Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ләйлә Фазлыева: Татарстанда "омикрон" сәбәпле коронавирус белән авыручылар дүрт тапкырга артыр дип көтелә 


Әлегә республикада яңа штамм ачыкланмаган, әмма республика вице-премьеры моны "вакыт эше" дип саный 

Русиядә коронавирусның "омикрон" штаммы барлыкка килүе сәбәпле авыручылар саны дүрт тапкырга артыр дип көтелә, дигән Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева. Бу хакта ул үзенең Инстаграм сәхифәсендә белдерде.

"Хәзерге вакытта Татарстанда кешеләрнең күп өлеше вакцина ясату турындагы карарга килде. Шул ук вакытта, әлегә күмәк иммунитетка ирешә алмыйбыз. Моннан тыш, "омикрон"ның Русия төбәкләренә керүе белән бәйле [авыручыларның] дүрт тапкырга артуын көтәбез диде Фазлыева.

Аның сүзләренчә, республикада хәзерге көндә "омикрон" очраклары юк, әмма вице-премьер моны "вакыт эше" дип искәртте.


Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының 12 гыйнварга биргән мәгълүматына күрә, соңгы тәүлектә республикада COVID-19 йоктырган 102 кеше ачыкланган.

Алданрак Русия вице-премьеры Татьяна Голикова Русиядә коронавирусның "омикрон" штаммын йоктыруның 698 очрагы ачыклануын хәбәр иткән иде, аның күп өлеше Мәскәү төбәгенә туры килә.

Коронавирусның "омикрон" штаммы Көньяк Африка республикасында ноябрь ахырында табылды.

Ул күпсанлы мутацияләргә ия, тизрәк тарала һәм, тикшеренүләргә күрә, вакцина ясаткан һәм коронавирус белән авырганнарның иммунитетына бирешми. Яңа штамм берничә дистә илдә киң таралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG