Accessibility links

CIT: Русия көнчыгыштан көнбатышка йөзләгән хәрби техника күчергән


Техника Бурятиядан, Байкал арты крае, Амур өлкәсе, шулай ук Приморье краеннан җибәрелә диелә, аның Украина белән чиктәге көчләргә кушылачагы фаразлана. Проект аналитиклары техника белән беррәттән юлчы һәм тауар вагоннарында хәрби  хезмәткәрләрнең дә күчерелүен искәртә.

Соңгы атнада Русия йөзләгән берәмлек хәрби техникасын, шул исәптән залп белән атучы"Град" һәм "Ураган" реактив системнарын Себердән һәм Ерак Көнчыгыштан илнең көнбатыш төбәкләренә күчерде, дип хәбәр итә Conflict Intelligence Team проекты аналитиклары, алар социаль челтәрләрдә чыккан күпсанлы видеоларны өйрәнгән.

Аналитиклар мәгълүматына күрә, техника Бурятиядан, Байкал арты крае, Амур өлкәсе, шулай ук Приморье краеннан җибәрелә. Бу техниканың Көнчыгыш хәрби бүлгесендәге дүрт армия берләшмәсенеке булу ихтималы зур диелә.

"Куәтләрне болай киң дәрәҗәдә эшкә җигү, бу күченүләрне җирле хәрби күнегүләр дип кенә аңлатырга мөмкинлек бирми. Мөгаен, техника Украина белән чиктә тупланган көчләргә кушылыр", дип саный CIT аналитиклары. Шулай ук алар техника белән беррәттән, юлчы һәм тауар вагоннарында хәрби хезмәткәрләрнең дә күчерелүен искәртә.

Хәрби техниканы башка урынга ташу, Русия һәм НАТО арасында иминлек гарантияләре турында сөйләшүләр узуы, шулай ук Украина белән чиктә Русия гаскәре төркемнәрен арттыру вазгыятендә бара.

11 гыйнварда Русиянең саклану министрлыгы өч мең хәрби һәм өч йөз берәмлек хәрби техника катнашында бу районда хәрби күнегүләр булачагы турында игълан итте.

Көнбатыш фаразларына күрә, Русия Украинага тулы масштаблы һөҗүм әзерли.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG