Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдәге "Газиз" театр студиясенә нигез салучы, режиссер Тәнзилә Хөснетдинова вафат


Тәнзилә Хөснетдинова
Тәнзилә Хөснетдинова

Режиссерга 59 яшь иде.

Тәнзилә Хөснетдинова декабрь аенда COVID-19 диагнозы белән хастаханәгә эләгә, соңрак үзе аңлатуынча, озак дәвалана һәм декабрь азагында терелеп чыга. Хезмәттәшләре һәм шәкертләре әйтүенчә, 4 гыйнвар иртәсендә йөрәге туктый.

Хөснетдинова Уфа сәнгать академиясен тәмамлап, Салават шәһәре театрына актриса булып килә, 2005 елдан Мәскәү татар мәдәнияте үзәгендәге "Газиз" театр студиясенә нигез салып, аның баш режиссеры булып эшли башлый. Театрга "Газиз" исеме заманында милли үзәктә эшләгән, татар театрын оештырган режиссер Газиз Айдарскийны истә тотып куела. Әлеге студия актерлык осталыгы дәресләре бирә, Тәнзилә Хөснетдинованың укучылары татар мәдәни үзәгенең сәхнәсендә спектакльләр куя, Мәскәү өлкәсе шәһәрләренә гастрольләргә йөри.

2015 елда Тәнзилә ханым әлеге студиядә шөгыльләнүче үзешчән артистларның балалары өчен "Газиз гаилә" студиясе оештыра. Биредә балалар әти-әниләре белән бергә шөгыльләнә.

2016 елда Мәскәү татарлары өчен "Рәйхан" танышу-аралашу клубына нигез сала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG