Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия 2021: иң күп үлемнәр, мәҗбүр итүләр, бастырулар елы


Казан янындагы мөселман зиратында ковидтан үлүчеләр каберләре

2021 елга йомгак ясауны дәвам итеп чираттагы күзәтү тәкъдим итәбез. Татарстан пандемиянең икенче елын ничек кичерде? Азатлык ковидка бәйле иң мөһим вакыйгалар турында ел дәверендә игътибар үзәгендә булган кешеләр, белгечләр белән сөйләште.

Татарстан пандемиянең икенче елын шактый авыр кичерде. Беренчедән, авырулар һәм үлем-китемнәр моңа кадәр күрелмәгән дәрәҗәгә җитте. Икенчедән, бу ел республикада мәҗбүри вакцина ясау, QR-код режимын кертү һәм каршы булучыларны бастыру белән истә калачак.

"Мондый хәл йөз елга бер генә була"

Татарстан елның беренче яртысын җиңел генә үткәреп җибәрде. Иң элек вакциналарны пропаганда юлы белән ясатырга өндәделәр. Зур җитәкчеләр, билгеле шәхесләр камера каршында вакцина ясатуларын күрсәтте. Татарстан мөфтияте дә бу эшкә кушылды. Мөселманнар арасында бәхәс булуга карамастан, уразада да вакцина ясатырга киңәш ителде. Шуңа да карамастан, Татарстан тиешле күмәк иммунитет булдыра алмады.

Сентябрьдәге сайлаудан соң, Татарстанда COVID-19 белән авыручылар саны бермә-бер артты. Ноябрь бәйрәмнәреннән соң республика рекордлы саннар күрсәтте – чирне бер көндә 252 кеше йоктырды. Федераль үзәк берничә тапкыр Татарстанны тәнкыйтьләп, андагы киеренке вазгыять турында җиткереп торды.

Ахыр чиктә Татарстанда ковид-һоспитальләрдә 5% кына буш ятак калды. Республикада студентларны һәм узган ел пенсиягә чыккан табибларны эшкә чакырдылар. Эш тәкъдим итүче HeadHunter сервисы мәгълүматына күрә, 2021 елда республикада медицина хезмәткәрләренә ихтыяҗ 84 процентка арткан.

Рәсми саннарда да зур үзгәрешләр булды. 2020 елда коронавирустан барлыгы 185 кеше вафат булса, 2021 елның 13 декабренә инде 1348 кешенең гомере өзелгән. Үлемнәр саны 7 тапкырга арткан дигән сүз.

Росстат мәгълүматы рәсми саннардан күп тапкырга аерылып торды. Мәсәлән, октябрь аенда гына да 2 720 кешенең COVID-19дан бакыйлыкка күчүе турында әйтелде.

Бу йөз елга бер кабатлана торган хәл, дип нәтиҗә ясады Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының баш инфекция белгече Халит Хәертдинов.

Халит Хәертдинов
Халит Хәертдинов

"Шуның хәтле авырган кешеләрне без беркайчан да күрмәдек. Быел рәсми саннарга күрә дә COVID-19дан үлүчеләр бик күп булды. Мондый хәлләр йөз елга бер тапкыр була дип әйтә алам. Бер гасыр элек испан гриппы (испанка) таралган. Аннан 20 миллионнан алып 50 миллионга кадәр кеше үлгән. Ул вакытта вакцина булмаган.

Ковид белән авыр хәлдә ятучылар күп. Безнең мондый йогышлы чир белән беркайчан да очрашкан булмады. Инфекция белән кеше бер атна гына авырый. Аннары кан тамырлары, йөрәк, тромбоз, нерв, бөер, бавыр һәм башка әгъзаларга зыян килә. Шуңа күрә ковидны дәвалаганда инфекция табиблары гына түгел, терапевт, кардиолог, эндокринологлар та катнашты. Быел медицина оешмаларына бик зур йөк өстәлде. Йогышлы чирләр хастаханәсе берүзе генә эшне булдыра алмады. Шуңа күрә РКБда, 7нче, 12нче, 11нче, 6нчы хастаханәләрдә, район һәм шәһәр хастаханәләрендә вакытлыча һоспитальләр ачарга туры килде.

Казандагы йогышлы чирләр хастаханәсе
Казандагы йогышлы чирләр хастаханәсе

Безгә төрле препаратлар кулланырга кирәк булды. Вируска каршы дарулар гына түгел, авыр хәлдә авыручыларны ген-инженер препаратлары белән дәваларга туры килде. Алар бик кыйммәт тора, моның өчен акча табарга кирәк иде. Медицина хезмәткәрләренең эше артты, финанслар кирәк булды. Бу хәлне онытырга мөмкин түгел.

Кешеләр авыр хәлдә чирне кичергәч, вакцина турында фикерләрен үзгәртә. Реанимациягә эләгүчеләрнең 95 проценты вакцина ясатмаучылар икәнен күрәбез. Медицина хезмәткәрләре бу турыда күптән белә. Вакцинага ышанмаган кешеләрнең фикерләре ятакка эләккәч кенә үзгәрә", дип сөйләде Азатлыкка Хәертдинов.

Мәҗбүр итүләр һәм бастырулар

Әлеге киеренке вазгыятьтә Татарстан мәҗбүри вакцина ясау юлына басты. 9 ноябрьдән вакцинаның беренче компонентын ясатмаган кешеләр эштән читләштерелергә тиеш диелде. Шул сәбәпле вакцинадан баш тартучыларны эшкә кертмәүләр арта башлады.

Мәҗбүри вакцина ясау белән беррәттән Татарстанда QR-код режимы кертелде. Кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына шунсыз кереп булмады. Соңрак Татарстан Русиядә беренче булып җәмәгать транспортында QR-кодлар кертү карарын чыгарды. Бу халыкның ачуын чыгарды. Бер кеше кондукторга күз яше газы сиптерде, аны биш тәүлеккә ябып куйдылар. Халык моң-зарын Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның Instagram битендәге "Хәерле иртә!" сәламе астында яудырды. Аларны сөртә бардылар.

Популяр булмаган ысуллар белән коронавируска каршы көрәшү халыкта протест булуын күрсәтте. Татарстанда мәҗбүри вакциналауга каршы хәрәкәт оешты. Аны Чаллы депутаты, "Русия коммунистлары" фиркасе вәкиле Татьяна Гурьева оештырды. Ул Татарстан хакимиятләреннән мәҗбүри вакциналаудан баш тартуны таләп итте. Гурьева яңа чикләүләрдән зарланып, Баш прокуратурага мөрәҗәгать юллады. Шулай ук Казандагы берничә активист та QR-кодлар системын гамәлдән чыгаруны таләп итеп, Татарстан министрлар кабинетын мәхкәмәгә бирде.

Татьяна Гурьева
Татьяна Гурьева

"Халыкны сортларга бүлеп нинди дискриминация, геноцид ясадылар бит. Бу әкренләп электрон концлагерьга таба бара. Киләсе елдан Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Татарстанга электрон паспортлар кертеләчәк. Хәзер Мәскәүдә кешене йөзеннән танып ачыклаучы камералар куюны уйлап чыгарганнар. Шул камералар сине маскадан күреп, йөзеңне танып, кемлегеңне ачыкласа, банк картаңнан штраф автомат рәвештә салдырылачак. Алар хәзер шундый систем кертергә җыена. Болар бар да коточкыч", дип белдергән иде Татьяна Гурьева Азатлыкка.

Соңрак Гурьеваның Чаллыда канунсыз урам җыены оештыруда гаепләнеп, җаваплылыкка тартылачагы билгеле булды. Азатлык аның белән кабат элемтәгә чыгарга тырышты, ләкин сорау җиткерелсә дә, ул җавап бирергә теләмәде.

Гомумән, теләсә-кайсы каршылык күрсәтүләр бастырылып килде. Казан мэриясе янында QR-кодларга каршы җыелган халык озак ризасызлык күрсәтеп тора алмады. Кешеләрне ике автобуска тутырып алып киттеләр. Соңрак Казанда митингта катнашкан сигез кешенең штрафка тартылганы билгеле булды.

Шундый ук хәлгә QR-код режимына протест күрсәткән "Madame Pavlova" кондитерлык үзәге дә тарыды. Алар иң элек халыкны вакцина ясатучылар һәм ясатмаучыларга бүлмибез дигән игълан белән чыкты. Соңрак халыкны QR-кодсыз кабул итә башладылар. Ахыр чиктә тикшерүләр башланды һәм үзәк хуҗасы Раилә Шәйхиевага 80 мең сум штраф салынды.

"Кешеләрнең "башлары китә" башлады

QR-кодларга каршы мәхкәмәдә дә көрәшеп карадылар. "Яблоко" фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зинәтуллин җитәкчелегендәге төркем төрмә киемнәреннән мәхкәмә залына килде, ләкин бу бернинди файда бирмәде. QR-кодлар кертү белән халыкта киеренкелек туды, дип нәтиҗә ясады ул Азатлыкка.

Активистлар мәхкәмә залына төрмә киемнәреннән килде
Активистлар мәхкәмә залына төрмә киемнәреннән килде

"Зур ризасызлык күрсәтүләр булу ихтималын инкарь итеп булмый. Бәлки, язга таба көннәр җылыта төшкәч, кешеләрне тәмам туйдырып бетергәч башланыр. Инде хәзер кайбер кешеләрнең "башлары китә". Алар кемгәдер ата башлый, кемнедер кыйнарга тотына. Бу аларның психологик халәте белән бәйле. Мин бу кешеләрне акламыйм, әмма аларны шундый хәлгә бүгенге вазгыять җиткерде. Бу хәл тотрыксыз психикалы кешеләргә нык йогынты ясый. Халык бик борчыла. Хәтта мәхкәмәдән соң мине урамда, оешмаларда кешеләр таный башлады. 20 ел сәясәт белән шөгыльләнәм, әмма мондый танылу алганым булмаган иде. Кешеләр карап тора һәм рәхмәт әйтеп шалтырата", дип нәтиҗә ясады ул Азатлыкка.

Зинәтуллин үзе вакцина ясатмаган. "2021 ел Татарстанда антиваксерлар күп булуын күрсәттеме?" дигән сорауга ул:

"Антиваксерлар күпме – белмим. Без бу төркемгә кермибез. Без ирекле рәвештә вакцина ясату яклы. Мәхкәмә алдыннан миңа бик күп шалтыратулар килде. Күп кенә кешеләрне эштән читләштерделәр, яман шеш белән интеккән кешегә вакцина ясатырга ярамау турында медицина белешмәсе бирмиләр. Кайбер антиваксерлар вакцина белән чип кертәләр дип әйтә. Монысы инде фантастика. Эш шунда, бу эксперименталь вакцина, барлык тикшеренүләр дә узмаган. Моннан зыян килмәячәк дип беркем әйтә алмый", диде ул.

"Татарстан гел чынбарлыктан яхшырак күренергә тырыша"

Бу елны Татарстан хакимияте үз сәясәтен эзлекле рәвештә алып бара алмады, саннар белән уйнавын дәвам итте, дип елга нәтиҗә ясый социолог Искәндәр Ясәвиев.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

"Мондый югалтуларны Русия, Татарстанның сугыш вакытыннан бирле күргәне юк иде. 2020 ел белән чагыштырганда, үлемнәр күбрәк булды. Татарстан хакимияте статистика белән манипуляция ясады. Бу халыкның тынычлана төшүенә китерде. Гомумән алганда, кешеләр социаль аралык, үзләренең иминлеге турында уйламавын, күпләрнең вакцинадан баш тартуын күрсәтте. Вакцинага каршы хәрәкәт бар. Бер яктан, кешеләр үз фикерләрен җиткерергә хокуклы. Моны хупларга гына була. Икенче яктан, моның артында фәнгә, табибларга ышанмау ята. Бу киләчәк өчен борчу тудыра. Безнең ватандашларның белем дәрәҗәсе, үзләрен һәм якыннарын сакларга әзер булуы куркыныч астында булуын күрсәтә. Ел ахырында мине катлаулы хисләр биләп алды, шомландырды.

QR-кодлар кертү дә Татарстан хакимиятенә файдага булмады. Әгәр хакимияттә утырасың икән, эзлекле рәвештә эшләргә кирәк. QR-кодларның ничек кертелүе күп сораулар уятты. Бу таләпләр берничә көн генә җитди үтәлде, шуннан соң йомшарды. Метрода әле тикшерү бар, әмма формаль гына карыйлар. Әгәр хакимияттә утырып чаралар кертәсең икән, аларны тәэмин итәргә дә кирәк. Татарстанга пилот төбәк булып катнашырга кирәкми иде. Республика һәрвакытта да чынбарлыктан яхшырак күренергә тели. Бу безнең үзебезне гел алдынгы итеп күрсәтергә теләвебездән килә. Татарстан хакимиятенең вакцина ясарга ничек үгетләве дә сораулар тудыра. QR-кодларны мин хуплыйм. Шулай да алар профессиональ рәвештә кертелмәде", диде социолог.

Ясәвиев тә әлеге вазгыятьтә халыкта протестлар артуы турында әйтә.

"Ят агент" дип танылган "Левада" үзәге мәгълүматына күрә, протест активлыгы берникадәр арткан. Миңа калса, хакимияттән ризасызлык көчәя бара. Бәяләр күтәрелә, шул ук вакытта керемнәр артмый. Эшмәкәрләр дә, бюджет хезмәткәрләре дә, башка тармакларда эшләүчеләр дә авыр хәлдә. Протестлар әкренләп арта. Бу нәрсә белән тәмамланыр – фаразлау кыен. Инде хәзер ул хакимиятнең, Путинның рейтингына йогынты ясый. Әмма бу сәяси хәрәкәткә әле әйләнмәде", дип сөйләде Ясәвиев Азатлыкка.

Пандемия чикләүләре һәм кеше хокуклары арасында баланс табып буламы?
please wait

No media source currently available

0:00 0:37:14 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG