Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ковид чикләүләре әлегә алынмаячак


Казанда QR-кодлар тикшерү
Казанда QR-кодлар тикшерү

Гыйнвар башында COVID-19 йоктыручылар саны 8 процентка арткан.

Татарстанда чикләүләр әле алынмаячак. Бу хакта 14 гыйнварда Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде.

"Бүгенгә барлык чикләүләр дә сакланачак. Бу коронавирус һәм грипп таралуда эпидемиологик вазгыять бозылмасын өчен кирәк", диде ул.

Татарстанда коронавирус һәм грипп йоктыручылар саны кабат арта башлады. Гыйнвар ае башында COVID-19 белән авыручылар саны 8 процентка үскән. Грипп йоктыручылар саны 544кә җиткән. Бу соңгы өч елда иң зур күрсәткеч.

Татарстанда ревакцина ясату кампаниясен көчәйтергә җыеналар. Әлегә ул акрын бара.

"Бүгенгә бары 147 мең кеше генә икенче тапкыр вакцина кадаткан. Әгәр без ярты ел элек күпме кеше вакцина ясатуын карасак, аларның саны 382 мең булган. Димәк, бүген 235 мең кешегә кабат вакцина ясатырга кирәк", диде Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков.

14 гыйнварга Татарстанда 2 млн 311 мең кеше вакцина ясаткан. Бу 18 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 75,9 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләрнең 67 проценты гына вакцина кадаткан.

Республикада Омикрон штаммы таралуга әзерләнәләр. Моңа кадәр Татарстан оператив штабы җитәкчесе Ләйлә Фазлыева "омикрон" сәбәпле коронавирус белән авыручылар дүрт тапкырга артыр дип көтелүен белдергән иде. Хәзер Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы вакытлыча ябылган ковид һоспитальләрне яңадан ачарга әзер.

Узган тәүлектә Татарстанда 114 кеше коровныирус йоктырган. Пандемия башыннан 44 072 очрак теркәлгән, 37 452 кеше савыккан. Рәсми мәгълүматларга караганда, 1 512 кешенең гомере өзелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG