Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башка чынбарлыкка рәхим итегез: Соңгы чорның фейклары


Соңгы елларда коронавирус сүзе белән бергә "фейк ньюс" сүзе дә күпләргә танылды. Социаль челтәрләрдә пандемия һәм аңа каршы көрәш чаралары турында таралган ялганны тамгалау еш очрый, фактчекинг сайтлары андый ялганнарны күпләп фаш итә. Әмма соңгы арада ялган хәбәрләр ковид белән генә бәйле булмады. "Настоящее время" шундый зур ялганнарны барлаган.

Коронавирус турында фейклар

Коронавирус чорында ялган хәбәрләр таралу кеше үлемнәренә дә китерә. Бу турыда галимнәр дә, сәясәтчеләр дә кисәтте. Әлеге күренешне Дөнья сәламәтлек оешмасы "инфодемия" дип атый. Ул — чир таралганда кешене куркыныч гамәлләргә этәрергә һәм аның сәламәтлегенә зыян китерергә мөмкин мәгълүматның артык күбәеп китүе.

Европа тышкы элемтәләр хезмәтенең EUvsDisinfo сайты мондый кисәтү чыгарды: "Дезинформация үтерергә мөмкин. Кремль яклы медианың, Русиядә вирус корбаннары артуга карамастан, COVID-19 һәм вакциналар турында ялган таратуын күргәндә бу турыда онытмаска кирәк".

Европа берлегенең фактчекерлары шундый киңкүләм мәгълүмат чарасын мисал итеп китерә, ул — RT (Russia Today) дәүләт каналы. Бу каналның, урыс телендәгедән тыш, тагын берничә телдәге хезмәте бар. Октябрь аенда "Настоящее Время" төрле телләрдәге каналларның нәрсә язуларын чагыштырган иде. Урыс телендәгесендә битлекләр кию, физик ара калдыру, вакцина кадату кирәклеге язылган булса, инглиз, испан, француз һәм алман телләрендә бу чараларның нәтиҗәлелеге шикле булуы турында язылган. Бигрәк тә вакциналарны тәнкыйтьләгәннәр. Бары тик Русиядә җитештерелүче "Спутник V" вакцинасына гына тел тидермәгәннәр.

Шулай ук коронавирус чорында дөньяда иң киң таралган фейкларның берсе яшерен сүз берләштерү турында булды. Узган җәйдә Яндекс мәгълүматы нигезендә иң киң таралган фейклар рейтингы да чыкты. Янәсе Билл Гейтс һәм "дөнья хөкүмәте вакциналау ярдәмендә дөньяда яңа тәртип урнаштырырга тырыша.

Чит илдә яшәүче русияле "фикере" буларак тәкъдим ителгән фейкларның тәэсир итү көче аеруча зур. Янәсе Үһәндә яшәгән, бу вирусны һәм аннан дәвалау ысулларын "яхшы белгән" (ә чынлыкта гомумән булмаган) урыс табибы Юра кыйссасы шулай таралды. Үзен Италиядә яшәүче табиб Алексанр Колосов дип танытучы кешенең бу авырудан аракы парлары белән дәвалану турында киңәше дә шундыйлардан.

Европа берлеге белән Беларус чигендәге мигрантлар турында фейклар

2021 елның язында Европа берлеге белән Беларус чигендә Гыйрак, Иран, Сүриядән килгән мигрантлар күренә башлады. "Досье" үзәге һәм Der Spiegel тикшерүе күрсәткәнчә, бу мигрантларны китерү эшен Беларусның "Центркурорт" дәүләт ширкәте координацияләгән. Мигрантлар Литвага, ә соңрак Польша һәм Латвиягә чик аша канунсыз үтеп керергә маташты. Нәтиҗәдә кимендә 21 кешенең гомере өзелде. Күпчелегенең үлеменә салкын тию сәбәп булды.

Әмма фейклар салкыннар җиткәнче үк тарала башлады. 10 августта Русия һәм Беларус агентлыклары "Литвада йөкле чит ил хатынын чик буена чыгарып ташлаганнар, дип белдерәләр Минскида" дигән язма чыгарды. Анда Литва чик сакчылары аңын югалткан йөкле хатынга карата кешелексез мөнәсәбәт күрсәтүдә гаепләнә. Беларус дәүләт чик комитетының 15 секундлык видеосы да күрсәтелә. Видеода хәрби киемдәге кешеләр бер хатынны чирәмгә чыгарып ташлый һәм китеп бара.

Шул ук көнне Литва чик буе хезмәте әлеге хәл турында, үз камераларына төшерелгән озынрак видеоны чыгарды. Анда аңын югатлкан булып кыланучы әлеге хатын кисәк кенә тора да, киенеп Беларус ягына таба китеп бара.

Украина дроннары һәм һәлак булган бала

Украина турында 2014 елда күпләп чыга башлаган фейклар әле дә тукталмый. Соңгы арада иң киң таралганнарының берсе Донбасста янәсе Украина дроны һөҗүме нәтиҗәсендә һәлак булган малай турында. Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы хисабында ул малайның шартлаудан һәм күпсанлы кисәкчәләр яраларыннан үлүе турында языла. Дрон турында бер сүз дә юк.

Фаҗига Донецкидан 47, фетнәчеләр белән Украина хәрбиләре арасындагы чик сызыгыннан 14 чакрымдагы Александровски бистәсендә була. Азатлык радиосының украин редакциясе язганча, Украина хәрби көчләре 5 чакрымга кадәр генә очучы дроннар куллана. Украинаның Төркиядә җитештерелгән Bayraktar дроннары да бар. Әмма ул аны беренче мәртәбә Александровскидагы фаҗигадән соң ярты ел узгач, 2021 елның октябрендә генә кулланды.

ЮНИСЕФ мәгълүматларына караганда, Донбасста сугыш башланган 2014 елдан 2021 елның апреленә кадәр шартлаткычлардан 42 бала һәлак булган, 144 бала яраланган. Фонд белдерүенчә, еш кына балалар, белмичә, үзләре тапкан шартлаткычлар белән уйный башлый.

Сайлау турында фейклар

Русия думасына 19 сентябрьдәге сайлау алдыннан Русия үзәк сайлау комиссиясендә "җинаятьчеләрне тоту" видеосы күрсәтелде. Анда полиция хезмәткәрләре Мәскәүдәге гади бер фатирга керә, ә анда тавыш бирү бюллетеньнәре салынган сайлау тартмасы, диванда утыручы кешеләр күренә. Полицияне каршы алучы егет анда "бары гади, нормаль сәяси видеолар гына төшерелүен" һәм "канун бозылмавын" белдерә.

Шулай ук видеода Алексей Навальный фотолары, Коррупциягә каршы көрәш фонды (Русия хакимияте экстремист оешма дип саный) тамгалары да күренеп ала. "Россия 24" каналы анда Навальныйның бер көрәштәше сораган провокацион видео төшергәннәр дип белдерде.

ВВС ул чакта полиция кергәндә фатирда булган ике кешенең кем булуын ачыклаган, алар — төрле видеоларда уйнаучы актерлар Руслан һәм Мария. Икесе дә православ митингларда күренгән. Марияның 2019 елның августында Мәскәүдәге Сахаров проспектында Русия әләме көне чарасында төшергән фотосы бар. Бу чара оппозиция намзәтләрен Мәскәү шәһәр думасы сайлавында катнаштырмауга протест белдерүчеләргә альтернатива буларак хакимият тарафыннан оештырылган иде. Ә Руслан шул ук елның июнендә Русия көне чарасында катнашкан.

"Россия 24" каналына эләккән "җинаятьчеләр", аларның нинди җәзага тартылуы турында шуннан соң беркайда, бернинди хәбәр булмады.

Чех, әмма гади чех түгел

2021 елның маенда "Россия 24" каналы Мәскәү белән Прага арасында мөнәсәбәтләрнең киеренкеләшүенә багышланган репортаж чыгарды. Анда Милош Флайшганс исемле бер кеше Чехия хакимиятләрен тәнкыйтьли: "Тоташ истерия агыла: урыслар килә, гел начарлык кына, бетәбез" Сюжет авторлары Флайшгансның Русиягә Чехиядән алты ел элек күченүен әйтә. Аның бу гамәлен туганнары һәм дуслары аңламаган, ул русияле кызга өйләнгән һәм урыс телен өйрәнергә дә өлгергән диелә.

"Чехия радиосы"ның Мәскәүдәге хәбәрчесе Ивана Миленковичова ачыклавынча, телевидение чынлыкта Русия хакимияте акчасына эшләүче "Россия сегодня" халыкара хәбәр агентлыгынының элекке хәбәрчесен гади чех кешесе итеп күрсәткән. Флайшганс элек әлеге агентлыкның Прагадагы хәбәрчесе булып эшләгән. Петербурда "Ливадия-2019" форумында да ул аның Прагадагы хәбәрчесе буларак катнашкан.

Навальный һәм Прага китапханәсе

Узган елның гыйнварында Алексей Навальный Путин сарае турында фильм чыгаргач социаль челтәрләрдә Навальныйның анда Путин сарае урынына Прагадагы китапханәне күрсәтүе турында хәбәрләр таралды. Янәсе фильмда күрсәтелгән белән Прагадагы китапханәне чагыштыру шуны күрсәтә.

Чынлыкта исә Навальный фильмында Путин сараендагы китапханә сурәте буларак бөтенләй башка фотолар күрсәтелә, һәм алар Прага китапханәсе фотосына һич тә охшаш түгел. Моны StopFake фактчекерлары ачыклаган.

"Прага китапханәсе" дип аталган сурәтләр фильмда чыннан да күрсәтелә. Әмма Навальный аңлатуынча, ул күренеш эксклюзив мебель җитештерүче A.B.ITALIA сайтындагы видеодан алынган һәм әлеге ширкәт җитештергән мебель Геленджиктагы сарайда да бар.

Мәктәптә Гайсә бисексуал булган дип өйрәтәләр

28 июньдә Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров "Коммерсантъ"та мәкалә бастырды. Башка нәрсәләр белән бергә ул Көнбатыш мәктәпләрендә балаларга Гайсә бисексуал булган дип сөйлиләр дип яза. Министрлык сүзчесе Мария Захарова әйтүенчә, бу мәгълүмат Көнбатыш матбугатыннан алынган.

"Christian Today христиан яңалыклар сайты. Аның редакциясе Лондонда, ә бүлеге Нью-Йоркта урнашкан. Аны айга өч миллион кеше карый. Christian Today язмасында Шотландия укытучылар һөнәр берлеге әзерләгән тамаша турында языла, тамашада Гайсә трансгендер итеп күрсәтелә. Барлык шикләнүчеләргә аның нечкәлекләре белән шәхсән танышырга киңәш итәбез", ди Захарова.

Лавров исә трансгендер турында түгел, ә бисексуал Гайсә турында язган иде. Christian Today хәбәрендә Шотландия укытучыларының бер очрашуда ул тамашадан бер өзекне каравы турында гына сүз бара. Гайсә трансгендер яки бисексуал булган дип өйрәтүне мәктәп програмнарына кертү турында бер сүз дә юк.

Рогозин үзе турында фейкны фаш итте

Шулай ук узган елның гыйнварында "Роскосмос" башлыгы Дмитрий Рогозин үзенең эш бүлмәсе алдында янәсе эленеп торган язу сурәтен интернетка чыгарган ялганчыларны фаш итте. Анда Рогозинның күпсанлы вазифалары һәм титуллары язылган.

"Бүген дуслар янәсе минем эш бүлмәм алдында эленгән менә шундый "табличка" җибәрде, ул интернетта таратыла. Уң якта Бережковская набережнаядагы эш бүлмәмдәге фото", дип язды Рогозин. Чынлыкта исә аның эш бүлмәсе алдында фамилиясе, исеме һәм атасының исеме генә язылган.

"Роскосмос" һәм шәхсән үзем турында күпләгән фейклар тарату кемгә һәм ни максаттан кирәк? Шундый нәрсә ясарга иренмиләр дә бит", дип язды фәлсәфә һәм техник фәннәр докторы, гандболда спорт мастеры, "Роскосмос" сайтында чыккан "Рвем небо мы в клочья" җыры авторы Рогозин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG