Accessibility links

Кайнар хәбәр

Вакцинация, сугыш ихтималы, Навальный, демография. Путин матбугат очрашуында ниләр сөйләде


Вакцинага каршы чыккан кешеләргә җинаять эшләре ачарга кирәкме, Русия Украинага һөҗүм итмәячәгенә гарантия бирә аламы, урыс халкының төп проблемы нинди? Путин белән матбугат очрашуындагы иң кызыклы белдерүләрне тәкъдим итәбез.

23 декабрьдә Русия президенты Владимир Путинның ел нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуы узды. Күп кенә илләрдә ил башлыгының матбугат белән очрашулары даими узып торса, Русиядә бу елга бер уза торган вакыйгага әйләнгән диярлек. Быел мондый форматта сөйләшү 17нче тапкыр оештырылды.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгысына ирекле аккредитация булмады: Кремль кемне чакырырга кирәген үзе сайлады. Нәтиҗәдә әлеге исемлеккә 507 кеше керде. Журналистлар ПЦР-тест тапшырып керде, әмма аларның иң якыны да Путиннан 29 метр читтә утыртылды.

Чакырылмаган медиа чаралары арасында "Новая газета" һәм "Бизнес-онлайн" да бар. Шул ук вакытта, чарага Русиядә "ят агент" булып танылган 3 медиа кертелде: Азатлык радиосының урыс хезмәте ("Радио Свобода"), "Дождь" телеканалы һәм "Медуза" басмасы. Әмма аларның берсенә дә сүз бирелмәде.

Путинның матбугат очрашуында катнашуга Татарстаннан биш журналист иреште: "Татар-информ" баш мөхәррире Ринат Билалов, "Яңа гасыр" хәбәрчесе Лина Зиннәтуллина, "Татарстан" журналының баш мөхәррире Татьяна Вафина, "Матбугат.ру" порталын алып баручы Данил Сәфәров һәм KazanFirst баш мөхәррире Кирилл Шлыков. Сорауны бары тик Шлыков кына бирә алды, ул күп балалы гаиләләргә ярдәм турында сорады.

Чарада Татарстан президенты атамасы, Русиядә федерализмның юкка чыгуы, милли мәгариф турында сораулар яңгырамады. Уфадан яңгыраган сорау да шәһәр бәйрәме, аны үткәрү, Уфага федераль ярдәм турында булды. Икенче соравында хәбәрче Салават Юлаев хоккей такымын мактады һәм Уфада Дөнья хоккей беренчелеген үткәрергә тәкъдим итте.

Дәүләт медиа чаралары бу чараны Русиянең эчке һәм тышкы сәясәтенә "мәдхия", ил җитәкчелегенең уңышын санауга калдырса да, берничә журналистның кискенрәк сораулары да яңгырады. Азатлык матбугат очрашуыннан Путинның иң кызыклы белдерүләрен тәкъдим итә.

Путинның журналистлар белән очрашуы
Путинның журналистлар белән очрашуы

Коронавирус һәм вакцинация турында

"Бүгенге көндә Русиядә күмәк иммунитет дәрәҗәсе 59,4% тәшкил итә. Тик бу җитәрлек түгел. Безгә 80% чамасы күмәк иммунитет кирәк! Киләсе елның беренче яки икенче чирегендә без моңа ирешербез, дип өметләнәм. Кайбер илләрдә исә 95% күмәк иммунитет кирәклеге турында сүз йөртәләр".

Путин коронавирус белән көрәш дәвам итә, хакимият "омикрон" штаммы турында хәбәрдар дип әйтте. Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, Русия икътисады, башка илләр белән чагыштырганда, икътисадка килгән шокка әзеррәк булды, "Русиядә икътисадның төшүе 3% кына тәшкил итә", диде ул (бу сан Росстат китергән саннардан алынды булса кирәк, Росстат 2020 елда Русиядә тулай җитештерү күләме 3,1%-ка кимегән дип белдерде).

Русиядә коронавирус белән көрәшнең уңышлы булуын әйтсә дә, Путин илдә үлем очракларының моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә җитүен әйтеп тормады, ул моның турында махсус сорау булгач кына, вакцинация дәрәҗәсенең түбән булуы сәбәпле үлемнәр күп булуын әйтте. "Без бернәрсә дә яшерергә тырышмыйбыз", диде президент статистика турында.

Ә менә мәҗбүри вакцинацияне Путин хупламады. "Комсомольская правда" хәбәрчесе Александр Гамов вакциналарга каршы чыгучыларга җинаять эшләрен ачуны тәкъдим итүгә, президент бу тәкъдимне хупламады. Кешеләр белән ачыграк сөйләшергә кирәк диде ул.

Навальный һәм "ят агентлар" турында

"Русияне җиңеп булмый, аны эчтән таркатып кына була. Мондый хәл Беренче дөнья сугышыннан соң һәм 1990 елларда булды".

Навальныйның исемен атамыйча гына, Путин аның агулануына җитәрлек дәлилләр булмавын әйтте. Русия бу хәлне тикшерү өчен чит илләргә хезмәттәшлек турында тәкъдимнәр белән чыкты, җавап булмады ди ул. "Төрмәдә утыручылар һәрвакыт булган, булачак та. Сәяси эшчәнлек белән акланып, җинаять кылырга кирәкми", диде ул һәм бу мәсьәләне ябарга тәкъдим итте.

Ят агентлар турында әйткәндә, Путин янә ят агентлар турында каннуны АКШта уйлап тапканнар, Русиядә бу канун күпкә йомшаграк дип белдерде. "Анда ят агентларга җинаять эшләре яный, бездә юк. Ләкин кирәк булса, кертә алабыз", диде президент. Чынбарлыкта исә Русиядә дә ят агент булып танылган кешеләргә җинаять эшләре ачылырга мөмкин.

Сугыш ихтималы турында

"Шундый хис туа, әйтерсең, Украинада өченче хәрби операция әзерлиләр һәм безне кисәтеп куялар: тыкшынмагыз. Без моңа реакция күрсәтергә тиеш".

Путин фикеренчә, киеренкелек 2014 елда башланды, "Украинада канлы түнтәрелеш" булды. Килешүләр булуын, тик аларны беркем үтәмәвен әйтте ул. Шуннан соң Кырым вакыйгалары булды, "без башкача булдыра алмадык". "Мин Порошенкодан сорадым, хәрби операция кирәкми, ул мине тыңламады", диде Путин.

Sky News хәбәрчесенең "Сез Украинага һөҗүм итмәячәгегезне гарантияли аласызмы?" дигән соравына Путин хисле рәвештә "Сез бездән гарантияләр таләп итәсезме? Сез гарантия бирергә тиеш. Кичекмәстән һәм хәзер үк. Бу проблемны елларча сузарга кирәкми" дип җавап бирде.

Русия президенты илнең гамәлләре сөйләшүләрдән тормавын әйтте. "Без АКШ чиге янында ракетлар куябыз мени? Юк, безнең чикләр янында АКШ тора. Ә без ракетларыбызны АКШ белән Канада чиге янында куйсак?". НАТО элекке вәгъдәләрен үтәмәде, алдады, 5 дулкында Русия чикләренә якынайды, киңәйде, диде ул.

Төрмәләрдә газаплаулар турында

Журналист Ксения Собчак Гулагу.нет чыгарган "газаплаулар архивы" турында сорау бирде, Путинның бу мәсьәләгә карата хисләрен сорады, бу проблемны ничек чишәргә булуын сорады.

"Төрмәләрдә газаплаулар һәм кырыс мөнәсәбәт мәсьәләсе Русия проблемы гына түгел, бу дөньякүләм проблем. Мин төрле чыганаклардан алынган мәгълүматка таянам, хаталар булуы мөмкин. 17 җинаять эше кузгатылган, кешеләрне эштән алалар."

Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) болай да Юстиция министрлыгы контролендә, күпләр аны Эчке эшләр министрлыгына кайтарырга тәкъдим итә. Проблемнар бар, аларны тыныч кына хәл итәргә кирәк, җинаятьләрне өйрәнергә, тикшерүләрне ахыргача җиткерергә кирәк. Хокук яклау оешмалары мөмкинлекләреннән файдаланырга кирәк, диде Путин.

Урыс халкының "төп проблемы" турында

Православ "Спас" телеканалы хәбәрчесе урыс халкының хәл ителмәгән төп проблемы дип демографияне атады. Аның фикеренчә, Русиядә тормыш сыйфаты арта, барысы да яхшы, ләкин кешеләр бала тапмый. Бәлки, бу икътисади түгел, рухи проблемдыр, дип кызыксынды хәбәрче.

"Бөек ватан сугышы һәм СССР таркалу безнең демографиягә һөҗүмнәр ясады. 1991 елда кешеләр үзләрен сугыш чорындагы кебек хис итте. Тормышны планлаштыру берничә көнгә генә калды. Соңгы елларда исә күбрәк бала таба башладылар, чөнки икътисади хәл яхшырды. Пандемия вакытында без балалы гаиләләргә максатчан ярдәм күрсәттек".

Шул ук вакытта, Путин, гадәттәгечә, башка илләргә дә төртеп күрсәтте, демография проблемнары Европада да булганын искәртте. Моны ул хатын-кызларның приоритетлары үзгәрү белән аңлатты: белем алу, карьера, шуннан соң инде 30 яшь, "икенче бала турында уйламыйлар да". Әти һәм әни булу бәхете икътисади тотрыклылыктан мөһимрәк, диде президент.

Немцовны һәм Политковскаяны үтерү турында

"Новая газета" һәм аның баш мөхәррире, Нобель бүләге иясе Дмитрий Муратов чарага кертелмәсә дә, Муратов исеменнән сорауны "Эхо Москвы" хәбәрчесе бирде. Ул "Сезгә Политковская һәм Немцовны үтерүчеләрне яллаучылар исемнәре билгелеме?" дип сорады.

"Мин бу җинаятьләрне ачыклау өчен барысын да эшләдем. Сезгә билгеле булганча, кылган җинаятьләре өчен кешеләр төрмәдә утыра. Бу кешеләр яллаучылар түгел дигән фикер бар, ләкин тикшерүгә бу әлегә билгеле түгел. Без бу җинаятьләрдә гаеплеләрне эзләп табу өчен барысын да эшләдек", дип җавап бирде Путин.

Үтерүгә заказ биргән, әлегә билгеле булмаган кешеләр булса, "без аларны эзләячәкбез", дип өстәде ул.

Ирек турында

"Үлемсез полк сайтында Һитлер яки Һимлер фотосын урнаштыру — иҗат ирегеме? Әлбәттә, без иҗат иреген һәм гомумән иреклекне тәэмин итәргә тиеш. Иректән тыш безне төссез һәм күңелсез киләчәк көтә. Ләкин бу ирек башка кеше иреге белән каршылыкка керә ала."

Путин үз җавабында шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәрне мыскыллау — иҗат ирегеме дигән риторик сорау биреп, моның белән ризалашмавын әйтте. Бу мөселманнарның хисләрен рәнҗетә, тормышта экстремистик күренешләр булдыра, ди президент һәм мисал итеп Франциядәге Charlie Hebdo редакциясенә һөҗүмне китерде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG