Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда QR-кодларга каршы митингта катнашкан сигез кеше штрафка тартылган


25 ноябрь митингыннан тоткарлау
25 ноябрь митингыннан тоткарлау

Штрафлар күләме биш меңнән ун мең сумга кадәр.

Казанның Вахтов районы мәхкәмәсе QR-кодларга каршы митингта катнашкан сигез кешене штрафка тарткан. Бу хакта мәхкәмәнең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Коммерсантъ" хәбәр итә.

Митингта катнашучыларны киңкүләм чара узачагы турында алдан кисәтмәгән өчен һәм митинг уздыру тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тартканнар. Штрафлар күләме биш меңнән ун мең сумга кадәр диелә.

Тагын дүрт административ эшне карау билгесез вакытка кичектерелгән.

25 ноябрь кичендә Казан башкарма хакимияте бинасы янында QR-кодлар кертүгә каршы булучылар җыелды, чара тоткарлаулар белән тәмамланды.

Алданрак Казан полициясе активистларны хакимиятләр белән килештерелмәгән киңкүләм чаралар уздырырга ярамавы турында кисәткән иде.

  • 11 октябрьдән Татарстанда кафе, ресторан, фитнес үзәк һәм башка күңел ачу урыннарына QR-кодлар белән генә кереп була.
  • 15 ноябрьдән QR-кодлар театр, кинотеатр, цирк, концерт заллары, рәсми физкультура һәм рәсми спорт, мәдәният чараларына кергәндә дә кирәк.
  • 22 ноябрьдән Татарстанда вакцина QR-коды яки сертификаты булмаганнарга җәмәгать транспортында йөрергә ярамый. Татарстан — Русиядә мондый кырыс чаралар керткән беренче төбәк.
  • Казан федераль университетында да студентлар өчен QR-кодлар системын кертү документлары әзерләнә. 1 гыйнвардан студентлар университет биналарына QR-код белән генә керә алачак, дип көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG