Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия халыкларының активистлары: "Казакъстанга чит ил гаскәрләрен кертү – ярдәм түгел, җәза чарасы"


Алматыда хәрби көчләр
Алматыда хәрби көчләр

Татар, башкорт, эрзә һәм Русиянең башка халыклары активистлары Казакъстан халкына теләктәшлек белдерде һәм үз ватандашларын Казакъстандагы хәрби операциядә катнашмаска чакырды.

Русия халыклары активистлары Казакъстанга Русия гаскәрләрен кертүне хөкем итте. Алар Русия халыкларының Казакъстан халкы белән теләктәш булуын искәртеп, белдерү имзалаган.

Белдерүне "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтен оештыручыларның берсе Рафис Кашапов, Башкорт милли сәяси үзәгенә нигез салучы Руслан Габбасов, эрзя активисты Сыресь Боляень, "Вайнах" фин-чечен мәдәни үзәге рәисе Руслан Кантаев, Русия хокук яклаучысы һәм журналисты Магомед Муцольгов, татар халкының Милли Мәҗлесе рәисе Фәүзия Бәйрәмова, "Азат Идел-Урал" иҗтимагый хәрәкәтенең Польшадагы вәкиле Нәфис Кашапов имзалаган.

Документны башка активистларга да җибәрү дәвам ителә, шуңа күрә имзалаучылар саны артырга мөмкин диелә.

"Сабыр һәм зирәк казакъ халкын социаль гаделлек өчен көрәшергә мәҗбүр хәлгә китерделәр. Хакимият халыкның күтәрелүеннән курыкты, какшый башлады" диелә белдерүдә.

Документны имзалаучылар Казакъстан президентының гамәлләрен тәнкыйтьли.

"Нурсолтан Назарбаевның нибары сәяси күләгәсе булган "ярым президент" Касым-Җормат Токаев Күмәк иминлек килешүе оешмасы (ОДКБ) әгъзалары булган дәүләтләрне "илдә тәртип урнаштырырга булышырга" чакырды. Бу сүзләр артында курку һәм режимның үз халкы фикеренә колак салырга теләмәве яшеренгән. Токаев үз кәнәфие белән хушлашырга теләмәсә дә, Казакъстан республикасының суверенитеты белән хушлашырга әзер. Ул Русия пулялары ярдәмендә казакъларның авызын томалармын дип өметләнә", ди имза куючылар.

Активистлар Казакъстан халкын Русия халыклары уллары кулы белән бастыруга юл куймаска чакыра.

"Империя һәрвакыт бер халыкның иреген икенче изелгән халык кулы белән бастырган. Аның асылы шундый. Һәм хәзер Русиядә яшәүче татарлар, чеченнар, бурятлар, удмуртлар да интервент булырга мөмкин. Мондый хурлыкка юл куярга ярамый!", дип искәртә алар.

Белдерү авторлары Казакъстан язмышын илнең үз халкы билгеләргә тиеш дип саный.

"Газ бәясе, хөкүмәтне вазыфадан алу, вакытыннан алда сайлаулар уздыру һәм башкалар – бу Казакъстанның эчке эшләре. Казакъстаннар үз илләрендә ничек яшәячәкләрен үзләре генә хәл итәргә тиеш", дип саный алар.

Белдерүне имзалаучылар сүзләренчә, Казакъстанга Русия гаскәрләрен кертү – ярдәм түгел.

"Токаев әфәнде нинди генә чыгышлар артына яшеренергә тырышмасын, Казакъстанга чит ил гаскәрләрен кертү – ярдәм түгел, ә җәза чарасы. Интервентларга империянең геосәяси мәнфәгатьләре өчен башка илнең сивил халкын үтерергә туры киләчәк. Кайчан да булса бу империя сезнең дә әти-әниләрегезне, хатыннарыгызны һәм балаларыгызны үтерергә Росгвардия, ФСБ һәм гаскәрен җибәрәчәк", ди текст авторлары.

Активистлар шулай ук Русия хәрбиләрен "Казакъстанга җибәрелүгә каршы саботаж оештырырга" өндәгән.

"Әгәр инде сез казакъ җиренә аяк бассагыз, коралыгыз һәм хәрби техникагыз белән баш күтәргән халык ягына күчегез" диелә белдерүдә.

* * *

Токаев 6 гыйнварга каршы төндә Казакъстанның иминлек шурасы утырышын уздырды. Алдарак ул Иминлек шурасын үзе җитәкләячәген игълан иткән иде, бу вазифаны аңа кадәр Казакъстанның элекке президенты Нурсолтан Назарбаев башкарды. Токаев илдәге тәртипсезлекләрдә катнашучыларны "чын террорчылар" дип атады.

6 гыйнварда Күмәк иминлек килешүе оешмасының (ОДКБ) хәрби көчләре Казакъстанда китерелде дип хәбәр ителде. Бу көчләр Казакъстанда дәүләт объектларын һәм хәрби объектларны сак астына алачак диелә. Бүген иртән Алматыга Русия гаскәрләре белән беренче очкыч килгән дип хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG