Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия Turkey урынына Türkiye дип атала башлады 


Истанбул
Истанбул

Яңа төрле язылыш барлык рәсми язышуларда һәм документларда, шулай ук тауарларны Made in Türkiye дип маркалауда кулланачаклар. 

Төркия үз атамасын латинча язу стандартларын үзгәрткән, Turkey урынына Türkiye кулланылачак.

Хакимият сайтларының домен адреслары, шул исәптән goturkiye.com туристик порталының адресы да үзгәргән. Яңа төрле язылыш барлык рәсми язышуларда һәм документларда, шулай ук тауарларны Made in Türkiye дип тамгалаудан кулланылачак диелә.

Төркиянең Resmi Gazete хөкүмәт газетасында чыккан документта әйтелгәнчә, "Төрек халкының мәдәниятен, цивилизациясен һәм кыйммәтләрен Türkiye иң яхшы итеп тәкъдим итә һәм күрсәтә".

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG