Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эчке эшләр министрлыгы: сәяси карашлары өчен полиция хезмәткәрләрен эштән алачаклар


Шул ук вакытта хакимлек итүче фирка яки башка теләсә нинди сәяси фракцияне, шулай ук Русия президенты Владимир Путинны хуплаганы өчен әлегә бер генә кешене дә эшеннән җибәрүләре билгеле түгел. 

Әгәр нейтраль сәяси карашларда булмасалар, полиция хезмәткәрләрен эштән җибәрәчәкләр. Бу хакта эчке эшләр министрлыгы вәкилләре "Дождь" телеканалына (Русиядә "ят агент" дип танылды) хәбәр иткән.

Оппозиция пабликларында һәм каналларында, аерым алганда сәясәтче Алексей Навальныйның Youtube-дагы каналында лайклар, шәрехләмәләр калдырган һәм бу каналларга язылган өчен полиция хезмәткәрләрен эштән җибәрүләре турындагы язманы чыгарыр алдыннан, басма министрлыкка сорауларын юллаган булган.

Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, "Эчке эшләр оешмаларында хезмәт итү турындагы" федераль канунга яраклы, хезмәткәрләр нейтраль карашлы булырга тиеш. Полиция турындагы канунның "Риясызлык" маддәсендә дә шул хакта әйтелгән.

Шул ук вакытта хакимлек итүче фирка яки башка теләсә нинди сәяси фракцияне, шулай ук Русия президенты Владимир Путинны хуплаганы өчен әлегә бер генә кешене дә эшеннән җибәрүләре билгеле түгел.

Моннан тыш, 2021 елда эчке эшләр министрлыгының ким дигәндә биш хезмәткәре "Бердәм Русия" фиркасеннән сайлауларда катнашты. Ә Русия Эчке эшләр министры Владимир Колокольцевның "Бердәм Русия" сайтындагы "Фирка йөзләре" бүлегендә әле дә сәхифәсе бар.

Декабрьдә Сибирь. Реалии басмасы Русиянең төрле төбәкләрендә эчке эшләр министрлыгының берничә хезмәткәрен ноябрь ахырында эштән китү турында рапорт язарга мәҗбүр итүләре, шулай ук экстремизм турындагы маддә белән янаулары турында язган иде.

Полиция хезмәткәрләренә эштән җибәрү сәбәпләрен атамаганнар, әмма телдән әңгәмә корган вакытта моның сәбәбе хезмәткәрләрнең "челтәрдә хакимиятне тәнкыйтьләве" булуын әйткәннәр.

Мондый "ышанычсыз" хезмәткәрләрне эштән җибәрү операциясе "Бары тик үзебезнекеләр" дигән исем алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG