Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе янына QR-кодлар кертүгә каршы халык җыелды, тоткарлаулар бар


Пикет
Пикет

Моңа кадәр Казан полициясе активистларны хакимият белән килештерелмәгән киңкүләм чаралар уздырырга ярамавы турында кисәткән иде. 

25 ноябрь кичендә Казан башкарма хакимияте бинасы янында QR-кодлар кертүгә каршы булучылар җыелды. Кайберләре кулларына плакатлар тоткан иде.

Аларны полиция уратып алды һәм килештерелмәгән урам чарасына җыелырга ярамау турында кисәтте. Бераздан тоткарлаулар башланды. Кешеләрне ике автобуска тутырып алып киттеләр. Халык таралышты.

Моңа кадәр Казан полициясе активистларны хакимиятләр белән килештерелмәгән киңкүләм чаралар уздырырга ярамавы турында кисәткән иде.

Кисәтү хатында әйтелгәнчә, чарага кадәр 10-15 көн кала гариза бирергә кирәк. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Татарстан хакимияте 30 октябрьдән "гражданнар катнашында киңкүләм чаралар уздыру тыела" дигән карар кабул иткән иде.

Шулай ук КПРФның Казандагы вәкилләре мэрияның пикет үткәрергә рөхсәт бирмәве турында белдерде.

  • 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була.
  • 15 ноябрьдән QR-кодлар театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура һәм рәсми спорт, мәдәният чараларына кергәндә дә кирәк.
  • 22 ноябрьдән Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Татарстан — Русиядә мондый кырыс чаралар керткән беренче төбәк.
  • Казан федераль университетында да студентлар өчен QR-кодлар системын кертү документлары әзерләнә. 1 гыйнвардан студентлар университет биналарына QR-код белән генә керә алачак, дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG