Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Яңа бистә зираты дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш"


Айдар Ногманов
Айдар Ногманов

Казанда "Яңа бистә зираты" дип аталган китап дөнья күрде. Аны Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге тарих институты әзерләгән. Яңа бистә зиратының бүгенге хәле һәм әлеге китап турында Азатлык зиратны өйрәнгән тарихчы галим Айдар Ногманов белән сөйләште.

"Яңа бистә зираты" ("Ново-татарское кладбище") китабы 2016 елда Яңа бистә зиратында вандалларның йөзләп кабер ташын җимергәннән соң языла башлый. Бу вакыйгага биш ел вакыт узды, ләкин хәзергә кадәр җинаятьчеләрнең эзенә төшә алмадылар. Җәмәгатьчелектә ризасызлык тудырган күренештән соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов зиратларны өйрәнергә кушты. Тарих институтының Яңа бистә зиратына алынуы да шуның нәтиҗәсе.

Институт бу эшкә 2017 елда керешә. Тикшерү барышында XIX гасырдан алып 1929 елга кадәрге кабер ташларын өйрәнеп чыкканнар. Барлыгы 1300 ташка юлыкканнар. Ә китапка төрле чорда җирләнгән 720 билгеле шәхеснең каберләре исемлеге тәкъдим ителә. 230 еллык тарихы булган зиратта якынча 130-150 меңләп кеше күмелгән дип санала. Яңа басмада зиратта җирләнгән мәшһүр шәхесләр исемлеге бирелгән. Анда аларның кем икәнлеге, фотосы һәм кабернең кайсы урында булуы күрсәтелгән.

Бүген Яңа бистә зираты ни хәлдә? 2016 елгы вакыгалардан соң дәүләтнең игътибары артканмы? Каберстанны өйрәнгән тарихчы галим Айдар Ногманов бу турыда Азатлыкка сөйләде.

2017 ел башында Рөстәм Миңнеханов зиратны өйрәнергә дигән күрсәтмә бирде

— 2016 елның сентябрь вакыйгаларыннан соң бездә татар халкының тарихи һәм мәдәни мирасын югалтырга мөмкинбез дигән фикер туды. 2017 ел башында Рөстәм Миңнеханов зиратны өйрәнергә дигән күрсәтмә бирде. Тарих институтында ике төркем оешты. Журналист Любовь Агеева төркеме Арча зиратын өйрәнде. Без дүрт кеше Яңа бистә зиратын тикшерергә тотындык. Шулай ук Дары һәм Бишбалта зиратын карадык. Аны өйрәнү өч көн вакытны алды. Ә менә Яңа бистә зиратын тикшерүгә ике айдан артык вакыт китте. Без анда көн саен эшкә барган кебек йөрдек. Кайбер ялларны да шунда үткәрә идек. Башыннан ук системалы рәвештә өйрәнергә кирәклеге аңлашылды. Һәр җир кишәрлегендә барлык кабер ташын тикшердек. Безнең белән зур белгеч Айдар Гайнетдинов эшләде. Аңа ике кеше ярдәм итте. Күпчелек кабер ташлары җирдә ята иде. Аларны күтәрергә, үлчәргә, фотога төшерергә кирәк. Кайвакыт аларны чүп-чар яки яфраклар арасыннан, җир астыннан табып чыгарырга туры килә.

Зират харитасы
Зират харитасы

Айдар Гайнетдинов исәбенә күрә, без 1600лап кабер ташы һәм аларның җимерек калдыкларын ачыкладык. Язуы сакланган таш кисәкләрен дә теркәп бардык. Тулы өлеше сакланган кабер ташлары 1330га җитте. Бу XIX гасыр башыннан башлап 1929 елга кадәр вакытны ала, ягъни татарлар латин графикасына күчкән чорга кадәр. Без совет чоры һәм аннан соң җирләнгән билгеле шәхесләрне барлап чыктык һәм харитага теркәп куйдык.

XIX гасырның 40нчы елларында барлыкка килгән Дары зиратын тикшердек. Анда 140 кабер ташы таптык. Алар арасында сәнгати яктан матур һәйкәлләр дә бар иде.

Яңа ачышлар, җирләнүе билгеле булмаган танылган шәхесләрне ачыклап булдымы?

Зиратны тулысынча фотога төшереп бару ярдәм итте

— Әйе, моңа зиратны тулысынча фотога төшереп бару ярдәм итте. Каберстанда гына аларны ачыклап йөреп булмый. Зиратта йә апрель-май, йә октябрь-ноябрьдә вакытында гына эшләп була. Җәй көне инде кабер ташларын яшеллек каплап китә. Билгеле шәхесләрнең 10-15 процентын нәкъ менә төшерелгән фотолар аша ачыклап булды. Бу галимнәр, мәдәният әһелләре. Мәсәлән, кабере юкка чыккан дип саналган нәшир Ибраһим Идрисов, мөгаллим Шаһбан Әхмәров ташын таптык. Пирамида кебек ясалган кабер ташын башта узган гасырның 40нчы еллары дип уйладык. Идрисов бертуган Кәримовлар дәрәҗәсендәге нәшир булган. Шуннан соң без 1930-40нчы еллардагы кабер ташларына игътибарны арттырдык. Алга таба әлеге һәйкәлләрне аерым карап чыгарга теләк бар. Зиратта ике ай ярым эшләгәннән соң без мәгълүматны эшкәртә башладык. Максат – реестр булдыру иде.

Онытылган кабер ташлары хәзер нинди хәлдә?

— Алар төрлечә сакланган. Без XIX гасыр дин әһелләрен, Казан мәчетләренең беренче имамнарын таптык. Алар, Аллага шөкер, ярыйсы хәлдә. XIX гасырның 30нчы елларында үлгән Шиһабетдин Мәрҗани хатынының әтисе ахун Рахманкулов кабере икегә ярылган килеш җирдә ята иде. Кешеләр бу кабер ташына басып йөри. Кызганыч, мондый хәлләр дә күзәтелде. Иң билгеле шәхесләрнең каберләре ярыйсы гына сакланган.

Әлеге китапта патша режимы белән көрәш вакытында күп кенә кабер ташлары үзгәртелгән диелә. Аеруча, имамнарның, сәүдәгәрләрнең исемнәрен яшерергә теләгәннәр. Шулай ук православ зиратыннан китерелгән кабер ташларын мөселманчага үзгәртеп кую очраклары да булган. Мәсәлән, журналист, язучы Хәлил Әбелханның (1884-1919) кабере, татарга хас булмаганча, колонна итеп ясалган. Мондый күренешләр бу чорда киң таралганмы?

— Православ зираты юкка чыгарылганда китерелгән кабер ташы бу. Узган гасырның 20нче елларында һәркемнең кабер ташы кую мөмкинлеге булмаган. Иске ташны алып, аны чистартып, яңадан кулланганнар. Мондый очраклар еш булган.

2016 ел вакыйгаларыннан соң Яңа бистә зиратында берәр нәрсә үзгәрдеме? Дәүләтнең игътибары арттымы?

— Кайбер үзгәрешләр булды. Зиратның коймасын яңарттылар, мөһим урыннарда камералар куйдылар.

Зиратны тәртипкә китерергә кирәк. Ул татарның милли пантеоны

Әлбәттә, зиратны тәртипкә китерергә кирәк. Ул татарның милли пантеоны. Зиратка килгән кешеләрдә, кунакларда Татарстанга карата аерым фикер туа. Кызганыч, баштан ук бу урын гомум мөселман каберстаны булып оешкан. Ягъни һәркемне рәттән җирләгәннәр, системлы төстә күмү булмаган. Танылган шәхесләр кабере янында 90нчы еллардагы кешеләрне дә җирләгәннәр. Бакудагы мемориал зиратны мисал итеп китерергә була. Анда билгеле шәхесләр җирләнгән урынны саклап тоталар. Һичьюгы, безгә Октябрь инкыйлабына кадәрге кабер ташларын фундаментка куярга кирәк. Алар җирдә аунап ятарга тиеш түгел. Юкка чыгу куркынычы бар. Әлбәттә, инкыйлабка кадәрге барлык ташларны да саклап калып булмый.

Ни өчен саклап калып булмый? Билгеле, бу эш белән шөгыльләнүче "Ритуал" оешмасы гына моны хәл итә алмый. Аларның бюджеты да чикләнгән. Бәлки дәүләт програмы кабул итәргә вакыт җиткәндер?

— Бу эшкә дәүләт катнашырга тиеш. Шул очракта гына, моны башкарып була. Әлеге эшне үзәкләштереп башкарырга кирәк. Моңа ул кадәр зур акча да кирәкми. Эшне татарның иң мөһим каберләреннән башларга мөмкин. Ниндидер элмәтакталар куярга була. Мәдәният министрлыгы аларны реестрга кертергә тиеш.

Китапта язылганча, Яңа татар зиратында нибары 17 һәйкәл генә мәдәни мирас объекты исемлегенә кергән. Реестрда хәтта Мәрҗани кабере дә юк. Ни өчен дәүләт аларны мирас итеп танымый? Тукайга федераль дәрәҗәдәге мирас итеп карыйлар, Мәрҗанинең төбәк статусы да юк?

— Бу исемлектә Мәрҗани дә, Баруди да юк. Бу китап үзенең әһәмиятле ролен уйнар дип өметләнәм. Монда кергән каберлекләр зират хакимияте, тикшерү органнары тарафыннан да игътибар үзәгендә булыр дип уйлыйм. Хәзер реестрга кертү эше белән мәдәният министрлыгы түгел, ә Татарстанның мәдәни мирасын саклау дәүләт комитеты шөгыльләнәдер.

Бездә барлык эшләр дә ниндидер кампания вакытында эшләнә

Бездә барлык эшләр дә ниндидер кампания вакытында эшләнә. 1957 елда Татарстанның мәдәният һәм фән эшлеклеләре, әйтик, әтиле-уллы Арбузовлар, Хәйри Гыймади, Хәсән Хәйри кебек билгеле шәхесләрнең кабер ташлары аяныч хәлдә булуын белдереп, ТАССР хөкүмәтенә хат яза. Ул вакытта йортларда истәлек такталары куя башлыйлар. Шул вакытта кабер ташларын да тәртипкә китерү омтылышы булган. 1959 елгы карар нигезендә Габдулла Тукай, Каюм Насыйри, Фатих Амирханнан тыш, совет чорының билгеле шәхесләрен реестрга керткәннәр. 60нчы еллардан соң бу исемлек яңартылмады. Бакый Урманче гына искәрмә булып тора. Без берничә ел элек бу мәсьәләне күтәрдек. Мәрхүмә Фәридә Зәбирова исемлекне киңәйтү артыннан йөрде. Бу реестрга без Мәрҗани, Баруди, Аитов – барлыгы алты кешене кертергә тәкъдим иттек. Ләкин бу тәкъдим министрлыкта кайдадыр туктап калды.

Бу кабер ташларына дәүләтнең игътибары юк икән, алар тора-бара юкка чыгар дип курыкмыйсызмы?

— Беркем бернәрсәдән дә сакланмаган. Хәтта Сәйдәшев ташына да зыян килгән иде. Бу һәйкәл мәдәни мирас исемлегенә кертелгән. Менә бу эш ничек оештырылырга, аның белән кем шөгыльләнергә тиеш? Минемчә, татар халкы өчен Яңа бистә зираты мәдәни һәйкәл булып санала. Бу каберстан дәүләт тарафыннан сакланырга тиеш. Китапка кергән 720 кеше – алар татар энциклопедиясенә кергән шәхесләр. Бу исемлеккә моңа кадәр билгеле булмаган сәүдәгәрләр, мөгаллимнәр, эшмәкәрләр һәм 90нчы еллардагы билгеле имамнар да өстәлде.

Барлык кабер ташларын да саклап калып булмый. Ләкин иң кыйммәтлеләрен тырышырга кирәк. Чөнки зиратта әлеге чор рухы бетеп бара. Берничә ел элек Татарстан мөфтияте Галимҗан Барудиның элеккеге кабер ташын яңага алыштырды. Иске ташны Меңъеллык мәдрәсәсе ректоры Ильяс Җиһаншин саклап калды. Хәзер ул мәдрәсә музеенда тора. Журналист Любовь Агееваның "Курган славы" рәвешендә истәлек урыны ясау идеясе бар. Ягъни кабер ташларын бер урынга җыеп һәйкәл кебек ясау. Ләкин моны эшләү бик катлаулы. Яңа бистә зираты янында буш урыннар да юк.

Ә сез зиратка вандаллар кабат килерләр дип курыкмыйсызмы?

Зират саклансын өчен ул режимлы объект булырга тиеш

— Моннан беркем сакланмаган. Хәзер видеокамералар куелды. Аларның күпме икәнен әйтә алмыйм. Тулысынча саклансын өчен ул Бакудагы кебек режимлы объект булырга тиеш. Боларның барысын да финанслау булса гына эшләргә була. Зиратка гына кайтарып калу дөрес түгел. Монда програм кирәк. Ул дәүләти булмаска да мөмкин. Аны химаячеләр ярдәме белән дә эшләргә була. Безнең бит зур оешмалар хисабына күп эшләр башкарыла. Менә бу китап "Нәфис" ширкәте ярдәме белән дөнья күрде.

Еш кына Бакудагы мемориалны мисал итеп китерәсез. Яңа бистә зиратында моны тормышка ашырып буламы?

— Чынлыкта Яңа бистә зиратында очраклы рәвештә берничә мемориаль зона оешкан. Керүгә уң якта Миркасыйм Госманов, Мирза Мәхмүтов, Рөстәм Яхин, Туфан Миңнуллин, Илһам Шакиров – 70ләп билгеле кеше ята. Аннары Хәсән Туфан, Сара Садыйкова, Фатима Ильская кебек мәдәният эшлеклеләре җирләнгән. Мин тагын ике зонаны аерып атар идем. Бу Габдулла Тукай янәшәсендә Марсель Салимҗанов, Габдулла Кариев һәм башкаларның каберләре. Шулай ук Мәрҗани кабере янын билгеләргә кирәк.

Яңа бистә зиратыннан Бакудагы кебек мемориал ясап булмый. Иске ташларны саклап калырга кирәк. Кайбер чардуганнарны алу сорала. Чөнки алар бөек шәхесләрнең каберен каплап тора. Моны туганнары белән килешеп, дәүләт хисабына эшләргә мөмкин. Менә Кирмән янында Әсгать Галимҗановка һәйкәл куелды. Аның янына һәркем килеп карый ала. Ә зиратта һәйкәлне табу бик авыр.

Берничә ел элек без навигация белән шөгыльләнергә теләдек. Әлегә зиратта Тукай, Мәрҗани һәм Хәния Фәрхигә генә юл күрсәткече куелган. Аеруча, Хәния Фәрхигә халык күп йөри. Без заманча навигация ясарга теләгән идек. Зиратка килеп керү белән мәгълүмати стенд һәм мөһим каберләрне күрсәткән карта булырга тиеш. Без барлык зиратлар өчен дә бер стильдә дизайн ясый башлаган идек. Ләкин бу да акчага барып төртелә. Әлеге мәсьәләне Татарстан президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова күтәргән иде. Пандемия белән бюджет авырлашты. Хәзер беренче урында мөһим социаль мәсьәләләр тора. Кайчан да булса бу эшкә керешербез дип уйлыйм.

Яңа бистә зиратыннан тыш, Казанда берничә мөселман зираты булган. Алар инде юкка чыккан. Бу каберстанда сакланып калган ташлар бармы?

— Печән базары мәйданында, Кәрим Тинчурин бакчасы һәм аның янында урнашкан тугыз катлы йорт тирәсендә каберстан була. Узган гасырның 30нчы елларында "Ике бистә арасы" зираты урынында хәзерге 5нче хастахнә бинасын салалар. Аның кабер ташлары сакланып калмаган. Хастаханә төзелеше вакытында бу ташларны башка максатта файдаланганнар, әйтик, бинаның нигезенә салып калдырганнардыр дип уйлыйм. Безгә билгеле булган бер кабер ташы да сакланмаган. Бәлки аларның җир астында ятулары ихтимал.

Казан үзәге зиратлар өстендә утыра дип әйтергә була.

— Әйе, мөселман зиратыннан тыш элек һәр чиркәү янында кечкенә зират булган. Менә Татарстан фәннәр академиясе, Милли музей, "Комбинат Здоровье" урынында зират булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG