Accessibility links

Кайнар хәбәр

WHO: бер атна эчендә дөньяда COVID-19 йоктыручылар саны 55 процентка артты 


Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы бәяләмәсенә күрә, якындагы 6-8 атнада Европа халкының яртысыннан артыгы коронавирусның яңа штаммын йоктырган булачак. Русиядә дә хакимиятләр авыручылар санының кисәк артуына әзерләнә. 

Узган атнада бөтен дөньяда 15 миллионнан артык кеше COVID-19 йоктырган. Бу – пандемия башыннан иң зур күрсәткеч. Аннан алда булган атна белән чагыштырганда авыру очраклары 55 процентка арткан, шул ук вакытта үлем-китем саны үзгәрмәгән диярлек. Бу хакта Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының (WHO) сайтында хәбәр ителә.

WHO мәгълүматларына күрә, Африкадан кала, барлык төбәкләр дә коронавирус йоктыручыларның артуы турында хәбәр иткән. Көньяк-Көнчыгыш Азиядә коронавирус инфекциясенең яңа очраклары 400 проценттан артыкка үскән.

Шул ук вакытта COVID-19 аркасында үлем-китем Африкада (84 процентка) һәм Америкада (26 процентка) арткан, әмма Европада (10 процентка) һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә (6 процентка) кимегән. Узган атнада бөтен дөньяда коронавирус сәбәпле 43 мең үлем очрагы теркәлгән.

COVID-19 йоктыру очракларының кисәк артуы узган елның ноябрендә Көньяк Африка республикасында табылган "омикрон" штаммы белән бәйле, соңгы мәгълүматларга күрә, ул коронавирусның башка төрләренә караганда йогышлырак.

Дөнья сәламәтлек саклау оешмасының Европа бюросы бәяләмәсенә күрә, якындагы 6-8 атнада Европа халкының яртысыннан артыгы коронавирусның яңа штаммын йоктырган булачак.

Руиядә "омикрон" штаммын 13 төбәктә ачыклаганнар. Бу хакта Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдергән иде. Әлеге төбәкләр арасында Башкортстан да бар диелде.

Хакимиятләр авыручылар санының кисәк артуына әзерләнә. Попова сүзләренчә, Роспотребнадзор коронавирус йоктыручыларның"алты урынлы саны" ачыкланырга мөмкин дип тә фаразлый. Шул рәвешле, сүз тәүлегенә бер миллионга кадәр авыру очрагы ачыклануы ихтималы турында барырга мөмкин.

11 гыйнварда АКШта COVID-19-ны тәүлегенә бер миллион 350 мең кеше йоктыруы ачыкланды. Бу пандемия башыннан бирле иң зур күрсәткеч.

Мәскәүдә сишәмбе көнне инфекцияне йоктыручылар саны ноябрь башыннан бирле иң зур дәрәҗәгә җитте – 4635 яңа очрак ачыкланды, бу дүшәмбегә булган саннар белән чагыштырганда 67 процентка күбрәк. Башкала мэры Сергей Собянин яңа очраклар артуын "омикрон" таралуы белән бәйләде. Мәскәү хакимиятләре вазгыятьнең 7-10 көн эчендә шактый начараячагын фаразлый.

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова сүзләренчә, "омикрон"ның инкубация чоры, башка штаммнарныкына караганда кыскарак булуы сәбәпле, авыруны йоктырган кеше әйләнә-тирәдәгеләр өчен бер-ике тәүлектән соң ук куркыныч тудырырга мөмкин, ә авыру билгеләре соңрак, өченче-бишенче көннәрдә күренә башлаячак.

Русиянең сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко "омикрон" йоктырган очракта авыруның җиңелрәк узуы турында сөйләү дөрес түгел дип белдерде. "Кызганыч, бу алай түгел, чөнки ковид-һоспитальләрдәге реанимация бүлекләре һәм гомумән ятаклар тулы", дип хәбәр итте ул.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG