Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Салават Юлаев" клубының 20 хоккейчысы коронавирус йоктырган 


Салават Юлаев такымы
Салават Юлаев такымы

12 гыйнварда булырга тиешле "Авангард"-"Салават Юлаев" матчын уздырмау карары кабул ителгән, аны соңрак уздыру мөмкинлеге карала.  

Континенталь хоккей лигасы (КХЛ) Омскиның "Авангарды" һәм Уфаның "Салават Юлаевы" арасындагы даими чемпионат матчын уздырмау карарын кабул иткән.

Уфаның "Салават Юлаев" хоккей клубында 26 кешедә (20 уенчыда, биш тренерда һәм бер такым вәкилендә) коронавирус ачыкланган, дип хәбәр итә "Интерфакс" КХЛга сылтама белән.

"Дүшәмбе, 10 гыйнварда Лига җитәкчелегенең 2021/2022 сезоны даими чемпионатын уздыру мәсьәләләре турындагы көндәлек оператив җыелышы узды. Аның нәтиҗәләре нигезендә 2022 елның 12 гыйнварында булырга тиешле "Авангард"-"Салават Юлаев" матчын уздырмау карары кабул ителде, Уфа клубында коронавируска 26 уңай тест ачыкланды (20 хоккейчыда, биш тренерда һәм бер такым вәкилендә)" диелә хәбәрдә.

Әлеге матчның кайчан узачагы турындагы карарны Лига өстәмә рәвештә кабул итәчәк. Моннан тыш, Лигада хәбәр итүләренчә, киләчәктә коронавирус йоктыру куркынычы булган клублар белән очрашуларны уздырмаячаклар.

"Авыру йоктыру куркынычы булган клублар белән матчлар уздырылмаячак (аларны соңрак уздыру мөмкинлеге турында карар булачак), ә эпидемиологик вазгыять тотрыклы булган клублар уйнавын дәвам итәчәк", диелә хәбәрдә.

Хәзерге сезонда Лига алданрак та чемпионатның берничә матчын уздырмаган иде. 2019/20 сезоны исә коронавирус аркасында вакытыннан алда төгәлләнде. Моннан тыш, COVID-19 сәбәпле "Салават Юлаев" такымы быел ике мәртәбә уйнамады. Ул 8 һәм 10 гыйнварда "Йокерит" һәм Риганың "Динамо"сы белән уйнарга тиеш иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG