгән килеш, каты психологик басым астында тотылган.

6 сентябрь Киев район мәхкәмәсе гаепләнүчеләрнең иреген чикләү чарасын сайлаячак, дип хәбәр итә хокук яклаучы Лутфие Зудиева. Суд утырышы башлану вакыты әлегә билгеле түгел.

Нариман Джелял 1980 елда Үзбәкстанда туган. 80 нче еллар ахырында гаиләсе белән Кырымга кайта, Джанкойдагы мәктәптә укый. Джелял ATR телеканалында алып баручы, "Авдет" газетасында хәбәрче булып эшли һәм Акмәчет халыкара мәктәбендә тарих һәм хокук белеме укыта. 2013 елдан алып, Кырым аннексиясеннән соң Русия хакимияте Мәҗлес эшчәнлеген тыйганчы, аның рәис урынбасары, Мәҗлеснең мәгълүмати-аналитик бүлекчәсе җитәкчесе булып эшли.

Нариман Джелял Кырымда яши. Ул үзе 2014 елның маенда "Русия хакимияте белән диалог мөмкин түгеллеген аңладык", ди.

2015 елның 27 мартында Русия куәт оешмалары хезмәткәрләре Акмәчет районы Бейтаныш авылында Нариман Джелял йортында тентү үткәрде. Джелялне "26 февраль эше" нигезендә сорау алуга чакырдылар. Ул биш сәгать тирәсе дәвам итте.

2018 елның ноябрендә Русия ФСБ хезмәткәрләре Кырымга юнәлгән кырымтатар милли хәрәкәте активисты Нариман Джелялне тоткарлады. Ул ФСБ хезмәткәрләренең игътибарын Корылтай йөз еллыгына әзерләнгән тәңкәләр, Кырымның аннексиясе турындагы китап, Кырымтатар корылтае конференциясеннән калган блокнотлар җәлеп итүе турында сөйләде. Моннан тыш, ФСБ хезмәткәрләре Нариман Джелялнең телефонын һәм аның телефондагы элемтәләрен тикшергән.

Нариман Джелял "Веджие Кашка эше" фигурантларына актив теләктәшлек күрсәтә, "Кырым теләктәшлеге" берләшмәсе җыелышларында катнаша.

2020 елның сентябрендә Украина президенты Офисы җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Трофимов Нариман Джелялгә III дәрәҗә "Хезмәтләре өчен" ордены тапшырды

Нариман Джелял 4 сентябрьдә өендә тентү узганнан соң тоткарланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG