Русия думасы Башкортстан Корылтае депутатлары уйлап тапкан 11 канун өлгесен карауга алган, дип хәбәр итә "Коммерсантъ". Корылтайның матбугат хезмәте хәбәренә күрә, республика депутатлары Җинаятьләр кодексына, Административ хокук бозулар турындагы кодекска, "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" һәм "Русия Федерациясендә мәгариф турындагы" федераль кануннарга үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә.
Тәкъдимнәр арасында, әйтик, картлар йортларын мәҗбүри рәвештә лицензияләү турындагысы да бар. Канун өлгесе 2020 елда Башкортстанның Әбҗәлил районындагы шәхси картлар йортында чыккан янгыннан соң эшләнгән, ул чакта 11 кеше һәлак булган иде.
Башкортстан депутатлары шулай ук исерек килеш машина йөртүчеләргә карата Җинаять кодексында каралган чараларны кырыслатырга тәкъдим итә. Корылтай депутатлары фикеренчә, авыр нәтиҗәләргә китергән юл һәлакәтендә гаепле булганнарның һәм бер ел эчендә ике мәртәбә исерек килеш руль артына утырганнарның машиналарын конфискацияләргә кирәк.
Корылтайда, Русия думасы депутатлары әлеге канун өлгеләрен яз көне булачак сессия барышында беренче укылышта карар дип исәплиләр.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!