Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ Русия хакимиятен тоткарланган кырымтатарларны азат итәргә чакырды


Нариман Джелял

АКШ дәүләт департаменты әлеге тоткарлауларны Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы тору өчен сәяси эзәрлекләү дип саный.

АКШ Дәүләт департаменты Кырымда 3-4 сентябрьдә кырымтатарларны тоткарлаулар уңаеннан мөрәҗәгать белән чыгыш ясады. Сүз сәясәтче, мөгаллим, сәясәт белгече, Русиядә тыелган Кырымтатар милли мәҗлесе рәисе урынбасары һәм журналист Нариман Джелял һәм "ким дигәндә тагын 45 кырым татары" турында барды. АКШ "Русия оккупацион хакимиятен" аларны азат итәргә чакырды.

"Без Русия оккупацион хакимиятен ашыгыч рәвештә аларны азат итәргә чакырабыз. Русиянең Кырымны аннексияләвенә каршы торганнары өчен эзләрлекләүләргә дучар булган Кырымтатар милли мәҗлесе һәм аның җитәкчеләренә каршы оештырылган сәяси максатлы рейдлар, тоткарлаулар һәм җәза чараларының озын чиратында бу соңгысы иде", диелә Дәүләт департаменты чыгышында.

Нариман Джелял Русия Җинаять кодексының 33 маддәсенең бишенче өлеше һәм 281 маддәсенең беренче өлеше нигезендә диверсиягә булышлык итүдә шикләнелә. Моннан тыш, бу эштә бертуган Ахтемовлар катнаша.

Җинаять эше Ангара авылындагы газүткәргеч шартлауга бәйле ачылган. Сәясәтче әлеге газүткәргеч шартлатуга бәйле диверсияләрдә катнашуын кире кага, гаебен танымый.

Адвокат Эмина Авамилевага хәбәр иткәнчә, кулга алынганнан соң ул кичкә кадәр билгесез бинада, куллары богауланган, башына капчык кидерелгән килеш, каты психологик басым астында тотылган.

4 сентябрьдә Симферопольның ФСБ бинасы янына 60ка якын кеше чыгып, тоткарланучыларның кайда булуын әйтүләрен таләп итте. Хокук сакчылары чарада катнашучыларның күбесен тоткарлады, аларны 5 сентябрьдә генә азат итеп бетерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр

XS
SM
MD
LG