Европа илләре һәм АКШ, санкцияләр сыйфатында, Русияне SWIFT халыкара түләү системыннан аеруны карамый. Бу хакта хөкүмәттәге чыганакларына сылтама белән Handelsblatt алман газетасы хәбәр итә. Моның урынына Русиянең эре банкларына карата икътисади чикләүләр кертү
турында фикер алышулар бара.
Газета язуынча, Русияне SWIFT системыннан аеру финанс базарының
тотрыксызлануына китерергә мөмкин һәм "альтернатив түләү инфраструктурасының үсешенә булышачак, Көнбатыш анда бүтән өстенлек алып тормаячак".
12 гыйнварда АКШ Сенатында демократлар, Мәскәү Украина җирләренә бәреп
кергән очракта, Русиянең югары дәрәҗәле затларына, шул исәптән президент
Владимир Путинга карата, шулай ук Русиянең төп банкларына карата санкцияләр турындагы канун өлгесен тәкъдим иткән иде.
Көнбатыш мәгълүмат чаралары Украинага һөҗүм булырга мөмкин дип, 2021 елның көзеннән бирле хәбәр итә. Русия хакимиятләре моны кире кага һәм гаскәрләрне ил эчендә хәрәкәт иттерү – Русиянең "суверен хокукы" дип белдерә. Һөҗүм итү ихтималы турындагы хәбәрләрне Мәскәү "нигезсез рәвештә киеренкелекне арттыру" дип атый.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!