Accessibility links

Кайнар хәбәр

Виктор Шендерович Русиядән китәргә карар иткән


Евгений Пригожин һәм Виктор Шендерович, коллаж
Евгений Пригожин һәм Виктор Шендерович, коллаж

2021 елның 30 декабрендә Русиянең Юстиция министрлыгы Виктор Шендеровичны "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына керткән иде.

Язучы, сатирачы, драматург Виктор Шендерович Русиядәге иң яхшы вакытларны "тышкы якта" калып көтәргә карар кылуы турында белдерде.

"Повестка килгәч гел сорау алуларга һәм мәхкәмәләргә бара идем. Аерым алганда кызыксынучанлыгым аркасында, аерым алганда язмышка ышануым һәм балачакта үзеннән-үзе барлыкка килгән яхшылыкның булмаса да, аек акылның җиңәчәгенә ышанычым сәбәпле. Бу шулай "Курчаклар" ("Куклы") програмы өчен беренче эзәрлекләүләр заманыннан бирле, барлык автозаклар аша, административ эшләр һәм яңа җинаять эшләре аша узып – "Кырымны буйсындыру" заманнарының миллионынчы штрафына һәм яңа автозакларга кадәр дәвам итте.

Әмма, мөгаен, мин "Кремль пешекчесе" Пригожин гаризасы нигезендә үземне көткән җинаять эшендә шәхсән катнашудан тыелып калырмын", дип язган Виктор Шендерович Facebook-та.

2021 елның 30 декабрендә Русиянең Юстиция министрлыгы Виктор Шендеровичны "ят агент" мәгълүмат чаралары реестрына кертте.

Бизнесмен Евгений Пригожин Шендеровичны яла ягу маддәсенә тикшерү өчен полициягә марәҗәгать итте. Моңа кадәр шулай ук Пригожин шикаяте белән язучыга "Эхо Москвы" радиосында әйткән сүзләре өчен 100 мең сум штраф салынган иде.

Виктор Шендерович 1958 елда Мәскәүдә туган, әтисе инженер, әнисе – педагог булган. Әтисе яклап бабасы, Семён Маркович Шендерович ЗИЛ заводында эшләгән, ике тапкыр: 1929 һәм 1948 елларда сәяси репрессияләргә дучар булган.

Икенче бабасы, Евсей Самуилович Дозорцев Һавага каршы саклану халык комиссариатының күмер сәнәгате бүлеге җитәкчесе булган. Өлкән лейтенант, укчылар полкы ротасы командиры Евсей Дозорцев 1941 елның 7 октябрендә Ленинград янында фронтта һәлак булган.

Виктор Шендерович 15 яшендә Олег Табаковның Театраль студиясенә укырга керә.

1988 елда Щукин исемендәге Югары театраль училищесында "сәхнә хәрәкәте педагогы" белгечлегенә стажировка уза.

Күпсанлы премияләр лауреаты, араларында "Золотой телёнок", "ТЭФИ", "Золотое перо России" да бар.

Азатлык радиосы белән хезмәттәшлек итә, 2003 елдан 2009 елга кадәр Азатлыкта "Все свободны" тапшыруын алып барды.

2005 елда Мәскәүнең Университет бүлгесеннән Русия думасына бәйсез намзәт буларак үз намзәтен тәкъдим итте, 19 процент тавыш җыеп сайлауларда 38 процент туплаган Станислав Говорухинга җиңелде.

Үзенең "сәясәткә барып килүе" турында "Недодумец, или Как я победил Марка Твена" исемле документаль китап язды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RLәсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Playкибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG