Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәрҗанине искә алу җыенында аның кабер ташыннан алынган тулган айны кайтарырга чакыру яңгырады


Шиһабетдин Мәрҗанине искә алырга килүчеләр
Шиһабетдин Мәрҗанине искә алырга килүчеләр

Ул 2017 елларда ярымайга алыштырылган булган.

16 гыйнварда Шиһабетдин Мәрҗани кабер ташыннан юкка чыккан тулган айны кайтарырга чакырдылар. Әлеге белдерү белән филология фәннәре кандидаты Айдар Гайнетдинов бөек татар мәгърифәтчесен искә алу җыенында белдерде. Яңа татар зиратында Мәрҗанинең тууына 204 еллыгына аның каберен зиярәт иттеләр.

Гайнетдинов сүзләренчә, Мәрҗанинең кабер ташы өстендә торган тулган ай 2017 елда юкка чыга. Аның урынына ярым ай куелган.

"Тулган ай ул Мәрҗанинең символы. "Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт", дип язган аның турыда Габдулла Тукай. Хәзер ярым айның ак төстә булуы да килешеп бетми. Кабер ташы көрән төстә. Тулган ай да шуңа карап куелса, дөрес булыр иде. Тулган ай ташының искесен табып булмас инде. Аның кайда икәнен белүче юктыр. Минемчә, яңаны куярга була", диде ул.

"Мәрҗани" мәчете имам-хатыйбы Мансур Җәләлетдинов әлеге тәкъдимне хуплап чыкты. Тулган айны табып, яисә яңадан ясатып кую эшенә керешергә кирәклекне белдерде.

2017 елда Мәрҗани кабере ташын "Таттелеком" ширкәте яңарткан булган. Мәгърифәтченең чардуганына Мәрҗани сурәте төшерелгән өстәмә таш куелган.

Бүген Яңа татар зиратында нибары 17 һәйкәл генә мәдәни мирас объекты исемлегенә кергән. Тарихчы Айдар Ногманов сүзләренчә, реестрда Мәрҗани кабере һаман кертелмәгән.

"Без берничә ел элек бу мәсьәләне күтәрдек. Мәрхүмә Фәридә Зәбирова исемлекне киңәйтү артыннан йөрде. Бу реестрга без Мәрҗани, Баруди, Аитов – барлыгы алты кешене кертергә тәкъдим иттек. Ләкин бу тәкъдим министрлыкта кайдадыр туктап калды", дип белдергән иде Ногманов Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG