Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыров Ингушетиядәге авылларны алачакмын дип янады  


Рамзан Кадыров
Рамзан Кадыров

Күптән түгел Ингушетия делегациясе Чечняга килгән иде, делегациянең Кадыров белән кочаклашып күрешүен ингушлар тәнкыйтьләп чыкты. Соңрак Ингушетия башлыгы каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе Хадзиев, Кадыровны кочаклавы өчен, ингушлардан гафу үтенде. Бу Рамзан Кадыровның ачуын китергән диелә. 

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров күршедәге Ингушетиянең халкына һәм аксакалларына атап видео-мөрәҗәгать яздырган, ул өч көн эчендә үзенә карата дәгъваларны әзерләп бетерергә тәкъдим итә. Әгәр гаепләүләр нигезсез һәм мыскыл итә торган булачак икән, минем өчен бернинди кануннар юк дип белдерә ул һәм барысына да барачагын әйтә.

Instagram-да чыккан мөрәҗәгатендә Кадыров "халкының, нәселенең, гаиләсенең һәм шәхсән үзенең намусын һәм абруен тапларга теләгән кешеләрне" калдырмаячагын әйтә. Ул җавапны өч тәүлек көтәчәген белдерә.
Моннан тыш, Кадыров үз мөрәҗәгатендә, чираттагы мәртәбә, Чечня һәм Ингушетия чикләрен яңадан караячагы турында яный.

Кадыров әйтүенчә, 2018 елның 26 сентябрендә имзаланган Ингушетия белән Чечня арасындагы администартив чик турындагы килешү нигезендә Ингушетиядә чечен авыллары калган: "Аллаһ исеме белән ант итәм, әгәр дөресен сөйләмәсәм, үземә дә, нәселемә дә ләгънәт төшсен: барысын да сезнең җитәкчелек кушканча эшләдем. Юл куйдым, үзебезнең авылларны калдырдым. Хәзер теге провокаторларга мөрәҗәгать итәм. Мин сезнең җирләрегезне алдым, чөнки сезне кеше дип һәм ир-ат дип санамыйм. Башка калган авылларны да алачакмын, чөнки мин моны эшләмичә, сез тынычланмаячаксыз", дип белдергән Чечня башлыгы.

11 гыйнварда Грозныйдагы киңәшмәдә Кадыров Ингушетия халкына кискен сүзләр әйтеп чыгыш ясаган иде инде. Моңа берничә көн алдан Чечняга ингуш делегациясенең килүе һәм шуннан соң ингушларның үзләрендә яшәүче халык алдында гафу үтенүе сәбәпче булды.

Ингушларның күрше республикага килүенә ике республикада да хөрмәт ителгән дин белгечләреннән берсе Кунта-Хаҗи Кишиевнең нәсел дәвамының туе сәбәпче булган. "Фортанга" басмасының Telegram-каналында видео чыкты, анда Ингушетия делегациясенең Рамзан Кадыровны җылы итеп сәламләве һәм кочаклашуы күренә.
Ингушетия халкы аларның бу гамәлен тәнкыйтьләп чыкты. Ике көннән соң социаль челтәрләрдә аудиоязма барлыкка килде, аның авторы Чечняга баруы өчен һәм Кадыров белән кочаклашуы өчен гафу үтенә. Аудиоязмадагы тавыш - Чечня туена килгән ингуш кунакларының берсе – Яхъя Хадзиевнеке диелә. "Бу әйберне ошатмаучылар, мине Аллаһ хакына гафу итегез. Мин аны кочаклап дөрес эшләмәдем. Бу сезнең күңелегезгә хуш килмәс дип уйламадым", ди язмада Хадзиев.

Яхъя Хадзиев - Ингушетия башлыгы каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе.


2018 елның 26 сентябрендә Ингушетия һәм Чечня башлыклары Юныс Бәк Евкуров һәм Рамзан Кадыров төбәкләр арасында чикләрне билгеләү турында килешү имзалаган иде. Килешү нигезендә Ингушетия төньяктагы җирләренең бер өлешен якындагы чечен җирләренә алыштыра, өстәвенә көньякта да республиканың зур гына өлешен Чечняга бирә. Моннан соң Ингушетиядә митинглар дулкыны булды, протест чаралары 2018 елның көзендә һәм 2019 елның язында үтте. Каршылык чарасында катнашучылар чикләрне гадел билгеләмәделәр дип саный.

15 декабрьдә Ессентуки мәхкәмәсе ингушлар протестының җиде лидерын, шул исәптән ике аксакалын 7,5 елдан тугыз елга кадәр ирегеннән мәхрүм итте. Аларны Ингушетия һәм Чечня арасындагы чикләрне үзгәртүгә каршы Магаста узган митингта көч куллануда һәм экстремист берләшмә оештыруда гаепле дип таптылар. "Мемориал" хокук яклау үзәге (Русиядә "ят агент" дип танылды) ингуш протесты лидерларын сәяси тоткыннар дип таныды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG