Accessibility links

Вакцинадан баш тартучыларны эштән читләштерүләр арта


Архтв фотосы

Татарстанның баш санитар табибы Марина Патяшина карары белән 11 октябрьдә республикада мәҗбүри вакцинация турында игълан ителде. Вакцинаның беренчесен алмаучылар 9 ноябрьдән эштән читләштерелергә, хезмәт коллективында вакцинация 80 проценттан да ким булмаска тиеш диелде. Шул карар нигезендә Татарстанда инде эштән читләштерелүчеләр дә бар. Юристлар бу эшләр нигезендә мәхкәмәләр башлануын хәбәр итте.

Ютазы районы Урыссу авылы мәдәният йортында аккомпаниатор-музыкант булып эшләүче Рифкать Гафаровны вакцина ясатмаган өчен эшеннән вакытлыча читләштергәннәр. Ул шул сәбәпле өч прокуратурага: Ютазы районы, Татарстан республикасы һәм Русиянең баш прокуратурасына өч хат юллаган. Бу гаризаларында ул мәҗбүри вакциналауның хокукларны бозуы, канунсызлыгы турында язган.

8 ноябрь көнне Урыссу мәдәният йорты мөдире Рөстәм Абдурахманов Гафаровны үзе янына чакырып, вакцинациядән баш тартуы аркасында вакытлыча эштән читләштерү турында кисәтү тапшырган. Җитәкче Хезмәт кодексының 76нчы маддәсенә таяна. Гафаров аңа бу эшнең канунсыз булуы турында аңлаткан, әмма мөдир ишетергә дә теләмәгән.

Рифкать Гафаров
Рифкать Гафаров

— Башта мөдир барыбызга да мәҗбүри вакцинация узарга кирәклеге турында әмер бирде: 7 ноябрьгә кадәр узып, шул хакта хәбәр итәргә тиешсез, диде. Мин вакцинация узмадым, хәбәр дә итмәдем. 8 ноябрь көнне мөдир үз янына чакырып алды да: "Вакцинациядән баш тартуыгыз аркасында сезгә эштән читләштерү турында кисәтү тапшырам", диде. Анда минем вакцинациядән рәсми рәвештә баш тартуым турында бернинди документ, гариза юк. Шулай ук ул кисәтүдә Хезмәт кодексының 76нчы маддәсенә таянып эштән читләштерү турында язылган. Ул маддәгә карасаң, әгәр хезмәткәрнең үзен тотышы яки хәле башка эшчеләрнең тормышына, сәламәтлегенә, милегенә куркыныч тудыра икән, җитәкченең хезмәткәрне вакытлыча эштән чикләү мөмкинлеге бар. Ә минем хәлемнең, сәламәтлегемнең башкаларга куркыныч тудыруы турында дәлиле бармы аның? Кыскасы, мөдирнең мине вакытлыча эштән читләштерүе канунлы булып чыкмый, - ди Гафаров.

"Сез эшләгән мәдәният йортында бар кеше дә вакцинация уздымы?" дигәнгә, ул хезмәткәрнең вакцинация узса-узмаса да QR коды булуын, әмма үзе алай эшли алмаячагы турында әйтә.

Өстәгеләр нәрсә тели – шуны эшли, ә астагылар өстәгеләр теләгәнне эшли булып чыга

— Бар кеше өчен җавап бирә алмыйм, билгеле, чынлап вакциналанганнары да, сертификатны ясатып кына алганнары да бардыр, белмим. Намуслы кеше буларак андый эшләр белән шөгыльләнүне кабул итмим. Без хокукый дәүләттә яшибез дип сөйлиләр икән, бу илдә бар кеше дә кабул ителгән уртак кагыйдәләр, кануннар, нормаларга нигезләнеп яшәргә тиеш, ә ниндидер сайлау узып түгел. Ә болай: өстәгеләр нәрсә тели – шуны эшли, ә халык өстәгеләр теләгәнне эшли булып чыга. Җитәкчемә дә әйттем: "Гражданнар кодексы буенча алдан ук җинаяти әмер булуын белә торып, сезнең ул карарны үтәмәскә дә хакыгыз бар", дидем. Әлбәттә, систем структураларында эшләүчеләр үз урыннары өчен курка, хезмәткәрләре аркасында урыннан колак кагасылары килми, нәтиҗәдә, үз шәхси мәнфәгатьләренә зыян китермәс өчен, минем хокукларны боза булып чыга, - ди Рифкат Гафаров.

Гафаров үзе Башкортстанның Октябрьски шәһәрендә яши, Урыссуга эшкә йөри, ике араны Ык елгасы гына аерып тора. Музыкант коронавируска каршы чараларга бәйле таләпләргә Татарстанда аеруча кырыс карауларын әйтә. Республикадагы системның артык катгый булуына моңарчы да игътибар иткән.

Татарстанда ни рәвешле канунсызлык кылынуын күптән күзәтәм

— Татарстанда ни рәвешле канунсызлык кылынуын күптән күзәтәм. Татарстан халкын һәр почмакта алдыйлар, җәберлиләр, газаплыйлар. Миңа маскасыз булган өчен полиция берничә тапкыр протокол төзергә өлгерде. Административ хокук бозулар турындагы кодексның 20.6.1 маддәсе нигезендә штраф чәпәделәр. Тик андагы язуга караганда, гадәттән тыш хәл вакытында яки шундый хәл барлыкка килү мөмкинлеге булса гына штраф салынырга мөмкин һәм аны да гадәттән тыш хәлне ликвидацияләү комиссиясе әгъзалары гына сала ала. Бернинди процессуаль нормалар үтәлми, повесткалар җибәрелми, телефоннан шалтыратып кына мәхкәмәгә чакыралар. Бу нинди хәл?

Үземнең штрафларны кире кагу һәм түләми калу өчен дә көрәштем. Полициянең протоколына риза түгелмен дип яздым. Мәхкәмә булды, әмма миңа бернинди дә рәсми кәгазь килмәде. Бармадым, процессуаль нормалар үтәлмәде дип телефоннан әйттем. Вакыт узу белән "Госуслуги" сайтыннан да миңа язылган штрафлар юкка чыкты.

Бүген Русия бюджетын тулыландыручы төп чара – халыкка мөмкин кадәр күбрәк штраф салып акча җыю. Шуңа бу эшкә Роспотребнадзорны да, администрацияне дә кушалар – штраф кына язсыннар. Халыкның күпчелеге белемсез булганга, бара да шул штрафларны түли. Ә мин алай тыныч кына кала алмыйм, чөнки бу дәүләттә үз хокукларың өчен һәрвакыт көрәшергә кирәген аңладым, - ди Рифкат Гафаров.

Вакцина ясатмаганга эштән китүчеләр, үз хокуклары өчен көрәшүчеләр бармы дигәндә, ул тагын бер очрак булуын, әмма ул кешенең үз теләге белән эштән китү турында гариза язуын әйтә. Башкортстанда әлегә мондый хәлләр булмавын да искә ала.

— Вакцина ясатмаганга бер санитарканы читләштерделәр дигәннәр иде, ләкин ул беркая язмаган, ә тыныч кына үз теләге белән эштән киткән. Башкорстанда әлегә мондый хәлне бер дә күргәнем юк, эштән читләштерелгән яки шуның өчен эштән китүчеләрне белмим. Хәер, бездә вакцина ясату вакытлары да башкача куелды. Беренче компонентны Башкорстанда 18 ноябрьгә кадәр ясарга, икенчесен 18 декабрьдә тәмамларга диделәр бит, - ди Гафаров.

Ул эштән куылудан курыкмавы, ничек кенә булса да үз дигәнендә торачагын әйтте.

— Юк, эштән куарлар дип курыкмыйм. Русия башында торучыларның кылган гамәлләре зур башбаштаклык, канунсызлык дип саныйм. Алар вакцина ясаучылар өчен җаваплылыкны үз өстенә алмый бит. Әгәр вакциналансам минем белән ни булырын белмим. Вакцинадан үләргәме, әллә исән калып башка эш белән шөгыльләнергәме? Мин сорауны шулай куям. Эшне барыбер табып була ул, башкача акча эшләрмен, - ди Рифкат әфәнде.

Аның җитәкчесе Урыссу мәдәният йорты мөдире Рөстәм Абдурахманов үз коллективында вакцина ясатудан баш тартучы кешенең нибары берәү булуын һәм ахыр чиктә аның белән нишләргә дә белмәвен әйтте. Әлегә конкрет күрсәтмәләр дә, ниндидер планнар да юк. Хезмәт кодексында да 76нчы маддә хезмәткәрне вакытлыча эштән туктатып тору турында гына әйтә.

Рөстәм Абдурахманов
Рөстәм Абдурахманов

— Республиканың баш санитар табибы карары нигезендә безнең хезмәткәрләр ноябрьнең 7сенә кадәр вакцинаның беренче компонентын ясатырга тиеш иде. Без бу хакта аларга хәбәр иттек, һәркайсына бу белдерүне язмача тараттык, имзалар алдык. Алар кисәтелде. Гафаров алдан ук вакцина ясатмыйм дип йөрде, көне килеп җиткәч тә ясатмавы турында әйтте, без аны эштән вакытлыча читләштердек. Бу читләштерү ул вакцинаны ясаганчы торачак. Бу очракта нәрсә эшләргә дип һөнәр берлеге белән дә киңәшләштек, алар менә шундый киңәш бирде. Ул бит аккомпаниатор, кеше белән эшли, авылда олы кешеләр күп. Аның төп эш урыны булган Октябрьски шәһәрендә 100 меңнән артык кеше яши, ул шул эшеннән соң безнең авылга килә, аның әбиләрне чирләтү куркынычы бар, - ди Рөстәм Абдурахманов.

"Әгәр ул алга таба да вакцина ясатмаса, тулысынча эштән куылачакмы?" дигәндә, ул алга таба ниләр буласын үзе дә белмәвен әйтте.

Ул бик яхшы музыкант, безнең аны югалтасы килми

— Дөресен генә әйткәндә, шушы авыр вакытлар узсын дип көтәбез. Әлегә ул ноябрь азагына кадәр читләштерелгән. Аның әле хезмәт кенәгәсендә стажы да бара, хезмәт хакы гына түләнми. Ул бит болай да безгә читтән килеп эшләүче генә. Киләчәктә дистант эшләү формасы ясап булмасмы әле. Аның белән бергә ситуациядән чыгу юлларын табасы иде. 10 ноябрьгә мин аны сөйләшүгә дә чакырган идем, килмәде бит. Ул бик яхшы музыкант, безнең аны югалтасы килми. Алга таба нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында безгә конкрет рекомендация биргән кеше юк әле, - диде Абдурахманов.

Ютазы районында вакцинага каршы чыгучылар тагын бармы, мәхкәмәгә кадәр барып җитүчеләр юкмы соң, дигәнгә ул Гафаровның бердәнбер очрак булуы турында әйтте.

— Юк, әлбәттә, ул бит бер кеше шундый. Бу карарлар юктан кабул ителмәгән, бу безнең өскә дә зур җаваплылык сала торган әйбер. Бу бит инде зур тавыш дигән сүз, бәлки, бу әйберне чыгармау яхшырак булыр. Канун бит мине дә мәҗбүр итә, мин нишлим? – диде Рөстәм Абдурахманов.

Юрист Рушан Кәбиров мондый очракларның Татарстанда тагын булуы һәм үзенең дә шундый сигез очрак белән шөгыльләнүе турында әйтте.

Рушан Кәбиров
Рушан Кәбиров

— Мондый очракта прокуратура гади эшче ягына басар дип уйламыйм, мисал өчен, маска белән бәйле эшләрдә прокуратура гади хезмәткәрләр ягын алмады. Минем үземдә дә бүген мәҗбүри вакцинациягә каршы шикаять белән сигез эш ята. Вакцинациядән баш тарту сәбәпле эштән читләштерү яки куу очраклары әле күптән түгел генә башланды, шуңа әлегә мәхкәмә карарлары да юк. Без мәхкәмәгә гаризаларны керттек инде. Татарстанда әлегә бу практика формалашып кына килә, шуңа эшләрнең нәрсә белән бетәсен дә әйтеп булмый.

Миңа килгән эшләр арасында фәнни эзләнүләр институты, күкерт заводы, хокук саклаучылар һәм башка өлкә белән бәйле эшләр бар. Гадәттә, алай итеп эштән читләштергәндә яки бөтенләй куганда, җитәкче эшченең вакцинадан баш тартуы турында яздырып алырга, шулай ук моңа бәйле аңлатмасы да булырга тиеш. Әгәр шушы таләпләр башкарылмаган икән, эш процедурасы дөрес түгел дип, мәхкәмә аны яңадан үз урынына кайтара дип уйлыйм. Һәрхәлдә, без маскалар белән бәйле штрафларга каршы көрәштә шул процедура дөрес үтәлмәү алымнарын кулландык. Маскалар буенча безгә бик күп эшмәкәрләр мөрәҗәгать итте, чөнки аларга штрафлар зур бит, 30-100 мең сум очраклары бар иде. Күбесен оттык та. Ә гади халык 1000 сум штраф өчен мәхкәмәгә йөрми, нишләптер бик аз кеше үз хокуклары өчен көрәштә мәхкәмәгә кадәр барып җитә, - диде юрист Рушан Кәбиров.

Коронавирус вакцинасы: кемгә ышанырга һәм ничек тәвәккәлләргә
please wait

No media source currently available

0:00 0:55:18 0:00

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

фикерләр (16)

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG