Accessibility links

Казакъcтанда протестлар сурәтендә хөкүмәт вазифасыннан китте


Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне отставкага җибәрде
Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне отставкага җибәрде

Премьер-министр вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп Казакъстан премьер-министрының беренче урынбасары Алихан Смаилов билгеләнгән. 

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев хөкүмәтне отставкага җибәргән. Бу хактагы фәрман дәүләт башлыгының сайтында чыккан.

Премьер-министр вазифаларын вакытлыча үтәүче итеп Казакъстан премьер-министрының беренче урынбасары Алихан Смаилов билгеләнгән. Моңа кадәр хөкүмәтне Аскар Мамин җитәкләгән иде, ул премьер-министр вазифасына 2019 елның февралендә билгеләнде. Шул ук вакытта хөкүмәт әгъзалары министрлар кабинетының яңа составын раслаганга кадәр үз вазифаларын үтәүне дәвам итәчәк.

Моннан тыш Казакъстан президенты дәүләт сәркатибе Крымбек Кушербаевны эшеннән азат иткән. Аның урынын республика башлыгы ярдәмчесе Ерлан Карин алган.

Хөкүмәтнең китүе сыекландырылган газга бәяләр артуына каршылыклар фонында килеп чыкты, протест чаралары Яңа елдан соң башланды. Бәяләр ягулыкның бер литрына 50-60 теңгедан 120 теңгега кадәр (9 сумнан 20 сумга кадәр) арткан иде.

Каршылык чаралары Җаңаөзен шәһәрендә башланды, соңрак бөтен илдә таралды.


Протестлар башланганнан соң, хакимиятләр юл биреп, каршылык башланган Маңгыстау өлкәсендә газга бәяне бер литрына 50 теңгега кадәр төшерергә ризалашты. Әмма ул вакытка каршылык күрсәтүчеләрнең таләпләре сәясиләшкән иде инде – алар ил хөкүмәтен отставкага җибәрүләрен һәм Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүен таләп итте.

Нур-Солтанда меңләгән кешедән торган төркем "Карт, кит!" дип кычкырып, шәһәр буйлап узды.

4 гыйнварда Казакъстанның барлык эре шәһәрләрендә дә диярлек, шул исәптән башкала Нур-Солтанда да каршылык күрсәтүчеләр полиция, спецназ һәм хәрбиләр белән бәрелеште.

Кичке якта Казакъстан хакимиятләре илдә интернет һәм мобиль элемтәне томалый башлады. Кулланучылар барлык социаль челтәрләрдә, шул исәптән Telegram һәм Facebook-та проблемнар булуы турында хәбәр итә.

Казакъстан президенты Касым-Җомарт Токаев узган төндә каршылык күрсәтүчеләргә мөрәҗәгать итте һәм кешеләрне, аеруча яшьләрне "эчке һәм тышкы провокациягә, сәяси мәсьәләләрне митинглар белән хәл итү һәм теләсә ни кылану эйфориясенә бирешмәскә" чакырды.

Токаев шулай ук мәйданнарда яңгыраган хәрби һәм сивил оешмаларның биналарына һөҗүм итәргә чакырулар турында: "Бу – җинаять, аның артыннан җәзасы да булырга мөмкин", дип кисәтте. Соңрак ул Алматыда һәм Казакъстанның Маңгыстау өлкәсендә гадәттән тыш хәл һәм комендант сәгате кертте.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG