Accessibility links

Кайнар хәбәр

COVID-19га каршы"Спутник V"не җитештерүчеләр вакцинада мөселманнарга тыелган кушылмалар булмавын белдерде


Галимнәр исламда тыелган үле хайван, дуңгыз, кан һәм башка матдәләрнең булуын тикшергән диелә.

Русия мөселманнары Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы "Спутник V" вакцинасын мөселманнарга кадатуга бәйле фәтва чыгарырга җыена. Бу хакта шура рәисе урынбасары, мөфти Илдар Әләүтдинов әйткән.

"Голамәләр шурасының чираттагы утырышы 16-17 мартта Мордовиядә узачак, без анда берничә фәтва чыгарачакбыз. Минемчә, бу вакытка кадәр без әкренләп моны (вакцинаны – ред.) хәл итәрбез," дип китерә Әләүтдиновның "Ислам дине кагыйдәләре нигезендә COVID-19дан вакцинацияләнү" дигән түгәрәк өстәл утырышындагы чыгышын ТАСС агентлыгы.

Шул ук утырышта катнашкан "Спутник V" вакцинасын ясаучы Гамалея институты лабораториясе җитәкчесе Владимир Гущин вакцинада ислам дине тыйган матдәләр булмавын белдерде.

"Без кулланган чаралар химик яктан тулысынча билгеләнгән. Анда хайван катнашмалары юк", диде ул.

Гущин сүзләренчә, галимнәр исламда тыелган үле хайван, дуңгыз, кан һәм башка матдәләрнең булуын тикшергән.

"Боларның берсе дә вакцинада юк", ди Гущин.

Элегрәк Әләүтдинов "Спутник V" вакцинасын җитештерүче Гамалея үзәгеннән вакцинаның нинди кушылмалардан торуы турында хат килүен инде әйткән иде.

Моннан тыш, Татарстан мөфтиятенең "Спутник V" вакцинасының хәләллеген тикшерүне сорап язган хатыннан соң, Роспотребнадзорның Татарстан бүлеге дә вакцина җитештерүчеләргә бу сорауны юллаган.

Элегрәк Русия мөселманнары Диния нәзарәте мөфти Равил Гайнетдиннең COVID-19 коронавирусына каршы "Спутник V" вакцинасын ясатуын хәбәр итте.

Вакцинаның беренче һәм икенче компонентларын мөфти Гайнетдин 2020 елның ноябрь һәм декабрендә кадата. Вакцинадан соң ясалган анализ мөфтинең канында җитәрлек дәрәҗәдә антитәнчекләр булуын күрсәткән. Мөфти белән бергә аның гаилә әгъзалары да вакцинация ясаткан.

Февраль азагына кадәр Татарстанга 190 мең "Спутник V" вакцинасы килүе көтелә. Беренче чиратта, табиблар, укытучылар, социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләргә һәм өлкәннәргә ясалачак диелде. Соңрак теләгән һәркем гариз калдыра алуын белдерделәр.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!

XS
SM
MD
LG