Accessibility links

Кайнар хәбәр

QR-кодлар тәртибе аркасында Татарстандагы ресторан хуҗалары 200 миллион сумнан артык керемен ала алмаган


QR-кодлар кертелгәннән соң ресторан хуҗалары керемнәренең 80 процентка кимүен белдергән иде.

Татарстанстат мәгълүматына күрә, Татарстанда QR-кодлар кертелү аркасында кафе һәм рестораннарның сатудан килгән акчалары 200 миллион сумнан артыкка кимегән. Бу хакта Татарстантстатка сылтанып "Коммерсантъ" яза.

Октябрьдә рестораннар, кафелар һәм барларның кереме – 4,2 миллиард сум булган, сентябрьдә исә - 4,47 миллиард сум.

Алданрак ресторан хуҗалары чикләүләр кертелү сәбәпле сатудан килгән акчаларның 80 процентка азаюын белдергән иде, алар бу хәлне локдаун белән чагыштырды. Кайбер оешмалар эшчәнлекләрен туктатып торырга мәҗбүр булды.

Татарстанның рестораннар һәм отельләр хуҗалары ассоциациясенең башкарма мөдире Галина Шәрәфетдинова "Чикләүләр дәвам иткән очракта, безнең тармак, әлбәттә, хөкүмәт ярдәменә өмет баглый" дип белдергән иде.

11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була.

11 ноябрьдән исә республикада бөтен җәмәгать транспортында коронавируска каршы вакцина ясату турындагы QR-код яки вакцина ясату тыелуы турында медицина белешмәсе белән генә йөрү таләбе кертелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG