Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кеше хокуклары декларациясе Кырымда ни дәрәҗәдә үтәлә


Кырымтатар йортларын тентү, архив фотосы

10 декабрь Кеше хокуклары декларациясенә 72 ел тулды. 1948 елда кабул ителгән әлеге документта кешеләрнең гомум хокуклары билгеләнгән иде. Шушы декларация хакимиятләр тарафыннан ни дәрәҗәдә үтәлә. Азатлык кырымтатар активистлары белән сөйләште.

Кырым инженер-педагогия университеты галиме, Кырымтатар мәҗлесенең юридик бүлегенең элекке җитәкчесе Надир Бекиров, бу декларация хакимият ягыннан үтәлә дип әйтеп булмый, ди.

Надир Бекиров
Надир Бекиров

"Бу хакта чыңлап сөйләсәң, сиңа басым булачагын көтергә мөмкин, ә инде бу хакта сөйләмәсәң, бу — ялган булачак. Шуңа күрә принцип буларак бу хакта җитди сөйләргә мөмкин түгел, ләкин кеше хокуклары белән исәпләшкән илләр аның маддәләрен үтәргә тырыша. Соңгы 20 елда җир, тел, мәдәни хокуклар мәсьәләсендә шактый китеш булды. Мәсәлән, ике кырымтатар теле — Румыниядә һәм Кырымдагы кырымтатар теле — ЮНЕСКОның югалу куркынычы янаган телләр атласына керде. Кырымда кырымтатар теленең дәүләт статусы перспективасы, йомшак итеп әйткәндә, яхшы түгел, Румыниядә исә хакимият кырымтатар телен, мәдәниятен үстерүгә ел саен бер миллион евро аерып килә, Румыниядәге парламентка квота белән кырымтатарлар бер депутатны үзләре сайлый. Менә моны кеше хокуклары белән исәпләшү дип кабул итергә мөмкиндер" ди Бекиров.

2007 елда БМОның гомум мәҗлесе асаба халыкларның хокуклары турында декларация кабул иткән иде. 2014 елның сентябрендә БМОның асаба халыкларга багышланган халыкара конференциясенә Нью-Йоркка барырга җыенган Надир Бекировка Кырымда силовиклар һөҗүм итеп, аның украин паспортын тартып алган иде. Бу сәбәптән ул конференциягә бара алмаган иде.

Кырымтатар корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев фикеренчә, кеше хокуклары һәм Русия – бер-берсенә туры килмәгән төшенчәләр.

Заир Смедляев
Заир Смедляев

"Русия юрисдикциясендә алты ел яшәп тоталитар режимның барлык "җимешләрен" татыдык. Кырымда хокукларның милли, дини нигездә мондый ачыктан-ачык дәрәҗәдә бозылуы, милли институтларыбызны (Мәҗлесне – ред.) эзәрлекләү булмаган иде. Халыкара Һаага мәхкәмәсе Мәҗлеснең вәкаләтләрен торгызу хакында карарны тиккә генә чыгармады. Кырымда кеше хокуклары исәпкә алынмый, игнор ителә. Һәр кешенең ирекле рәвештә үз фикерен белдерү, көч кулланмыйча ялгыз пикетка чыгу хокукы бар, ләкин нинди ирекле позиция хакында сүз йөртергә мөмкин? Чыгасың икән, тотып җәзалыйлар. Менә шундый чынбарлык. Бу югарыда утырган хакимият өчен типик хәл.

Кырымдагы кеше хокуклары контакт төркеме координаторы Абдурешит Джеппаров фикеренчә дә, Русиядә кеше хокуклары декларациясе үтәлми.

Абдурешит Джеппаров
Абдурешит Джеппаров

"Декларациянең тугызынчы маддәсендә "Беркем дә сәбәпсез кулга алынуга, тоткарлануга, куылуга дучар ителмескә тиеш" дип язылган, ләкин бу ил теләгәнен эшли. Ул җинаятьне карамый, ул үзе җинаятьче. Сигез елга төрмәгә утыртылган 55 яшьлек Нариман Нежмединовның мәхкәмәгә апелляциясе карала башлады. Имеш, ул Украинага барып кайткан, батальонда катнашкан.

10 декабрь Кырымның Югары мәхкәмәсе ATR Беренче кырымтатар телеканалы җитәкчесе, Кырымтатар дөнья конгрессы вице-президенты, Кырымның элекке вице-премьеры Ленур Ислямовка 19 елга ирегеннән мәхрүм итү карары чыгарды. Ул читтән торып хөкем ителде, чөнки хәзер Киевта яши.

Бүген 100гә якын кырымтатар әсирлектә тотыла. Мәхкәмәләр туктамый. Бу ил булганчы мондый хәл дәвам итәчәк. Кеше хокуклары декларациясе — еллар буе әзерләнгән бер нигездер. Хакимият кырымтатарларның тышкы дөнья белән элемтәләре булмасын дип төрле ысуллар куллана. Тоткарлый, җәзалый, утырта. Кеше хокуклары хакында сүз дә юк" ди Джеппаров.

Шушы вакыйгалар Кырымда кеше хокуклары торышы ни хәлдә икәнен яхшы күрсәтә.

XS
SM
MD
LG