Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "омикрон" йоктыру очраклары ачыкланган


Республикада барлыгы өч кешедә яңа штамм табылган, алар хастаханәгә урнаштырылган, хәлләре канәгатьләндерерлек дип бәяләнә.

11 гыйнварда Роспотребнадзор башлыгы Аннан Попова, "Россия 24" каналының туры элемтәсе вакытында, илнең 13 төбәгендә яшәүчеләрдә "омикрон" штаммы ачыклануы турында хәбәр итте. Бу төбәкләр арасында Башкортстан да бар.

Роспотребнадзорның Башкортстандагы идарәсе "омикрон" йоктыруның өч очрагы ачыклануын раслады – ике авыручы – республика кешесе, берсе – Оренбург өлкәсеннән.

"Бөтен очраклар да читтән кертелгән – республикада яшәүчеләр Танзаниядән кайткан, Оренбург өлкәсендә яшәүче хатын-кыз исә оныклары белән Төркиядән очып килгән булган", дип хәбәр итә РБК оешмага сылтама белән.

Табиблар авыручыларның хәлен канәгатьләндерерлек дип бәяли, өчесе дә хастаханәләргә урнаштырылган. Уфага кайткан очкычның юлчылары һәм экипажы изоляциядә, табиблар күзәтүендә. Аларга көн саен коронавирус инфекциясенә тест үткәрелә.

Кичә Роспотребнадзор башлыгы Русиянең 13 төбәгендә "омикрон" йоктыруның 305 очрагы ачыклануын белдерде. Авыручыларның күбесе Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән, Британиядән һәм Төркиядән (барлыгы 25 илдән) кайткан. Попова сүзләренчә, вакыйгалар тискәре үсеш алганда, тәүлегенә 100 меңнән артык кешедә коронавирус ачыкланырга мөмкин.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова Русия галимнәренең "омикрон" штаммы йогышлырак булуын дәлилләвен искәрткән. "Аның инкубация чоры кыскарак һәм ул тизрәк тарала" дигән җитәкче.

Анна Попова сүзләренчә, "омикрон"ның инкубация чоры, башка штаммнарныкына караганда кыскарак булуы сәбәпле, авыруны йоктырган кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен бер-ике тәүлектән соң ук куркыныч тудырырга мөмкин, ә авыру билгеләре соңрак, өченче-бишенче көннәрдә күренә башлаячак.

Коронавирусның "омикрон" штаммы Көньяк Африка республикасында ноябрь ахырында табылды.

Ул күпсанлы мутацияләргә ия, тизрәк тарала һәм, тикшеренүләргә күрә, вакцина ясаткан һәм коронавирус белән авырганнарның иммунитетына бирешми. Яңа штамм берничә дистә илдә киң таралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG