5 гыйнварда Куйбышев исемендәге Казан дәүләт финанс-икътисад институтының (КГФЭИ) элекке ректоры, Татарстан президентының элекке киңәшчесе, Федерация шурасының социаль-икътисади мәсьәләләрдә элекке әгъзасы Филзә Хәмидуллин вафат булган. Бу хакта "БИЗНЕС Online" хәбәр итә.
Хәмидуллин 1936 елның 3 гыйнварында туган. КГФЭИны тәмамлаган. Соңрак шунда укытучы булган, тармаклар икътисады кафедрасын җитәкләгән, ә 1980 елдан 1990 елга кадәр ректор булып эшләгән. Ул икътисади фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы, Татарстанның атказанган икътисадчысы, Татарстан Фәннәр Академиясе президиумы киңәшчесе иде.
1990-1995 елларда ТАССРның министрлар шурасы рәисе урынбасары, шулай ук Татарстанның икътисад һәм дәүләт фаразлау комитеты рәисе вазифасында эшләде.
1995 елда Татарстан президентының социаль-икътисади мәсьәләләрдә киңәшчесе итеп билгеләнде.
2003-2005 елларда төбәк мәнфәгатьләрен Федерация шурасында тәкъдим итте.
2006 елдан Татарстан Иҗтимагый пулаты әгъзасы, Икътисади сәясәт һәм төбәкнең өстенлекле програмнарын тормышка ашыру мәсьәләләре комиссиясе рәисе булып торды.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!