Accessibility links

Казакъстанда протестлар: илдә чыгарылган газга бәя нигә арта


Уральски шәһәрендә протестчылар, 4 гыйнвар 2022
Уральски шәһәрендә протестчылар, 4 гыйнвар 2022

Казакъстанда инде берничә көн рәттән каршылык чаралары бара. Протестчылар газ бәясен төшерүне таләп итеп урам җыеннары уздыра. Полиция аларны куып тарату өчен көч куллана.

ЯҢАРТУ. Казакъcтанда ягулыкка бәя арту сәбәпле туган протестлар сурәтендә хакимият вазифасыннан китә.

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев премьер-министр Аскар Мамин хөкүмәтен отставкага җибәргән. Премьер-министр вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп Маминның урынбасары Алихан Смаилов билгеләнгән. Шул ук вакытта хөкүмәт әгъзалары яңа хөкүмәт раслаганга кадәр үз вазифаларын үтәүне дәвам итәчәк диелә.

* * *

Ул арада илдә каршылык чаралары дәвам итә. Протестлар берничә шәһәрдә уза. Халык башта сыекландырылган газ бәясенең ике тапкырга (бер литры 60тан 120 теңгега кадәр - ред.) артуына ризасызлык белдерде. Әмма соңрак протестчыларның таләпләре сәясиләшә барды. Алар коррупция һәм әшнәлекнең тамырын корытуны, фабрика һәм заводлар төзүне, эшсезлекне киметүне таләп итте.

Радиобызның казакъ редакциясе төшергән видеода Нур-Солтан каласында җыелган йөзләгән кешенең "Шал, кет!" ("Карт, кит!") дип кычкыруы ишетелә. Гадәттә бу шигар элекке президент Нурсолтан Назарбаевка каршы чараларда яңгырый. Шулай ук протест чарасында "Назарбаевларсыз" дигән шигар күтәрүчеләр дә булды. Полиция протестчыларны куып тарату өчен көч кулланды.

Протест чараларын бастырырга тырышып, Казакъстан хакимияте газ бәясен ким дигәндә ике тапкырга - литрын 50 теңгега кадәр төшерәчәген хәбәр итте. Шул ук вакытта, Казакъстан президенты Касым Токаев протестта катнашучыларны "җәмгыятьнең тотрыклылыгын һәм бердәмлеген җимерергә теләгән" деструктив көчләр чакыруына иярмәскә өндәде. Сишәмбе Казакъстанда интернет белән проблемнар чыкты: массакүләм протестлар вакытында хакимият бу ысулны даими куллана.

Хакмимятнең көч куллануына карамастан, протест белдерүчеләр чигенергә җыенмый. 5 гыйнварга каршы төндә Актүбәнең үзәк мәйданына җыелган халык, таләпләр куеп шигарләр кычкырды, юрталар корып, учаклар якты. [Азаттык видеосы]

"Либерти" фонды башлыгы Галым Агелеулов "Настоящее время"га әңгәмәдә газ бәясенең кискен артуы артында Казакъстан элитасы, беренче чиратта элекке президент Нурсолтан Назарбаев мәнфәгатьләре торуын әйтте. Ике еллык "ковид" сәбәпле туган икътисади кризистан арыган халык газ өчен күбрәк түли алмый һәм теләми (Казакъстанда газ җылыту өчен генә түгел, ә машиналарда ягулык буларак та кулланыла - ред.). Хакимиятнең ишетмәвен күреп, халык күпләп урамга чыкты. Башта газ күпләп җитештерелгән Казакъстанның көнбатышында, аннары бүтән төбәкләрдә дә баш күтәрде.

Казакъстан халкы авторитар идарәдән арыды

"Казакъстан халкы җәмгыятьне исәпкә алмаган авторитар идарәдән арыды. Хакимият ватандашларына ил белән идарә итү хокукларын кулланырга рөхсәт итми. Бу гражданлык башлангычларын бастыра гына," ди Агелеулов.

Аның әйтүенчә, хәзерге хакимият газ бәясен тулысынча киметә ала, чөнки барысы да аларның кулында.

"Казакъстанда нефть һәм газ Нурсолтан Назарбаев гаиләсенә карый, аерым алганда аның уртанчы кызының ире Тимур Кулибаев һәм Назарбаевның олы кызы Дариганың ире дип саналган Кайрат Шарипбаев кулында", ди ул.

Агелеулов фаразлавынча, Казакъстан кулланучылары өчен газ бәяләренең артуы, мөгаен, Шарипбаев һәм Кулибаев контролендә булган ширкәтләрнең Казакъстанда җитештерелгән газны тере акчага Русиядәге Оренбур газ эшкәртү заводына сату аркасында булырга мөмкин. Аның сүзләренчә, газны болай сатудан салымнар Казакъстанда калмый.

"Бу 750-850 миллион доллар тәшкил итә. Моның хакында президент Назарбаевның оныгы да әйткән иде. Әлеге газ сатылудан тиешле акча кермәү сәбәпле, Казакъстан казнасына керемнәр кими", диде Агелеулов.

Сәясәт белгече Казакъстандагы хәзерге протестларның лидеры булмавына басым ясый һәм күп шәһәрләрдә протестка халыкның күмәкләшеп чыгуын әйтә. Агелеулов фикеренчә, Токаев һәм хакимиятнең башка вәкилләре бу протестлар читтән идарә ителә дип күрсәтергә тырышса да, бу алай түгел.

Җаңаөзендә протест чарасы 2 гыйнвар башланып, анда йөзләгән кеше катнашты. Алар төнне шәһәр мәйданында үткәрде, 3 гыйнварда анда инде меңнән артык кеше җыелган иде. 5 гыйнварга каршы төндә дә халык таралмады, өч меңгә якын кеше хөкүмәтнең эштән китүен таләп итеп мәйданда торуны дәвам итә. [Азаттык видеосы]

Сишәмбедә протест чаралары Казакъстанның Актау, Алматы, Актүбә, Уральски, Тараз, Шымкент, Кокшетау һәм Җаңаөзен шәһәрләрендә узды. Полиция протестчыларны куып тарату өчен көч кулланды. Алматы, Шымкент һәм Нур-Солтанда йөздән артык кеше тоткарланган дип хәбәр ителә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG