Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан мөфтияте мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга рөхсәт итте


Вакцинаның составы нинди булуына карамастан, эпидемия шартларында гомерне саклау максатында мөселманнарга вакцина ясатырга мөмкин диелән мөфтият хәбәрендә.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте "эпидемияләр чорында халыкка вакцина ясау мәсьәләсен шәригать ягыннан, шулай ук вируслар һәм йогышлы авырулар белән көрәшүдә бөтенрусия тәҗрибәсен өйрәнеп", мөселманнарга коронавирустан вакцина ясатырга ярый дип белдерде. "Алынган мәгълүматлардан чыгып, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте халыкны, шул исәптән мөселманнарны да, яңа коронавирус инфекциясеннән саклау максатыннан, вакцина ясату өлкәсендә заманча казанышларны куллануның рөхсәт ителүе турында хәбәр итә", диелгән мөфтият белдерүендә.

Хәбәр ителүенчә, әлеге нәтиҗә "кеше гомерен Аллаһы Тәгаләнең бөек бүләге (әманәт) буларак саклау кирәклеге турында белдерүче Коръән һәм Сөннәт" шулай ук шәригать принциплары һәм кагыйдәләре нигезендә чыгарылган. "Принципларның берсендә: "Чиктән тыш шартларда тыелганнар рөхсәт ителә", – диелә. Шул рәвешле, вакцинаның составы нинди булуына карамастан, эпидемия шартларында гомерне саклау максатында мөселманнарга вакцина ясатырга мөмкин", диелә.

Шул ук вакытта мөфтият вакцина ясату турында карар кабул итү өчен табибларга мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.

"Спутник V" вакцинасын ясаучы Гамалея институты лабораториясе җитәкчесе Владимир Гущин вакцинада ислам дине тыйган матдәләр булмавын белдергән иде.

"Без кулланган чаралар химик яктан тулысынча билгеләнгән. Анда хайван катнашмалары юк", диде ул.

Гущин сүзләренчә, галимнәр исламда тыелган үле хайван, дуңгыз, кан һәм башка матдәләрнең булуын тикшергән. "Боларның берсе дә вакцинада юк", ди Гущин.

Элегрәк Әләүтдинов "Спутник V" вакцинасын җитештерүче Гамалея үзәгеннән вакцинаның нинди кушылмалардан торуы турында хат килүен инде әйткән иде.

Билгеле булуынча, Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы "Спутник V" вакцинасын мөселманнарга кадатуга бәйле фәтва чыгарырга җыена.

Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте мөфти Равил Гайнетдиннең COVID-19 коронавирусына каршы "Спутник V" вакцинасын ясатуын хәбәр итте.

Вакцинаның беренче һәм икенче компонентларын мөфти Гайнетдин 2020 елның ноябрь һәм декабрендә кадата. Вакцинадан соң ясалган анализ мөфтинең канында җитәрлек дәрәҗәдә антитәнчекләр булуын күрсәткән. Мөфти белән бергә аның гаилә әгъзалары да вакцинация ясаткан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG