Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бастрыкин ни өчен Галәвиевне башта үз акылында түгел дип табуларын аңлатты 


Илназ Галәвиев
Илназ Галәвиев

Белгечләр аңа "колумбайнерлар" субкультурасының йогынтысы булуы фактын исәпкә алмаган. 

Казанның 175 гимназиясендә ут ачкан Илназ Галәвиевне башта үз акылында булмаган дип таптылар , чөнки белгечләр аңа "колумбайнерлар" субкультурасының йогынтысы булуы фактын исәпкә алмаган. Бу хакта РИА "Новости"га Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин сөйләгән.

"Беренче экспертиза вакытында Галәвиевкә "колумбайн" субкультур агымы фикерләренең йогынты ясавы исәпкә алынмау сәбәпле, кабат психологик-психиатрия экспертизасы билгеләнде. Икенче экспертизаны уздыру өчен, тикшерү белгечләргә өстәмә материаллар – деструктологларның Галәвиев бу агымга ияргән башка кешеләрнең гамәлләрен, шул исәптән, Керчта киңкүләм атыш оештырган Владислав Росляковны кабатлаган дигән нәтиҗәләрен бирде", дип аңлаткан Бастрыкин.

Шулай ук ул кабат уздырылган экспертизага белгечләрнең киңрәк составы, шул исәптән психиатрия өлкәсендәге алдынгы галимнәр җәлеп ителүен әйткән.

"Нәтиҗәдә, экспертиза нәтиҗәләре җинаять эше фигурантының җинаять кылганда да, хәзерге вакытта да үз акылында булуын раслады", дип йомгаклаган тикшерү комитеты җитәкчесе.

Бастрыкин шулай ук Галәвиевнең җинаять кылуга 2021 ел башыннан ук әзерләнүен сөйләгән. "Бу - "колумбайн" субкультурасы вәкилләренең корал һәм шартлаткыч җайланмалар кулланып, мәктәптә киңкүләм үтерүләр кылуы турындагы, интернетта чыккан мәгълүматлар йогынтысы астында булган", дип белдергән ул.

2021 елның маенда Казанда 19 яшьлек Илназ Галәвиев 175нче гимназиядә ут ачты, тугыз кеше – җиде бала һәм ике укытучы һәлак булды, 23 кеше яраланды. Галәвиев кулга алынды һәм аңа күп кеше үтерү турында җинаять эше ачылды.

Узган елның декабрь башында Галәвиевкә дүрт җинаять маддәсе нигезендә ахыргы гаепләү белдерелде. Казан гимназиясендәге күп кешене үтерү эшендә зыян күрүчеләр буларак 600дән артык кеше танылган.

Хәзерге вакытта Илназ Галәвиев Казанның тикшерү изоляторында тотыла.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG