Accessibility links

Кайнар хәбәр

ОДКБ Казакъстанга хәрби көчләр җибәрә башлады, Русиядән десантчылар юлланган


Русия хәрбиләре Казакъстанга оча
Русия хәрбиләре Казакъстанга оча

Русиянең "тынычлык урнаштыручы" дип атаган хәрби көчләрнең бурычы – дәүләт оешмаларын саклау һәм хокук саклау оешмаларына булышу булачак диелә.

Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) хәрби көчләре Казакъстанда куелган бурычларын үтәүгә керешкән, дип хәбәр итә "РИА Новости" оешма секретариатына сылтама белән.

"ОДКБ көчләренең бурычлары – дәүләт оешмаларын саклау һәм хокук саклау оешмаларына булышу булачак" дип искәртәләр оешмада. Русиядән Казакъстанга һава-десант гаскәрләре бүлекчәләре җибәрелгән.

"Интерфакс" язуынча, Русия хәрбиләре Казакъстанда дәүләт объектларын һәм хәрби объектларны сак астына алачак. Оешмада белдерүләренчә, бу көчләрнең төп бурычлары – "мөһим дәүләт һәм хәрби объектларын саклау, Казакъстанның хокук тәртибе көчләренә вазгыятьне тотрыклы итүгә һәм аны хокукый яссылыкка кайтаруга булышу".

Vlast.kz хәбәр итүенчә, 6 гыйнвар иртәсендә Алматыга Русия гаскәрләре белән беренче очкыч килгән.

ОДКБга Әрмәнстан, Беларус, Казакъстан, Кыргызстан, Русия һәм Таҗикстан керә.

Оешмада рәислек иткән Әрмәнстан премьер-министры Никол Пашинян 5 гыйнварда ОДКБның Казакъстанга хәрбиләр җибәрәчәген белдергән иде. ОДКБ илләреннән ярдәмне Казакъстан президенты Касым-Жомарт Токаев сорады.

6 гыйнвар Кыргызстанның министрлар кабинеты рәисе Акылбек Җапаров Казакъстандагы вазгыять уңаеннан ашыгыч утырыш уздырды. Аның белдерүенчә, дәүләт башлыгы һәм ОДКБ шурасы карарына ярашлы, Кыргызстан Казакъстанга ярдәм күрсәтергә һәм ОДКБ кысаларында үзенең беректәш бурычларын кирәк кадәр үтәргә әзер булуын раслый.

Казакъстан төбәкләрендә каршылык чаралары, Маңгыстау өлкәсенең Җаңаөзен шәһәрендә 2 гыйнвардан дәвам иткән, сыекланган газга бәяләр артуы сәбәпле булган митинглардан соң башланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG