Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Казан" төзелеш оешмасының баш мөдире Равил Җиһаншин миллиардлаган сумлык салым хәрәмләшүләрендә шикләнелә


Равил Җиһаншин
Равил Җиһаншин

Җиһаншин 2 миллиард 668 миллион сум күләмендәге салымнарын түләүдән качкан дип фаразлана.

"Казан" төзелеш оешмасының баш мөдире Равил Җиһаншин 2018 елгы Дөнья
чемпионатына стадионнар төзегәндә салым махинацияләре ясауда шикләнелә, дип яза "БИЗНЕС Online".

Тикшерү фаразынча, 2018 елгы дөнья футбол чемпионатына дип, Самарда һәм
Саранскида стадионнар төзегәндә, Җиһаншин 2 миллиард 668 миллион сум күләмендәге салымнарын түләүдән качкан. Эш материалларына күрә, 2013 елдан 2016 елга кадәр "Казан" оешмасы керемгә булган салымны һәм өстәмә кыйммәт салымын (НДС) түләү өчен ялган исәп-хисап документлары тапшырган.

Тикшерүчеләр тикшерүенчә, "Казан" төзелеш оешмасы ялган ширкәтләр белән
хезмәт күрсәтү турындагы фиктив килешүләр имзалаган.

"Казан" оешмасы башта стадионнар төзү өчен аванслар алган, соңыннан бу
акчаларны үзенең субподрядчыларына –"Альтаир Строй", "Свиягастрой", "Свиягадорстрой", "СК Регион", "СК-Техникон", "Татдорстрой" һәм "Нарат"
ширкәтләре хисабына күчергән. Тикшерү фикеренчә, санап үтелгән ширкәтләр
бернинди эш башкармаган, хезмәт күрсәтмәгән.

17 гыйнварда "Казан" төзелеш оешмасында тентү узган. Тентү вакытында
Җиһаншин Мәскәүдә булган һәм әлегә ул тоткарланмаган.

Алданрак Русия тикшерү комитеты Җиһаншинга шул ук объектлар нигезендә эш ачкан иде инде, салым зыяны 1,3 миллиард сум дип бәяләнде.

Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсе "Казан" җитештерү-төзелеш берләшмәсенең (ПСО "Казань") 1,7 миллиард сумлык милеген кулга алган иде.

"Казан" җитештерү-төзелеш ширкәтенең җитәкчесе – элек Татарстанның
Дәүләт шурасы депутаты булып торган Равил Җиһаншин. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын кешеләрдән санала.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын урнаштырыгыз (Android өчен монда, iOS өчен монда) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG