Татарстан хөкүмәте 2022 елга бердәм социаль юл йөрү билетының һәм балаларның бердәм социаль юл йөрү билетының яңа бәясен раслаган.
Татарстанның министрлар кабинеты карарына күрә, социаль юл йөрү билеты 21 сумга кыйммәтләнгән һәм айга 526 сумнан 547 сумга җиткән, ә балаларның бердәм социаль юл йөрү билеты 13 сумга арткан һәм 320 сумнан 333 сум булган. Документта әйтелгәнчә, карар үз көченә 2022 елның 1 гыйнварыннан кергән.
Социаль юл йөрү билеты исемле була һәм кешенең үз теләгенә карап, ташламалы транспорт әсбаблы электрон карта яки элемтәсез түләү технологияле банк картасы рәвешендә бирелә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!