Accessibility links

Дистәләгән адвокат һәм җәмәгать эшлеклесе дини китапларны тыюны Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять итте


Татарстан Югары мәкхкәмәсендә
Татарстан Югары мәкхкәмәсендә

Шикаять авторлары Лаеш районы мәхкәмәсенең "Сәхих әл-Бохари" һәм башка дини китапларны эстремист дип тану карарын дөрес түгел дип тануны таләп итә.

Ислам бизнесы Халыкара берлеге президенты Марат Кабаев ислам әдәбиятын мәхкәмә карары белән тыюга каршы чыгып, Татарстан Югары мәхкәмәсенә шикаять иткән. Аерым алганда, Лаеш районы мәхкәмәсенең берничә дини китапны экстремист дип тану карары шикаять ителә. Марат Кабаев бу карар нигезсез һәм ислам бизнесы берлеге әгъзаларының хокуклары һәм бурычларына кагыла дип белдерә.

Сүз Лаеш районы мәхкәмәсенең 9 декабрьдәге карары турында бара. Мәхкәмә Габдерахман әс-Сәгыйдинең Коръән тәфсирен, "Сәхих әл-Бохари", "Бүлүк әл-Мәрам" китапларын экстремист дип тапты. Мәхкәмәдә барлыгы алты хезмәт каралды.

Әлеге карар чыгарылганнан соң адвокатлар Руслан Нәгыев, Равил Тугушев, Марат Ашимов, Мансур Усманов, һәм тагын күпсанлы юристлар һәм гади кешеләр аны шикаять итте. Татарстан, Мордовия республикалары, Пенза, Ульян, Сарытау, Самар өлкәсе мөселманнары әлеге мәхкәмә карарын гамәлдән чыгаруны таләп итә.

Руслан Нәгыев сүзләренчә, Татарстан Югары мәхкәмәсенә барлыгы берничә дистә шикаять юлланган. Мөселманнар һәм мөселман оешмалары исламның классик китаплары булып торган һәм шул ук вакытта ислам фикеренең һәйкәлләре булган әлеге китапларны нигезсез рәвештә тыюны туктатуны таләп итәләр.

Лаеш мәхкәмәсенә бирелгән алты китап дүрт ел элек Казан һава аланында Руслан Хәйретдиновтан алынган иде. Алар шикле әдәбият дип экспертизага җибәрелде. Бу исемлеккә Габдерахман әс-Сәгыйди язган "Изге Коръән тәфсире"ның өч томы, һәм өч хәдисләр җыентыгы – "Сәхыйх әл-Бохари", "Изгеләр бакчасы" һәм "Булүк әл-Мәрам" китаплары керде.

Идел буе районы транспорт прокуратурасы бу басмаларны тыюны таләп итеп шикаять бирде. 9 декабрьдә мәхкәмә бу таләпне өлешчә генә канәгатьләндерде. Мәхкәмә карарына ярашлы, өч басма – "Тәфсир"нең беренче томы, һәм ике хәдисләр җыентыгы - "Сәхих әл-Бохари" һәм "Бүлүк әл-Мәрам" экстремист материал дип танылды.

Прокуратура бу басмаларга каршы көрәшне 2017 елда ук башлаган иде. Аның соравы нигезендә Казандагы төбәкара эспертизалар үзәге бәяләмә әзерләп бирде. Бу белешмәдә әлеге әдәбиятта "бүгенге дәүләтнең дөньяви системын танымау белән бәйле аерым тезислар", башка дин кешеләренә дошманлык уяту билгеләре, исламның өстенлеген пропагандалау һәм мөселманнарны көч куллану гамәлләренә этәрү бар диелде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG