Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан хакимиятләре башкалада Йосыф Акчура урамы булдыру мөрәҗәгатенә җавап биргән


Казан күренеше
Казан күренеше

"Хәзерге вакытта Казан шәһәре территориясендә рәсми атамалары булмаган һәм Йосыф Акчура кебек бөек шәхес исемен бирерлек урамнар юк" диелгән җавап хатында.

"Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллинның Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка, аерым алганда, Казан урамнарының берсенә Йосыф Акчура исемен бирүне сорап җибәргән хатына Казан башкарма комитеты җавап юллаган. Хатны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова имзалаган.

"Хәзерге вакытта Казан шәһәре территориясендә рәсми атамалары булмаган һәм Йосыф Акчура кебек бөек шәхес исемен бирерлек урамнар юк" диелгән җавапта. Шул ук вакытта, хатта әйтелгәнчә, Казан башкарма комитетының Мәдәният идарәсе "Йосыф Акчураны Казан урыннарына атама бирү (атамасын үзгәртү) юлы белән исемен мәңгеләштерергә тәкъдим ителгән атаклы шәхесләр банкына кертүне сорап" Казанның Топонимика комиссиясенә хат юллаган.

Йосыф Акчура исемен мәктәпләрнең яки гимназияләрнең берсенә бирү мөмкинлеген Казан башкарма комитетының Мәгариф идарәсе караячагы әйтелгән.

Йосыф Акчурага һәйкәл төзү исә, министрлар кабинеты иң яхшы эскизга бәйге уздыру вакытын, һәйкәлне эшләүгә һәм урнаштыруга заказчыны, бу эшләрне финанслаячак чыганакларны билгеләүче карарларны кабул иткәч мөмкин булачак, диелгән җавап хатында.


14 декабрьдә Наил Нәбиуллин Татарстан президентының интернет почтасына 9 гозер-таләптән торган хат юллаган иде. Ул язган хатта Казанның зур һәм үзәк урамнарының берсенә Йосыф Акчураның исемен бирү, Казандагы берәр мәктәп яисә гимназияне аның исеме белән атау, яңа парк яисә метро тукталышларына Акчура исемен бирү, сәясәтче турында тарихи, нәфис фильмнар төшереп аларны даими күрсәтеп тору тәкъдим ителде.

"Татар халкының бөек шәхесе Йосыф Акчураның юбилее инде 2 декабрьдә үтте. Туган көненә кадәр дә, туган көненнән соң да Татарстанда аңа багышлап бернинди чара да уздырылмады" дигән иде Наил Нәбиуллин Азатлыкка.

Күптән түгел "Азатлык" берлеге Йосыф Акчураның тууына 145 ел тулуны догалар укып, календарьлар бастырып һәм аның сурәте төшкән шоколадлар ясап искә алган иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG