Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия яллары: күз буяумы, әллә кирәкле чарамы?


Казанда вакцина ясату урыннарының берсе

Татарстанда коронавирус сәбәпле кертелгән ялларда авыручылар саны кимергә тиеш иде, әмма ул киресенчә артты. Рәсми саннарга күрә, 30 октябрьдә яллар башланганнан бирле COVID-19 вирусын йоктыручылар саны арта гына барган.

Мондый статистика белән Татарстан коронавирус вазгыяте начар төбәкләр исемлегенә эләкте. Ялдан чыгуга рәсми статистикага караганда, республика "рекорд" саннар күрсәтте – чирне бер көндә 252 кеше йоктырган.

Вакциналау дәвам итә, әлеге тизлек сакланса, күмәк иммунитет 2022 елның башына барлыкка килергә мөмкин ди белгечләр. Вакциналау барган вакытта авыручылар саны да арта, үлем-китем дә кимеми.

Чирнең таралуын күздә тотып, табибларның эшен җиңеләйтү максатыннан Русия хакимияте ял көннәре кертте. Локдаун, карантин дип атамады, җаваплылыктан качып яңа төшенчә уйлап тапты. Сәясәт белгечләре моны хакимиятнең халыкка чыгымнар өчен түләмәс өчен чираттагы адымы дип аңлатты.

Төрле төбәкләрдә коронавирус яллары төрлечә башланды һәм шартлар төрле җирдә нык аерыла. Мәсәлән, Мәскәү белән Петербурда сәүдә үзәкләре ябык иде, күңел ачу, спорт чаралары уздырылмады, кафе-рестораннар эшләмәде, ризыкны китереп бирү дә чикләнде. Татарстанда берни ябылмады, әмма күп җирдә QR код белән керү таләбе куелды.

Кайбер төбәкләрдә, бу яллар яңа елга кадәр дәвам итәчәк, Башкортстанда балалар мәктәпкә йөрми, онлайн рәвештә укый ала дигән карар чыкты. Татарстанда бер атна яллар чирнең чираттагы дулкынына каршы көрәштә җитәрлек дип табылды.

Татарстандагы яллардан нинди нәтиҗә ясап була, аның уңай һәм тискәре яклары нинди, чирнең таралуын киметү юллары бармы?

Республика инфекция клиникасының баш табибы урынбасары Халит Хәертдинов, нәтиҗәләр чыгару әле иртә, әмма хастаханәләрдә авыручылар саны аз булса да кимеде, әмма ул бер арта, бер кими, диде Азатлыкка.

Халит Хәертдинов
Халит Хәертдинов

— Саннар соңрак чыгар, шуннан ялларның уңай нәтиҗәсе булдымы, юкмы икәне күренер, әмма минем күзәтүләргә караганда, хастаханәгә килүчеләр бераз булса да кимеп торды. Мәсәлән, моңа кадәр бер бүлектә 60-65 кеше яткан булса, ул сан 40-45 кешегә төште, 10-15 кешегә әзрәк булса да, медицина персоналына суларга мөмкинлеге кала, — дип аңлата табиб. — Әмма миңа калса, ул тагын артачак. Яллар кыскарак булды. Әмма яллар – ул ярты эш. Чирнең таралмавын телибез икән, ул комплекслы хәл ителергә тиеш. Чикләүләр, яллар белән беррәттән вакцина ясату да киң җәелгән булуы мөһим. Күмәк иммунитет булдыру кирәк. Ә вакцинадан качып йөрүләр дәвам итә икән, уңай нәтиҗәгә ирешү авырлаша.

Авыр хәлдә ятучыларның күбесе вакцинасыз яки ялган сертификатлы кешеләр

Хәертдинов сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел авыручылар саны арткан һәм авыр формада авыручы өлкәннәргә урта яшьтәгеләр, яшьләр дә өстәлгән. Бу штамның үзгәреп торуына, катлаулана баруына бәйле дип аңлатты ул. "Авыр хәлдә ятучыларның күбесе вакцинасыз яки ялган сертификатлы кешеләр", ди ул.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев фикеренчә, мондый пандемия ялларының файдасы шулкадәр генә, бу ярым-йорты чара.

Искәндәр Ясәвиев
Искәндәр Ясәвиев

— Монда беренче чиратта эпидемиологлар, авырулар санын алып баручы бәйсез белгечләр дөрес җавап бирәчәк, әмма минем күзәтүләргә караганда, мондый антиковид чараларның нәтиҗәсе шулкадәр генә, ул ярым-йорты чара булып чыкты. Аның максаты – чирне таратмау. Кешеләрнең үзара аралашуын киметергә тырыштылар. Дүртенче дулкынны ничек тә булса туктатмакчы булалар, ләкин бу чаралар белән андый максатларга ирешеп булуына шикләнәм, — ди ул. — Кешеләрнең үз-үзен тотышын күзәттем. Сәүдә үзәкләре ябылмады, анда кешеләр сертификат, QR кодлар белән кертелсә дә, кергән урыннарда тикшергәндә чиратлар хасил була, бу да чирне йоктыруның бер юлы, чөнки кешеләр социаль дистанцияне сакларга өйрәнмәде, аны үтәргә теләми.

Кырыс карантин игълан итмичә, ял көннәре дип күз буяу белән генә чирне туктатып булмый

Җәмәгать транспорты йөреп торды, автобус, метро тулы булганда дистанцияне саклау авыр, битлекләрне дә барысы да кими. Бердәнбер кечкенә үзгәреш – эшкә йөрүчеләр саны бераз гына кимеде. Алары да, асылда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләр. Ә гомумән алганда, кешеләрнең үз-үзен тотышы берничек тә үзгәрмәде. Хакимияткә карасаң, ул вазгыятьне аңламаучы, кабул итәргә теләмәүчене хәтерләтә. Кырыс карантин игълан итмичә, ял көннәре дип күз буяу белән генә чирне туктатып булмый.

Кызганычка, без ул чараның нәтиҗәле булу-булмавын да белә алмаячакбыз, чөнки статистика да хакимият тарафыннан әле бер якка, әле икенче якка үзгәреп тора. Нинди саннар кирәк, шуны игълан итәчәкләр. Сайлауда, Русия Конституциясенә үзгәрешләр кертү турындагы тавыш бирүдә дә ничек эш иткәннәрен барысы да белә, монда да шул ук хәл. Гомумән бу пандемия белән бәйле каникуллар файдалы булганмы, әллә бөтенләй бернинди уңай үзгәрешкә ирешмәгәнбезме – ачыклау авыр булачак.

Русия буйлап каникуллар игълан ителгәч, Татарстанда да кертелде, әмма бу күп очракта имитацияне хәтерләтте. Үлем-китем саны арта, чирне яңа йоктыручылар саны да югары. Республика хакимияте үз амбицияләре капкынына эләкте. Алар үз көчсезлеген, республикадагы вазгыятьне контрольдә тота алмавын күрсәтергә теләми һәм гамәлләренең төп максаты да шуларны күрсәтмәү, яшерү. Нәтиҗәдән бигрәк, аларга матур тышлык мөһим. Әгәр бу коронавирус каникуллары озайтылса яки катгыйрак чикләүләр кертелсә, бу аларның исәп-хисабында ниндидер хата булуын, статистиканы киметеп күрсәтүләрен, гомумән, ул саннар белән уйнауларын күрсәтә торган күренеш булыр иде. Шуңа Татарстан ял көннәре озайтылган төбәкләр арасында калырга теләмичә, бу күрсәткечләрдә башкалардан әллә ни аерылып тормаска тырыша, ди Ясәвиев.

* * *
Соңшы хәбәрләргә караганда, пандемия таләпләрен тагын да кырыслату аркасында Татарстандагы урта һәм кече эшмәкәрлек 30 проценттан алып 70 процентка кадәр керемен югалткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (2)

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG